Wa An-Nāzi`āti Gharqāan  | [79.1] Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә, | وَالنَّازِعَاتِ غَرْقا ً |
Wa An-Nāshiţāti Nashţāan  | [79.2] дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен. | وَالنَّاشِطَاتِ نَشْطا ً |
Wa As-Sābiĥāti Sabĥāan  | [79.3] Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә, | وَالسَّابِحَاتِ سَبْحا ً |
Fālssābiqāti Sabqāan  | [79.4] кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә, | فَالسَّابِقَاتِ سَبْقا ً |
Fālmudabbirāti 'Amrāan  | [79.5] Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. | فَالْمُدَبِّرَاتِ أَمْرا ً |
Yawma Tarjufu Ar-Rājifahu  | [79.6] Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр. | يَوْمَ تَرْجُفُ الرَّاجِفَةُ |
Tatba`uhā Ar-Rādifahu  | [79.7] Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар. | تَتْبَعُهَا الرَّادِفَةُ |
Qulūbun Yawma'idhin Wājifahun  | [79.8] Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар. | قُلُوب ٌ يَوْمَئِذ ٍ وَاجِفَة ٌ |
'Abşāruhā Khāshi`ahun  | [79.9] Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр. | أَبْصَارُهَا خَاشِعَة ٌ |
Yaqūlūna 'A'innā Lamardūdūna Fī Al-Ĥāfirahi  | [79.10] Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы? | يَقُولُونَ أَئِنَّا لَمَرْدُودُونَ فِي الْحَافِرَةِ |
'A'idhā Kunnā `Ižāmāan Nakhirahan  | [79.11] Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы? | أَئِذَا كُنَّا عِظَاما ً نَخِرَة ً |
Qālū Tilka 'Idhāan Karratun Khāsirahun  | [79.12] Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип. | قَالُوا تِلْكَ إِذا ً كَرَّةٌ خَاسِرَة ٌ |
Fa'innamā Hiya Zajratun Wāĥidahun  | [79.13] Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр. | فَإِنَّمَا هِيَ زَجْرَة ٌ وَاحِدَة ٌ |
Fa'idhā Hum Bis-Sāhirahi  | [79.14] Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар. | فَإِذَا هُمْ بِالسَّاهِرَةِ |
Hal 'Tāka Ĥadīthu Mūsá  | [79.15] Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит? | هَلْ أتَاكَ حَدِيثُ مُوسَى |
'Idh Nādāhu Rabbuhu Bil-Wādi Al-Muqaddasi Ţūáan  | [79.16] Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында. | إِذْ نَادَاه ُُ رَبُّه ُُ بِالْوَادِ الْمُقَدَّسِ طُوى ً |
Adh/hab 'Ilá Fir`awna 'Innahu Ţaghá  | [79.17] Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды. | اذْهَبْ إِلَى فِرْعَوْنَ إِنَّه ُُ طَغَى |
Faqul Hal Laka 'Ilá 'An Tazakká  | [79.18] Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне. | فَقُلْ هَلْ لَكَ إِلَى أَنْ تَزَكَّى |
Wa 'Ahdiyaka 'Ilá Rabbika Fatakhshá  | [79.19] Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип. | وَأَهْدِيَكَ إِلَى رَبِّكَ فَتَخْشَى |
Fa'arāhu Al-'Āyata Al-Kubrá  | [79.20] Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде). | فَأَرَاهُ الآيَةَ الْكُبْرَى |
Fakadhdhaba Wa `Aşá  | [79.21] Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды. | فَكَذَّبَ وَعَصَى |
Thumma 'Adbara Yas`á  | [79.22] Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды. | ثُمَّ أَدْبَرَ يَسْعَى |
Faĥashara Fanādá  | [79.23] Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды. | فَحَشَرَ فَنَادَى |
Faqāla 'Anā Rabbukumu Al-'A`lá  | [79.24] Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип. | فَقَالَ أَنَا رَبُّكُمُ الأَعْلَى |
