88) Sūrat Al-Ghāshiyah

Printed format

88) سُورَة الْغَاشِيَه

Hal 'Atāka Ĥadīthu Al-Ghāshiyahi [88.1] Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде. هَلْ أَتَاكَ حَدِيثُ الْغَاشِيَةِ
Wujūhun Yawma'idhin Khāshi`ahun [88.2] Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр. وُجُوه ٌ ٌ يَوْمَئِذٍ خَاشِعَة ٌ
`Āmilatun Nāşibahun [88.3] Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер. عَامِلَة ٌ نَاصِبَة ٌ
Taşlá Nārāan Ĥāmiyahan [88.4] Кайнар утка кереп ґәзабланырлар. تَصْلَى نَاراً حَامِيَة ً
Tusqá Min `Aynin 'Āniyahin [88.5] Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар. تُسْقَى مِنْ عَيْن ٍ آنِيَة ٍ
Laysa Lahum Ţa`āmun 'Illā Min Đarī`in [88.6] Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр. لَيْسَ لَهُمْ طَعَام ٌ إِلاَّ مِنْ ضَرِيع ٍ
Lā Yusminu Wa Lā Yughnī Min Jū`in [88.7] Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс. لاَ يُسْمِنُ وَلاَ يُغْنِي مِنْ جُوع ٍ
Wujūhun Yawma'idhin Nā`imahun [88.8] Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар. وُجُوه ٌ ٌ يَوْمَئِذ ٍ نَاعِمَة ٌ
Lisa`yihā Rāđiyahun [88.9] Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр. لِسَعْيِهَا رَاضِيَة ٌ
Fī Jannatin `Āliyahin [88.10] Дәрәҗәсе бөек җәннәттә. فِي جَنَّةٍ عَالِيَة ٍ
Lā Tasma`u Fīhā Lāghiyahan [88.11] Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр. لاَ تَسْمَعُ فِيهَا لاَغِيَة ً
Fīhā `Aynunriyahun [88.12] Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр. فِيهَا عَيْن ٌ جَارِيَة ٌ
Fīhā Sururun Marfū`ahun [88.13] Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр. فِيهَا سُرُر ٌ مَرْفُوعَة ٌ
Wa 'Akwābun Mawđū`ahun [88.14] Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр. وَأَكْوَاب ٌ مَوْضُوعَة ٌ
Wa Namāriqu Maşfūfahun [88.15] Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр. وَنَمَارِقُ مَصْفُوفَة ٌ
Wa Zarābīyu Mabthūthahun [88.16] Вә җәелгән паласлар бардыр. وَزَرَابِيُّ مَبْثُوثَة ٌ
'Afalā Yanžurūna 'Ilá Al-'Ibili Kayfa Khuliqat [88.17] Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? أَفَلاَ يَنْظُرُونَ إِلَى الإِبِلِ كَيْفَ خُلِقَتْ
Wa 'Ilá As-Samā'i Kayfa Rufi`at [88.18] Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? وَإِلَى السَّمَاءِ كَيْفَ رُفِعَتْ
Wa 'Ilá Al-Jibāli Kayfa Nuşibat [88.19] Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? وَإِلَى الْجِبَالِ كَيْفَ نُصِبَتْ
Wa 'Ilá Al-'Arđi Kayfa Suţiĥat [88.20] Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән? وَإِلَى الأَرْضِ كَيْفَ سُطِحَتْ
Fadhakkir 'Innamā 'Anta Mudhakkirun [88.21] Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең. فَذَكِّرْ إِنَّمَا أَنْتَ مُذَكِّر ٌ
Lasta `Alayhim Bimusayţirin [88.22] Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең. لَسْتَ عَلَيْهِمْ بِمُسَيْطِر ٍ
'Illā Man Tawallá Wa Kafara [88.23] Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса. إِلاَّ مَنْ تَوَلَّى وَكَفَرَ
Fayu`adhdhibuhu Al-Lahu Al-`Adhāba Al-'Akbara [88.24] Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр. فَيُعَذِّبُهُ اللَّهُ الْعَذَابَ الأَكْبَرَ
'Inna 'Ilaynā 'Īābahum [88.25] Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары. إِنَّ إِلَيْنَا إِيَابَهُمْ
Thumma 'Inna `Alaynā Ĥisābahum [88.26] Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер. ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا حِسَابَهُمْ
Next Sūrah