Waylun Lilmuţaffifīna  | [83.1] Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр. | وَيْل ٌ لِلْمُطَفِّفِينَ |
Al-Ladhīna 'Idhā Aktālū `Alá An-Nāsi Yastawfūna  | [83.2] Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. | الَّذِينَ إِذَا اكْتَالُوا عَلَى النَّاسِ يَسْتَوْفُونَ |
Wa 'Idhā Kālūhum 'Aw Wazanūhum Yukhsirūna  | [83.3] Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. | وَإِذَا كَالُوهُمْ أَوْ وَزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ |
'Alā Yažunnu 'Ūla'ika 'Annahum Mab`ūthūna  | [83.4] Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы. | أَلاَ يَظُنُّ أُولَئِكَ أَنَّهُمْ مَبْعُوثُونَ |
Liyawmin `Ažīmin  | [83.5] Олугъ кыямәт көнендә. | لِيَوْمٍ عَظِيم ٍ |
Yawma Yaqūmu An-Nāsu Lirabbi Al-`Ālamīna  | [83.6] Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар. | يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ |
Kallā 'Inna Kitāba Al-Fujjāri Lafī Sijjīnin  | [83.7] Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер. | كَلاَّ إِنَّ كِتَابَ الفُجَّارِ لَفِي سِجِّين ٍ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Sijjīnun  | [83.8] Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا سِجِّين ٌ |
Kitābun Marqūmun  | [83.9] Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр. | كِتَاب ٌ مَرْقُوم ٌ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [83.10] Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Al-Ladhīna Yukadhdhibūna Biyawmi Ad-Dīni  | [83.11] Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар. | الَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ الدِّينِ |
Wa Mā Yukadhdhibu Bihi 'Illā Kullu Mu`tadin 'Athīmin  | [83.12] Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр. | وَمَا يُكَذِّبُ بِهِ إلاَّ كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيم ٍ |
'Idhā Tutlá `Alayhi 'Āyātunā Qāla 'Asāţīru Al-'Awwalīna  | [83.13] Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр. | إِذَا تُتْلَى عَلَيْهِ آيَاتُنَا قَالَ أَسَاطِيرُ الأَوَّلِينَ |
Kallā Bal Rāna `Alá Qulūbihim Mā Kānū Yaksibūna  | [83.14] Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган. | كَلاَّ بَلْ رَانَ عَلَى قُلُوبِهِمْ مَا كَانُوا يَكْسِبُونَ |
Kallā 'Innahum `An Rabbihim Yawma'idhin Lamaĥjūbūna  | [83.15] Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс. | كَلاَّ إِنَّهُمْ عَنْ رَبِّهِمْ يَوْمَئِذ ٍ لَمَحْجُوبُونَ |
Thumma 'Innahum Laşālū Al-Jaĥīmi  | [83.16] Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр. | ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُوا الْجَحِيمِ |
Thumma Yuqālu Hādhā Al-Ladhī Kuntum Bihi Tukadhdhibūna  | [83.17] Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип. | ثُمَّ يُقَالُ هَذَا الَّذِي كُنتُمْ بِه ِِ تُكَذِّبُونَ |
Kallā 'Inna Kitāba Al-'Abrāri Lafī `Illīyīna  | [83.18] Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер. | كَلاَّ إِنَّ كِتَابَ الأَبْرَارِ لَفِي عِلِّيِّينَ |
Wa Mā 'Adrāka Mā `Illīyūna  | [83.19] Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا عِلِّيُّونَ |
Kitābun Marqūmun  | [83.20] Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр. | كِتَاب ٌ مَرْقُوم ٌ |
Yash/haduhu Al-Muqarrabūna  | [83.21] Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен. | يَشْهَدُهُ الْمُقَرَّبُونَ |
'Inna Al-'Abrāra Lafī Na`īmin  | [83.22] Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр, | إِنَّ الأَبْرَارَ لَفِي نَعِيم ٍ |
`Alá Al-'Arā'iki Yanžurūna  | [83.23] яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар. | عَلَى الأَرَائِكِ يَنظُرُونَ |
Ta`rifu Fī Wujūhihim Nađrata An-Na`īmi  | [83.24] Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. | تَعْرِفُ فِي وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ النَّعِيمِ |
Yusqawna Min Raĥīqin Makhtūmin  | [83.25] Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. | يُسْقَوْنَ مِنْ رَحِيق ٍ مَخْتُوم ٍ |
Khitāmuhu Miskun Wa Fī Dhālika Falyatanāfasi Al-Mutanāfisūna  | [83.26] Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! | خِتَامُه ُُ مِسْك ٌ وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ |
Wa Mizājuhu Min Tasnīmin  | [83.27] Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. | وَمِزَاجُه ُُ مِنْ تَسْنِيم ٍ |
`Aynāan Yashrabu Bihā Al-Muqarrabūna  | [83.28] Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) | عَيْنا ً يَشْرَبُ بِهَا الْمُقَرَّبُونَ |
'Inna Al-Ladhīna 'Ajramū Kānū Mina Al-Ladhīna 'Āmanū Yađĥakūna  | [83.29] Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр | إِنَّ الَّذِينَ أَجْرَمُوا كَانُوا مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا يَضْحَكُونَ |
Wa 'Idhā Marrū Bihim Yataghāmazūna  | [83.30] Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. | وَإِذَا مَرُّوا بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ |
Wa 'Idhā Anqalabū 'Ilá 'Ahlihimu Anqalabū Fakihīna  | [83.31] Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. | وَإِذَا انقَلَبُوا إِلَى أَهْلِهِمُ انقَلَبُوا فَكِهِينَ |
Wa 'Idhā Ra'awhum Qālū 'Inna Hā'uulā' Lađāllūna  | [83.32] Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. | وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوا إِنَّ هَاؤُلاَء لَضَالُّونَ |
Wa Mā 'Ursilū `Alayhim Ĥāfižīna  | [83.33] Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. | وَمَا أُرْسِلُوا عَلَيْهِمْ حَافِظِينَ |
Fālyawma Al-Ladhīna 'Āmanū Mina Al-Kuffāri Yađĥakūna  | [83.34] Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр. | فَالْيَوْمَ الَّذِينَ آمَنُوا مِنَ الْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ |
`Alá Al-'Arā'iki Yanžurūna  | [83.35] Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар. | عَلَى الأَرَائِكِ يَنظُرُونَ |
Hal Thūwiba Al-Kuffāru Mā Kānū Yaf`alūna  | [83.36] Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде. | هَلْ ثُوِّبَ الْكُفَّارُ مَا كَانُوا يَفْعَلُونَ |