Fa'akhadhahu Al-Lahu Nakāla Al-'Ākhirati Wa Al-'Ūlá  | [79.25] Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк. | فَأَخَذَهُ اللَّهُ نَكَالَ الآخِرَةِ وَالأُولَى |
'Inna Fī Dhālika La`ibratan Liman Yakhshá  | [79.26] Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә. | إِنَّ فِي ذَلِكَ لَعِبْرَة ً لِمَنْ يَخْشَى |
'A'antum 'Ashaddu Khalqāan 'Ami As-Samā'u Banāhā  | [79.27] Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды. | أَأَنْتُمْ أَشَدُّ خَلْقاً أَمِ السَّمَاءُ بَنَاهَا |
Rafa`a Samkahā Fasawwāhā  | [79.28] Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте. | رَفَعَ سَمْكَهَا فَسَوَّاهَا |
Wa 'Aghţasha Laylahā Wa 'Akhraja Đuĥāhā  | [79.29] Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды. | وَأَغْطَشَ لَيْلَهَا وَأَخْرَجَ ضُحَاهَا |
Wa Al-'Arđa Ba`da Dhālika Daĥāhā  | [79.30] Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде. | وَالأَرْضَ بَعْدَ ذَلِكَ دَحَاهَا |
'Akhraja Minhā Mā'ahā Wa Mar`āhā  | [79.31] Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды. | أَخْرَجَ مِنْهَا مَاءَهَا وَمَرْعَاهَا |
Wa Al-Jibāla 'Arsāhā  | [79.32] Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды. | وَالْجِبَالَ أَرْسَاهَا |
Matā`āan Lakum Wa Li'an`āmikum  | [79.33] Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен. | مَتَاعا ً لَكُمْ وَلِأَنْعَامِكُمْ |
Fa'idhā Jā'ati Aţ-Ţāmmatu Al-Kubrá  | [79.34] Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә, | فَإِذَا جَاءَتِ الطَّامَّةُ الْكُبْرَى |
Yawma Yatadhakkaru Al-'Insānu Mā Sa`á  | [79.35] ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер. | يَوْمَ يَتَذَكَّرُ الإِنسَانُ مَا سَعَى |
Wa Burrizati Al-Jaĥīmu Liman Yará  | [79.36] Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер. | وَبُرِّزَتِ الْجَحِيمُ لِمَنْ يَرَى |
Fa'ammā Man Ţaghá  | [79.37] Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса, | فَأَمَّا مَنْ طَغَى |
Wa 'Āthara Al-Ĥayāata Ad-Dunyā  | [79.38] дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә, | وَآثَرَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا |
Fa'inna Al-Jaĥīma Hiya Al-Ma'wá  | [79.39] Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер. | فَإِنَّ الْجَحِيمَ هِيَ الْمَأْوَى |
Wa 'Ammā Man Khāfa Maqāma Rabbihi Wa Nahá An-Nafsa `Ani Al-Hawá  | [79.40] Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, | وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّه ِِ وَنَهَى النَّفْسَ عَنِ الْهَوَى |
Fa'inna Al-Jannata Hiya Al-Ma'wá  | [79.41] әлбәттә җәннәт аңа урындыр. | فَإِنَّ الْجَنَّةَ هِيَ الْمَأْوَى |
Yas'alūnaka `Ani As-Sā`ati 'Ayyāna Mursāhā  | [79.42] Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар. | يَسْأَلُونَكَ عَنِ السَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَاهَا |
Fīma 'Anta Min Dhikrāhā  | [79.43] Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар. | فِيمَ أَنْتَ مِنْ ذِكْرَاهَا |
'Ilá Rabbika Muntahāhā  | [79.44] Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр. | إِلَى رَبِّكَ مُنتَهَاهَا |
'Innamā 'Anta Mundhiru Man Yakhshāhā  | [79.45] Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың. | إِنَّمَا أَنْتَ مُنذِرُ مَنْ يَخْشَاهَا |
Ka'annahum Yawma Yarawnahā Lam Yalbathū 'Illā `Ashīyatan 'Aw Đuĥāhā  | [79.46] Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар. | كَأَنَّهُمْ يَوْمَ يَرَوْنَهَا لَمْ يَلْبَثُوا إِلاَّ عَشِيَّةً أَوْ ضُحَاهَا |