Lā 'Uqsimu Bihadhā Al-Baladi  | [90.1] Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен. | لاَ أُقْسِمُ بِهَذَا الْبَلَدِ |
Wa 'Anta Ĥillun Bihadhā Al-Baladi  | [90.2] Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең. | وَأَنْتَ حِلّ ٌ بِهَذَا الْبَلَدِ |
Wa Wālidin Wa Mā Walada  | [90.3] Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен. | وَوَالِد ٍ وَمَا وَلَدَ |
Laqad Khalaqnā Al-'Insāna Fī Kabadin  | [90.4] Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык. | لَقَدْ خَلَقْنَا الإِنسَانَ فِي كَبَد ٍ |
'Ayaĥsabu 'An Lan Yaqdira `Alayhi 'Aĥadun  | [90.5] Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип? | أَيَحْسَبُ أَنْ لَنْ يَقْدِرَ عَلَيْهِ أَحَد ٌ |
Yaqūlu 'Ahlaktu Mālāan Lubadāan  | [90.6] Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип. | يَقُولُ أَهْلَكْتُ مَالا ً لُبَدا ً |
'Ayaĥsabu 'An Lam Yarahu 'Aĥadun  | [90.7] Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы? | أَيَحْسَبُ أَنْ لَمْ يَرَهُ~ُ أَحَد ٌ |
'Alam Naj`al Lahu `Aynayni  | [90.8] Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме? | أَلَمْ نَجْعَلْ لَه ُُ عَيْنَيْنِ |
Wa Lisānāan Wa Shafatayni  | [90.9] Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы? | وَلِسَانا ً وَشَفَتَيْنِ |
Wa Hadaynāhu An-Najdayni  | [90.10] Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме? | وَهَدَيْنَاهُ النَّجْدَيْنِ |
Falā Aqtaĥama Al-`Aqabaha  | [90.11] Ул бөек таулардан үтмәде. | فَلاَ اقْتَحَمَ الْعَقَبَةَ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Al-`Aqabahu  | [90.12] Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْعَقَبَةُ |
Fakku Raqabahin  | [90.13] Ул юл – кол азат итмәктер. | فَكُّ رَقَبَة ٍ |
'Aw 'Iţ`āmun Fī Yawmin Dhī Masghabahin  | [90.14] Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер, | أَوْ إِطْعَام ٌ فِي يَوْم ٍ ذِي مَسْغَبَة ٍ |
Yatīmāan Dhā Maqrabahin  | [90.15] якын кардәш булган ятимгә. | يَتِيما ً ذَا مَقْرَبَة ٍ |
'Aw Miskīnāan Dhā Matrabahin  | [90.16] Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер. | أَوْ مِسْكِينا ً ذَا مَتْرَبَة ٍ |
Thumma Kāna Mina Al-Ladhīna 'Āmanū Wa Tawāşaw Biş-Şabri Wa Tawāşaw Bil-Marĥamahi  | [90.17] Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр. | ثُمَّ كَانَ مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ وَتَوَاصَوْا بِالْمَرْحَمَةِ |
'Ūlā'ika 'Aşĥābu Al-Maymanahi  | [90.18] Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер. | أُوْلَائِكَ أَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ |
Wa Al-Ladhīna Kafarū Bi'āyātinā Hum 'Aşĥābu Al-Mash'amahi  | [90.19] Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер. | وَالَّذِينَ كَفَرُوا بِآيَاتِنَا هُمْ أَصْحَابُ الْمَشْأَمَةِ |
`Alayhim Nārun Mu'uşadahun  | [90.20] Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр. | عَلَيْهِمْ نَار ٌ مُؤصَدَة ٌ |