78) Sūrat An-Naba'

Printed format

78) سُورَة النَّبَأ

`Amma Yatasā'alūna [78.1] Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар". عَمَّ يَتَسَاءَلُونَ
`Ani An-Naba'i Al-`Ažīmi [78.2] Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар. عَنِ النَّبَإِ الْعَظِيمِ
Al-Ladhī Hum Fīhi Mukhtalifūna [78.3] Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр. الَّذِي هُمْ فِيه ِِ مُخْتَلِفُونَ
Kallā Saya`lamūna [78.4] Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр. كَلاَّ سَيَعْلَمُونَ
Thumma Kallā Saya`lamūna [78.5] Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген! ثُمَّ كَلاَّ سَيَعْلَمُونَ
'Alam Naj`ali Al-'Arđa Mihādāan [78.6] Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы. أَلَمْ نَجْعَلِ الأَرْضَ مِهَادا ً
Wa Al-Jibāla 'Awtādāan [78.7] Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы. وَالْجِبَالَ أَوْتَادا ً
Wa Khalaqnākum 'Azwājāan [78.8] Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык. وَخَلَقْنَاكُمْ أَزْوَاجا ً
Wa Ja`alnā Nawmakum Subātāan [78.9] Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык. وَجَعَلْنَا نَوْمَكُمْ سُبَاتا ً
Wa Ja`alnā Al-Layla Libāsāan [78.10] Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык. وَجَعَلْنَا اللَّيْلَ لِبَاسا ً
Wa Ja`alnā An-Nahāra Ma`āshāan [78.11] Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык. وَجَعَلْنَا النَّهَارَ مَعَاشا ً
Wa Banaynā Fawqakum Sab`āan Shidādāan [78.12] Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык. وَبَنَيْنَا فَوْقَكُمْ سَبْعا ً شِدَادا ً
Wa Ja`alnā Sirājāan Wa Hhājāan [78.13] Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык. وَجَعَلْنَا سِرَاجا ً وَهَّاجا ً
Wa 'Anzalnā Mina Al-Mu`şirāti Mā'an Thajjājāan [78.14] Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек. وَأَنزَلْنَا مِنَ الْمُعْصِرَاتِ مَاء ً ثَجَّاجا ً
Linukhrija Bihi Ĥabbāan Wa Nabātāan [78.15] Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне. لِنُخْرِجَ بِه ِِ حَبّا ً وَنَبَاتا ً
Wa Jannātin 'Alfāfāan [78.16] Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен. وَجَنَّاتٍ أَلْفَافا ً
'Inna Yawma Al-Faşli Kāna Mīqātāan [78.17] Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер. إِنَّ يَوْمَ الْفَصْلِ كَانَ مِيقَاتا ً
Yawma Yunfakhu Fī Aş-Şūri Fata'tūna 'Afwājāan [78.18] Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез. يَوْمَ يُنفَخُ فِي الصُّورِ فَتَأْتُونَ أَفْوَاجا ً
Wa Futiĥati As-Samā'u Fakānat 'Abwābāan [78.19] Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр. وَفُتِحَتِ السَّمَاءُ فَكَانَتْ أَبْوَابا ً
Wa Suyyirati Al-Jibālu Fakānat Sarābāan [78.20] Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар. وَسُيِّرَتِ الْجِبَالُ فَكَانَتْ سَرَابا ً
'Inna Jahannama Kānat Mirşādāan [78.21] Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр). إِنَّ جَهَنَّمَ كَانَتْ مِرْصَادا ً
Lilţţāghīna Ma'āan [78.22] Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды. لِلْطَّاغِينَ مَآبا ً
Lābithīna Fīhā 'Aĥqābāan [78.23] Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар. لاَبِثِينَ فِيهَا أَحْقَابا ً
Lā Yadhūqūna Fīhā Bardāan Wa Lā Sharābāan [78.24] Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар. لاَ يَذُوقُونَ فِيهَا بَرْدا ً وَلاَ شَرَابا ً
'Illā Ĥamīmāan Wa Ghassāqāan [78.25] Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр. إِلاَّ حَمِيما ً وَغَسَّاقا ً
Jazā'an Wifāqāan [78.26] Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде. جَزَاء ً وِفَاقا ً
'Innahum Kānū Lā Yarjūna Ĥisābāan [78.27] Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр. إِنَّهُمْ كَانُوا لاَ يَرْجُونَ حِسَابا ً
Wa Kadhdhabū Bi'āyātinā Kidhdhābāan [78.28] Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде. وَكَذَّبُوا بِآيَاتِنَا كِذَّابا ً
Wa Kulla Shay'in 'Aĥşaynāhu Kitābāan [78.29] Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып. وَكُلَّ شَيْءٍ أَحْصَيْنَاه ُُ كِتَابا ً
Fadhūqū Falan Nazīdakum 'Illā `Adhābāan [78.30] Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз. فَذُوقُوا فَلَنْ نَزِيدَكُمْ إِلاَّ عَذَابا ً
'Inna Lilmuttaqīna Mafāzāan [78.31] Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер. إِنَّ لِلْمُتَّقِينَ مَفَازا ً
Ĥadā'iqa Wa 'A`nābāan [78.32] Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр. حَدَائِقَ وَأَعْنَابا ً
Wa Kawā`iba 'Atrābāan [78.33] Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар. وَكَوَاعِبَ أَتْرَابا ً
Wa Ka'sāan Dihāqāan [78.34] Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар. وَكَأْسا ً دِهَاقا ً
Lā Yasma`ūna Fīhā Laghwan Wa Lā Kidhdhābāan [78.35] Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр. لاَ يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوا ً وَلاَ كِذَّابا ً
Jazā'an Min Rabbika `Aţā'an Ĥisābāan [78.36] Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер. جَزَاء ً مِنْ رَبِّكَ عَطَاءً حِسَابا ً
Rabbi As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Mā Baynahumā Ar-Raĥmāni Lā Yamlikūna Minhu Khiţābāan [78.37] Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар. رَبِّ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا الرَّحْمَنِ لاَ يَمْلِكُونَ مِنْهُ خِطَابا ً
Yawma Yaqūmu Ar-Rūĥu Wa Al-Malā'ikatu Şaffāan Lā Yatakallamūna 'Illā Man 'Adhina Lahu Ar-Raĥmānu Wa Qāla Şawābāan [78.38] Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр. يَوْمَ يَقُومُ الرُّوحُ وَالْمَلاَئِكَةُ صَفّا ً لاَ يَتَكَلَّمُونَ إِلاَّ مَنْ أَذِنَ لَهُ الرَّحْمَنُ وَقَالَ صَوَابا ً
Dhālika Al-Yawmu Al-Ĥaqqu Faman Shā'a Attakhadha 'Ilá Rabbihi Ma'āan [78.39] Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр. ذَلِكَ الْيَوْمُ الْحَقُّ فَمَنْ شَاءَ اتَّخَذَ إِلَى رَبِّه ِِ مَآبا ً
'Innā 'Andharnākum `Adhābāan Qarībāan Yawma Yanžuru Al-Mar'u Mā Qaddamat Yadāhu Wa Yaqūlu Al-Kāfiru Yā Laytanī Kuntu Turābāan [78.40] Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын тел
Next Sūrah