'Idhā Ash-Shamsu Kūwirat  | [81.1] Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән). | إِذَا الشَّمْسُ كُوِّرَتْ |
Wa 'Idhā An-Nujūmu Ankadarat  | [81.2] Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар). | وَإِذَا النُّجُومُ انكَدَرَتْ |
Wa 'Idhā Al-Jibālu Suyyirat  | [81.3] Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар. | وَإِذَا الْجِبَالُ سُيِّرَتْ |
Wa 'Idhā Al-`Ishāru `Uţţilat  | [81.4] Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар. | وَإِذَا الْعِشَارُ عُطِّلَتْ |
Wa 'Idhā Al-Wuĥūshu Ĥushirat  | [81.5] Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар. | وَإِذَا الْوُحُوشُ حُشِرَتْ |
Wa 'Idhā Al-Biĥāru Sujjirat  | [81.6] Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр. | وَإِذَا الْبِحَارُ سُجِّرَتْ |
Wa 'Idhā An-Nufūsu Zūwijat  | [81.7] Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар. | وَإِذَا النُّفُوسُ زُوِّجَتْ |
Wa 'Idhā Al-Maw'ūdatu Su'ilat  | [81.8] Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.) | وَإِذَا الْمَوْءُودَةُ سُئِلَتْ |
Bi'ayyi Dhanbin Qutilat  | [81.9] Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип. | بِأَيِّ ذَنْب ٍ قُتِلَتْ |
Wa 'Idhā Aş-Şuĥufu Nushirat  | [81.10] Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса. | وَإِذَا الصُّحُفُ نُشِرَتْ |
Wa 'Idhā As-Samā'u Kushiţat  | [81.11] Вә күк урыныннан китәрелсә. | وَإِذَا السَّمَاءُ كُشِطَتْ |
Wa 'Idhā Al-Jaĥīmu Su``irat  | [81.12] Вә җәһәннәм каты кыздырылса. | وَإِذَا الْجَحِيمُ سُعِّرَتْ |
Wa 'Idhā Al-Jannatu 'Uzlifat  | [81.13] Вә җәннәт якын китерелсә. | وَإِذَا الْجَنَّةُ أُزْلِفَتْ |
`Alimat Nafsun Mā 'Aĥđarat  | [81.14] Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер. | عَلِمَتْ نَفْس ٌ مَا أَحْضَرَتْ |
Falā 'Uqsimu Bil-Khunnasi  | [81.15] Ант итәмен кире кайтучылар белән. | فَلاَ أُقْسِمُ بِالْخُنَّسِ |
Al-Jawāri Al-Kunnasi  | [81.16] Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм. | الْجَوَارِ الْكُنَّسِ |
Wa Al-Layli 'Idhā `As`asa  | [81.17] Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн. | وَاللَّيْلِ إِذَا عَسْعَسَ |
Wa Aş-Şubĥi 'Idhā Tanaffasa  | [81.18] Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса. | وَالصُّبْحِ إِذَا تَنَفَّسَ |
'Innahu Laqawlu Rasūlin Karīmin  | [81.19] Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер. | إِنَّه ُُ لَقَوْلُ رَسُول ٍ كَرِيم ٍ |
Dhī Qūwatin `Inda Dhī Al-`Arshi Makīnin  | [81.20] Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында. | ذِي قُوَّةٍ عِنْدَ ذِي الْعَرْشِ مَكِين ٍ |
Muţā`in Thamma 'Amīnin  | [81.21] Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер. | مُطَاع ٍ ثَمَّ أَمِين ٍ |
Wa Mā Şāĥibukum Bimajnūnin  | [81.22] Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел. | وَمَا صَاحِبُكُمْ بِمَجْنُون ٍ |
Wa Laqad Ra'āhu Bil-'Ufuqi Al-Mubīni  | [81.23] Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә. | وَلَقَدْ رَآهُ بِالأُفُقِ الْمُبِينِ |
Wa Mā Huwa `Alá Al-Ghaybi Biđanīnin  | [81.24] Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер. | وَمَا هُوَ عَلَى الْغَيْبِ بِضَنِين ٍ |
Wa Mā Huwa Biqawli Shayţānin Rajīmin  | [81.25] Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер. | وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَان ٍ رَجِيم ٍ |
Fa'ayna Tadh/habūna  | [81.26] Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз? | فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ |
'In Huwa 'Illā Dhikrun Lil`ālamīna  | [81.27] Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр. | إِنْ هُوَ إِلاَّ ذِكْر ٌ لِلْعَالَمِينَ |
Liman Shā'a Minkum 'An Yastaqīma  | [81.28] Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр. | لِمَنْ شَاءَ مِنْكُمْ أَنْ يَسْتَقِيمَ |
Wa Mā Tashā'ūna 'Illā 'An Yashā'a Al-Lahu Rabbu Al-`Ālamīna  | [81.29] Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә. | وَمَا تَشَاءُونَ إِلاَّ أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ |