89) Sūrat Al-Fajr

Printed format

89) سُورَة الفَجر

Wa Al-Fajri [89.1] Таң белән. وَالْفَجْرِ
Wa Layālin `Ashrin [89.2] Вә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки рамадан аеның ахыргы ун төннәредер. وَلَيَالٍ عَشْر ٍ
Wa Ash-Shaf`i Wa Al-Watri [89.3] Корбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен. وَالشَّفْعِ وَالْوَتْرِ
Wa Al-Layli 'Idhā Yasri [89.4] Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә. وَاللَّيْلِ إِذَا يَسْرِ
Hal Fī Dhālika Qasamun Lidhī Ĥijrin [89.5] Бу зекер ителгән нәрсәләрдә гакыл ияләре өчен чын ант бар түгелме? هَلْ فِي ذَلِكَ قَسَم ٌ لِذِي حِجْر ٍ
'Alam Tara Kayfa Fa`ala Rabbuka Bi`ādin [89.6] Әйә күрмисеңме Раббың Гад кавемен ни кылды, ягъни һәлак кылмадымы? أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِعَاد ٍ
'Irama Dhāti Al-`Imādi [89.7] Гад кавеменең бабалары озын баганалар кеби озын вә куәтле кавем иделәр. إِرَمَ ذَاتِ الْعِمَادِ
Allatī Lam Yukhlaq Mithluhā Fī Al-Bilādi [89.8] Алар кеби эре кешеләр шәһәрләрдә халык ителмәделәр, шулай булса да Аллаһ ґәзабына каршы тора алмадылар – һәммәсе һәлак булдылар. الَّتِي لَمْ يُخْلَقْ مِثْلُهَا فِي الْبِلاَدِ
Wa Thamūda Al-Ladhīna Jābū Aş-Şakhra Bil-Wādi [89.9] Вә Сәмуд кавемен ни кылды, алар вади дигән җирдә ташны кисеп бөек өйләр бина кылдылар. وَثَمُودَ الَّذِينَ جَابُوا الصَّخْرَ بِالْوَادِ
Wa Fir`awna Dhī Al-'Awtādi [89.10] Вә Фиргаунгә ни кылды, кадаклар иясе ул Фиргаун, ягъни хатыны Асияне Аллаһуга иман китергән өчен кадаклар белән ґәзаблап үтерде. وَفِرْعَوْنَ ذِي الأَوْتَادِ
Al-Ladhīna Ţaghaw Fī Al-Bilādi [89.11] Ул Гад, Сәмуд вә Фиргаун шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар. الَّذِينَ طَغَوْا فِي الْبِلاَدِ
Fa'aktharū Fīhā Al-Fasāda [89.12] Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр. فَأَكْثَرُوا فِيهَا الْفَسَادَ
Faşabba `Alayhim Rabbuka Sawţa `Adhābin [89.13] Раббың аларга койды ґәзаб камчысын. فَصَبَّ عَلَيْهِمْ رَبُّكَ سَوْطَ عَذَاب ٍ
'Inna Rabbaka Labiālmirşādi [89.14] Тәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр. إِنَّ رَبَّكَ لَبِالْمِرْصَادِ
Fa'ammā Al-'Insānu 'Idhā Mā Abtalāhu Rabbuhu Fa'akramahu Wa Na``amahu Fayaqūlu Rabbī 'Akramani [89.15] Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһуның дусты саныйдыр. فَأَمَّا الإِنسَانُ إِذَا مَا ابْتَلاَه ُُ رَبُّه ُُ فَأَكْرَمَه ُُ وَنَعَّمَه ُُ فَيَقُولُ رَبِّ Wa 'Ammā 'Idhā Mā Abtalāhu Faqadara `Alayhi Rizqahu Fayaqūlu Rabbī 'Ahānani [89.16] Вә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер. وَأَمَّا إِذَا مَا ابْتَلاَه ُُ فَقَدَرَ عَلَيْهِ رِزْقَه ُُ فَيَقُولُ رَبِّي أَهَانَنِ
Kallā Bal Lā Tukrimūna Al-Yatīma [89.17] Юк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез. كَلاَّ بَل لاَ تُكْرِمُونَ الْيَتِيمَ
Wa Lā Taĥāđđūna `Alá Ţa`āmi Al-Miskīni [89.18] Бай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да кызыктырмыйсыз. وَلاَ تَحَاضُّونَ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينِ
Wa Ta'kulūna At-Turātha 'Aklāan Lammāan [89.19] Һәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез. وَتَأْكُلُونَ التُّرَاثَ أَكْلا ً لَمّا ً
Wa Tuĥibbūna Al-Māla Ĥubbāan Jammāan [89.20] Вә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез. وَتُحِبُّونَ الْمَالَ حُبّا ً جَمّا ً
Kallā 'Idhā Dukkati Al-'Arđu Dakkāan Dakkāan [89.21] Юк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә. كَلاَّ إِذَا دُكَّتِ الأَرْضُ دَكّا ً دَكّا ً
Wa Jā'a Rabbuka Wa Al-Malaku Şaffāan Şaffāan [89.22] Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар. وَجَاءَ رَبُّكَ وَالْمَلَكُ صَفّا ً صَفّا ً
Wa Jī'a Yawma'idhin Bijahannama Yawma'idhin Yatadhakkaru Al-'Insānu Wa 'Anná Lahu Adh-Dhikrá [89.23] Вә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда бирсен? وَجِيءَ يَوْمَئِذ ٍ بِجَهَنَّمَ يَوْمَئِذ ٍ يَتَذَكَّرُ الإِنْسَانُ وَأَنَّى لَهُ الذِّكْرَى
Yaqūlu Yā Laytanī Qaddamtu Liĥayātī [89.24] Эш узганнан соң адәм баласы әйтер: "Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы", – дип. يَقُولُ يَا لَيْتَنِي قَدَّمْتُ لِحَيَاتِي
Fayawma'idhin Lā Yu`adhdhibu `Adhābahu 'Aĥadun [89.25] Ул көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб фәрештәләре ґәзаб кылырлар. فَيَوْمَئِذ ٍ لاَ يُعَذِّبُ عَذَابَهُ~ُ أَحَد ٌ
Wa Lā Yūthiqu Wathāqahu 'Aĥadun [89.26] Дәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр. وَلاَ يُوثِقُ وَثَاقَهُ~ُ أَحَد ٌ
Yā 'Ayyatuhā An-Nafsu Al-Muţma'innahu [89.27] Тик Аллаһуга вә расүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы вә изге гамәлләр генә кылучы изге нәфес яхшы мөселманның рухына: يَا أَيَّتُهَا النَّفْسُ الْمُطْمَئِنَّةُ
Arji`ī 'Ilá Rabbiki Rāđiyatan Marđīyahan [89.28] "Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл! ارْجِعِي إِلَى رَبِّكِ رَاضِيَة ً مَرْضِيَّة ً
dkhulī Fī `Ibādī [89.29] Минем изге бәндәләрем арасына кергел. فَادْخُلِي فِي عِبَادِي
Wa Adkhulī Jannatī [89.30] Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер وَادْخُلِي جَنَّتِي
Next Sūrah