Sabbiĥi Asma Rabbika Al-'A`lá  | [87.1] Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл. | سَبِّحِ اسْمَ رَبِّكَ الأَعْلَى |
Al-Ladhī Khalaqa Fasawwá  | [87.2] Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте. | الَّذِي خَلَقَ فَسَوَّى |
Wa Al-Ladhī Qaddara Fahadá  | [87.3] Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды. | وَالَّذِي قَدَّرَ فَهَدَى |
Wa Al-Ladhī 'Akhraja Al-Mar`á  | [87.4] Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде. | وَالَّذِي أَخْرَجَ الْمَرْعَى |
Faja`alahu Ghuthā'an 'Aĥwá  | [87.5] Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды. | فَجَعَلَه ُُ غُثَاءً أَحْوَى |
Sanuqri'uka Falā Tansá  | [87.6] Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың. | سَنُقْرِئُكَ فَلاَ تَنسَى |
'Illā Mā Shā'a Al-Lahu 'Innahu Ya`lamu Al-Jahra Wa Mā Yakhfá  | [87.7] Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер. | إِلاَّ مَا شَاءَ اللَّهُ إِنَّه ُُ يَعْلَمُ الْجَهْرَ وَمَا يَخْفَى |
Wa Nuyassiruka Lilyusrá  | [87.8] Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез. | وَنُيَسِّرُكَ لِلْيُسْرَى |
Fadhakkir 'In Nafa`ati Adh-Dhikrá  | [87.9] Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса. | فَذَكِّرْ إِنْ نَفَعَتِ الذِّكْرَى |
Sayadhdhakkaru Man Yakhshá  | [87.10] Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр. | سَيَذَّكَّرُ مَنْ يَخْشَى |
Wa Yatajannabuhā Al-'Ashqá  | [87.11] Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше. | وَيَتَجَنَّبُهَا الأَشْقَى |
Al-Ladhī Yaşlá An-Nāra Al-Kubrá  | [87.12] Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер. | الَّذِي يَصْلَى النَّارَ الْكُبْرَى |
Thumma Lā Yamūtu Fīhā Wa Lā Yaĥyā  | [87.13] Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас. | ثُمَّ لاَ يَمُوتُ فِيهَا وَلاَ يَحْيَا |
Qad 'Aflaĥa Man Tazakká  | [87.14] Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты. | قَدْ أَفْلَحَ مَنْ تَزَكَّى |
Wa Dhakara Asma Rabbihi Faşallá  | [87.15] Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды. | وَذَكَرَ اسْمَ رَبِّه ِِ فَصَلَّى |
Bal Tu'uthirūna Al-Ĥayāata Ad-Dunyā  | [87.16] Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. | بَلْ تُؤْثِرُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا |
Wa Al-'Ākhiratu Khayrun Wa 'Abqá  | [87.17] Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер. | وَالآخِرَةُ خَيْر ٌ وَأَبْقَى |
'Inna Hādhā Lafī Aş-Şuĥufi Al-'Ūlá  | [87.18] Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер. | إِنَّ هَذَا لَفِي الصُّحُفِ الأُولَى |
Şuĥufi 'Ibrāhīma Wa Mūsá  | [87.19] Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер. | صُحُفِ إِبْرَاهِيمَ وَمُوسَى |