'Idhā Zulzilati Al-'Arđu Zilzālahā  | [99.1] Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә. | إِذَا زُلْزِلَتِ الأَرْضُ زِلْزَالَهَا |
Wa 'Akhrajati Al-'Arđu 'Athqālahā  | [99.2] Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса. | وَأَخْرَجَتِ الأَرْضُ أَثْقَالَهَا |
Wa Qāla Al-'Insānu Mā Lahā  | [99.3] Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип. | وَقَالَ الإِنسَانُ مَا لَهَا |
Yawma'idhin Tuĥaddithu 'Akhbārahā  | [99.4] Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер. | يَوْمَئِذ ٍ تُحَدِّثُ أَخْبَارَهَا |
Bi'anna Rabbaka 'Awĥá Lahā  | [99.5] Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер. | بِأَنَّ رَبَّكَ أَوْحَى لَهَا |
Yawma'idhin Yaşduru An-Nāsu 'Ashtātāan Liyuraw 'A`mālahum  | [99.6] Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен. | يَوْمَئِذ ٍ يَصْدُرُ النَّاسُ أَشْتَاتا ً لِيُرَوْا أَعْمَالَهُمْ |
Faman Ya`mal Mithqāla Dharratin Khayrāan Yarahu  | [99.7] Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер. | فَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرا ً يَرَهُ |
Wa Man Ya`mal Mithqāla Dharratin Sharrāan Yarahu  | [99.8] Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер. | وَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّة ٍ شَرّا ً يَرَهُ |