93) Sūrat Ađ-Đuĥá

Printed format

93) سُورَة الضُّحَى

Wa Ađ-Đuĥá [93.1] Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм. وَالضُّحَى
Wa Al-Layli 'Idhā Sajá [93.2] Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа. وَاللَّيْلِ إِذَا سَجَى
Mā Wadda`aka Rabbuka Wa Mā Qalá [93.3] Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мө&#
Wa Lal'ākhiratu Khayrun Laka Mina Al-'Ū [93.4] Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.) وَلَلآخِرَةُ خَيْر ٌ لَكَ مِنَ الأُولَى
Wa Lasawfa Yu`ţīka Rabbuka Fatarđá [93.5] Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың. وَلَسَوْفَ يُعْطِيكَ رَبُّكَ فَتَرْضَى
'Alam Yajidka Yatīmāan Fa'ā [93.6] Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.) أَلَمْ يَجِدْكَ يَتِيما ً فَآوَى
Wa Wajadaka Đāllāan Fahadá [93.7] Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме? وَوَجَدَكَ ضَالّا ً فَهَدَى
Wa Wajadaka `Ā'ilāan Fa'aghná [93.8] Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме? وَوَجَدَكَ عَائِلا ً فَأَغْنَى
Fa'ammā Al-Yatīma Falā Taqhar [93.9] Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә. فَأَمَّا الْيَتِيمَ فَلاَ تَقْهَرْ
Wa 'Ammā As-Sā'ila Falā Tanhar [93.10] Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә. وَأَمَّا السَّائِلَ فَلاَ تَنْهَرْ
Wa 'Ammā Bini`mati Rabbika Faĥaddith [93.11] Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр! وَأَمَّا بِنِعْمَةِ رَبِّكَ فَحَدِّثْ
Next Sūrah