'Idhā As-Samā'u Anfaţarat  | [82.1] Кайчан күк ярылса. | إِذَا السَّمَاءُ انفَطَرَتْ |
Wa 'Idhā Al-Kawākibu Antatharat  | [82.2] Вә йолдызлар чәчелсә. | وَإِذَا الْكَوَاكِبُ انتَثَرَتْ |
Wa 'Idhā Al-Biĥāru Fujjirat  | [82.3] Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар. | وَإِذَا الْبِحَارُ فُجِّرَتْ |
Wa 'Idhā Al-Qubūru Bu`thirat  | [82.4] Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар. | وَإِذَا الْقُبُورُ بُعْثِرَتْ |
`Alimat Nafsun Mā Qaddamat Wa 'Akhkharat  | [82.5] Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер. | عَلِمَتْ نَفْس ٌ مَا قَدَّمَتْ وَأَخَّرَتْ |
Yā 'Ayyuhā Al-'Insānu Mā Gharraka Birabbika Al-Karīmi  | [82.6] Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә. | يَاأَيُّهَا الإِنسَانُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ الْكَرِيمِ |
Al-Ladhī Khalaqaka Fasawwāka Fa`adalaka  | [82.7] Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде. | الَّذِي خَلَقَكَ فَسَوَّاكَ فَعَدَلَكَ |
Fī 'Ayyi Şūratin Mā Shā'a Rakkabaka  | [82.8] Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды. | فِي أَيِّ صُورَة ٍ مَا شَاءَ رَكَّبَكَ |
Kallā Bal Tukadhdhibūna Bid-Dīni  | [82.9] Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез. | كَلاَّ بَلْ تُكَذِّبُونَ بِالدِّينِ |
Wa 'Inna `Alaykum Laĥāfižīna  | [82.10] Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр. | وَإِنَّ عَلَيْكُمْ لَحَافِظِينَ |
Kirāmāan Kātibīna  | [82.11] Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр. | كِرَاما ً كَاتِبِينَ |
Ya`lamūna Mā Taf`alūna  | [82.12] Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер. | يَعْلَمُونَ مَا تَفْعَلُونَ |
'Inna Al-'Abrāra Lafī Na`īmin  | [82.13] Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр. | إِنَّ الأَبْرَارَ لَفِي نَعِيم ٍ |
Wa 'Inna Al-Fujjāra Lafī Jaĥīmin  | [82.14] Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр. | وَإِنَّ الْفُجَّارَ لَفِي جَحِيم ٍ |
Yaşlawnahā Yawma Ad-Dīni  | [82.15] Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә. | يَصْلَوْنَهَا يَوْمَ الدِّينِ |
Wa Mā Hum `Anhā Bighā'ibīna  | [82.16] Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар. | وَمَا هُمْ عَنْهَا بِغَائِبِينَ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Yawmu Ad-Dīni  | [82.17] Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الدِّينِ |
Thumma Mā 'Adrāka Mā Yawmu Ad-Dīni  | [82.18] Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? | ثُمَّ مَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الدِّينِ |
Yawma Lā Tamliku Nafsun Linafsin Shay'āan Wa Al-'Amru Yawma'idhin Lillahi  | [82.19] Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас. | يَوْمَ لاَ تَمْلِكُ نَفْس ٌ لِنَفْس ٍ شَيْئا ً وَالأَمْرُ يَوْمَئِذ ٍ لِلَّهِ |