102) Sūrat At-Takāthur | Printed format | 102) سُورَة التَّكَاثُر |
'Alhākumu At-Takāthuru ![]() | [102.1] Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. | أَلْهَاكُمُ التَّكَاثُرُ |
Ĥattá Zurtumu Al-Maqābira ![]() | [102.2] Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез. | حَتَّى زُرْتُمُ الْمَقَابِرَ |
Kallā Sawfa Ta`lamūna ![]() | [102.3] Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны! | كَلاَّ سَوْفَ تَعْلَمُونَ |
Thumma Kallā Sawfa Ta`lamūna ![]() | [102.4] Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез! | ثُمَّ كَلاَّ سَوْفَ تَعْلَمُونَ |
Kallā Law Ta`lamūna `Ilma Al-Yaqīni ![]() | [102.5] Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез. | كَلاَّ لَوْ تَعْلَمُونَ عِلْمَ الْيَقِينِ |
Latarawunna Al-Jaĥīma ![]() | [102.6] Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез. | لَتَرَوُنَّ الْجَحِيمَ |
Thumma Latarawunnahā `Ayna Al-Yaqīni ![]() | [102.7] Соңрак аны якыннан ачык күрерсез. | ثُمَّ لَتَرَوُنَّهَا عَيْنَ الْيَقِينِ |
Thumma Latus'alunna Yawma'idhin `Ani An-Na`īmi ![]() | [102.8] Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. | ثُمَّ لَتُسْأَلُنّNext Sūrah |