92) Sūrat Al-Layl

Printed format

92) سُورَة اللَيل

Wa Al-Layli 'Idhā Yaghshá [92.1] Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа. وَاللَّيْلِ إِذَا يَغْشَى
Wa An-Nahāri 'Idhā Tajallá [92.2] Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса. وَالنَّهَارِ إِذَا تَجَلَّى
Wa Mā Khalaqa Adh-Dhakara Wa Al-'Unthá [92.3] Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм. وَمَا خَلَقَ الذَّكَرَ وَالأُنْثَى
'Inna Sa`yakum Lashattá [92.4] Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер. إِنَّ سَعْيَكُمْ لَشَتَّى
Fa'ammā Man 'A`ţá Wa Attaqá [92.5] Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса. فَأَمَّا مَنْ أَعْطَى وَاتَّقَى
Wa Şaddaqa Bil-Ĥusná [92.6] Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса. وَصَدَّقَ بِالْحُسْنَى
Fasanuyassiruhu Lilyusrá [92.7] Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. فَسَنُيَسِّرُه ُُ لِلْيُسْرَى
Wa 'Ammā Man Bakhila Wa Astaghná [92.8] Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. وَأَمَّا مَنْ بَخِلَ وَاسْتَغْنَى
Wa Kadhdhaba Bil-Ĥusná [92.9] Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. وَكَذَّبَ بِالْحُسْنَى
Fasanuyassiruhu Lil`usrá [92.10] Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. فَسَنُيَسِّرُه ُُ لِلْعُسْرَى
Wa Mā Yughnī `Anhu Māluhu 'Idhā Taraddá [92.11] Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс. وَمَا يُغْنِي عَنْهُ مَالُهُ~ُ إِذَا تَرَدَّى
'Inna `Alaynā Lalhudá [92.12] Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер. إِنَّ عَلَيْنَا لَلْهُدَى
Wa 'Inna Lanā Lal'ākhirata Wa Al-'Ū [92.13] Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле. وَإِنَّ لَنَا لَلآخِرَةَ وَالأُولَى
Fa'andhartukum Nārāan Talažžá [92.14] Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән. فَأَنْذَرْتُكُمْ نَارا ً تَلَظَّى
Lā Yaşlāhā 'Illā Al-'Ashqá [92.15] Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. لاَ يَصْلاَهَا إِلاَّ الأَشْقَى
Al-Ladhī Kadhdhaba Wa Tawallá [92.16] Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. الَّذِي كَذَّبَ وَتَوَلَّى
Wa Sayujannabuhā Al-'Atqá [92.17] Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр. وَسَيُجَنَّبُهَا الأَتْقَى
Al-Ladhī Yu'utī Mālahu Yatazakká [92.18] Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. الَّذِي يُؤْتِي مَالَه ُُ يَتَزَكَّى
Wa Mā Li'ĥadin `Indahu Min Ni`matin Tuj [92.19] Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк. وَمَا لِأحَدٍ عِنْدَه ُُ مِنْ نِعْمَة ٍ تُجْزَى
'Illā Abtighā'a Wajhi Rabbihi Al-'A`lá [92.20] Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. إِلاَّ ابْتِغَاءَ وَجْهِ رَبِّهِ الأَعْلَى
Wa Lasawfa Yarđá [92.21] Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр. وَلَسَوْفَ يَرْضَى
Next Sūrah