Wa Al-`Ādiyāti Đabĥāan  | [100.1] Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм. | وَالْعَادِيَاتِ ضَبْحا ً |
Fālmūriyāti Qadĥāan  | [100.2] Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм. | فَالْمُورِيَاتِ قَدْحا ً |
Fālmughīrāti Şubĥāan  | [100.3] Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм. | فَالْمُغِيرَاتِ صُبْحا ً |
Fa'atharna Bihi Naq`āan  | [100.4] Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр. | فَأَثَرْنَ بِه ِِ نَقْعا ً |
Fawasaţna Bihi Jam`āan  | [100.5] Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен. | فَوَسَطْنَ بِه ِِ جَمْعا ً |
'Inna Al-'Insāna Lirabbihi Lakanūdun  | [100.6] Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер. | إِنَّ الإِنسَانَ لِرَبِّه ِِ لَكَنُود ٌ |
Wa 'Innahu `Alá Dhālika Lashahīdun  | [100.7] Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр. | وَإِنَّه ُُ عَلَى ذَلِكَ لَشَهِيد ٌ |
Wa 'Innahu Liĥubbi Al-Khayri Lashadīdun  | [100.8] Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр. | وَإِنَّه ُُ لِحُبِّ الْخَيْرِ لَشَدِيد ٌ |
'Afalā Ya`lamu 'Idhā Bu`thira Mā Fī Al-Qubūri  | [100.9] Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм, | أَفَلاَ يَعْلَمُ إِذَا بُعْثِرَ مَا فِي الْقُبُورِ |
Wa Ĥuşşila Mā Fī Aş-Şudūri  | [100.10] күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда. | وَحُصِّلَ مَا فِي الصُّدُورِ |
'Inna Rabbahum Bihim Yawma'idhin Lakhabīrun  | [100.11] Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен? | إِنَّ رَبَّهُمْ بِهِمْ يَوْمَئِذ ٍ لَخَبِير ٌ |