Wa Ash-Shamsi Wa Đuĥāhā  | [91.1] Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. | وَالشَّمْسِ وَضُحَاهَا |
Wa Al-Qamari 'Idhā Talāhā  | [91.2] Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. | وَالْقَمَرِ إِذَا تَلاَهَا |
Wa An-Nahāri 'Idhā Jallāhā  | [91.3] Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. | وَالنَّهَارِ إِذَا جَلاَّهَا |
Wa Al-Layli 'Idhā Yaghshāhā  | [91.4] Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. | وَاللَّيْلِ إِذَا يَغْشَاهَا |
Wa As-Samā'i Wa Mā Banāhā  | [91.5] Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. | وَالسَّمَاءِ وَمَا بَنَاهَا |
Wa Al-'Arđi Wa Mā Ţaĥāhā  | [91.6] Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. | وَالأَرْضِ وَمَا طَحَاهَا |
Wa Nafsin Wa Mā Sawwāhā  | [91.7] Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. | وَنَفْس ٍ وَمَا سَوَّاهَا |
Fa'alhamahā Fujūrahā Wa Taqwāhā  | [91.8] Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. | فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا |
Qad 'Aflaĥa Man Zakkāhā  | [91.9] Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. | قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا |
Wa Qad Khāba Man Dassāhā  | [91.10] Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. | وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا |
Kadhdhabat Thamūdu Biţaghwāhā  | [91.11] Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. | كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِطَغْوَاهَا |
'Idhi Anba`atha 'Ashqāhā  | [91.12] Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. | إِذِ انْبَعَثَ أَشْقَاهَا |
Faqāla Lahum Rasūlu Al-Lahi Nāqata Al-Lahi Wa Suqyāhā  | [91.13] Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде. | فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللَّهِ نَاقَةَ اللَّهِ وَسُقْيَاهَا |
Fakadhdhabūhu Fa`aqarūhā Fadamdama `Alayhim Rabbuhum Bidhanbihim Fasawwāhā  | [91.14] Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. | فَكَذَّبُوه ُُ فَعَقَرُوهَا فَدَمْدَمَ عَلَيْهِمْ رَبُّهُمْ بِذَنْبِهِمْ فَسَوَّاهَا |
Wa Lā Yakhāfu `Uqbāhā  | [91.15] Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. | وَلاَ يَخَافُ عُقْبَاهَا |