Al-Qāri`ahu  | [101.1] Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне! | الْقَارِعَةُ |
Mā Al-Qāri`ahu  | [101.2] Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! | مَا الْقَارِعَةُ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Al-Qāri`ahu  | [101.3] Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْقَارِعَةُ |
Yawma Yakūnu An-Nāsu Kālfarāshi Al-Mabthūthi  | [101.4] Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр. | يَوْمَ يَكُونُ النَّاسُ كَالْفَرَاشِ الْمَبْثُوثِ |
Wa Takūnu Al-Jibālu Kāl`ihni Al-Manfūshi  | [101.5] Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар. | وَتَكُونُ الْجِبَالُ كَالْعِهْنِ الْمَنفُوشِ |
Fa'ammā Man Thaqulat Mawāzīnuhu  | [101.6] Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса. | فَأَمَّا مَنْ ثَقُلَتْ مَوَازِينُهُ |
Fahuwa Fī `Īshatin Rāđiyahin  | [101.7] Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. | فَهُوَ فِي عِيشَة ٍ رَاضِيَة ٍ |
Wa 'Ammā Man Khaffat Mawāzīnuhu  | [101.8] Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса. | وَأَمَّا مَنْ خَفَّتْ مَوَازِينُهُ |
Fa'ummuhu Hāwiyahun  | [101.9] Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр. | فَأُمُّه ُُ هَاوِيَة ٌ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Hiyah  | [101.10] Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا هِيَهْ |
Nārun Ĥāmiyahun  | [101.11] Ул һавийә кыздырылган утдыр. | نَارٌ حَامِيَة ٌ |