Wa Al-Mursalāti `Urfāan  | [77.1] Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен. | وَالْمُرْسَلاَتِ عُرْفا ً |
Fāl`āşifāti `Aşfāan  | [77.2] Чын искүче җил белән. | فَالْعَاصِفَاتِ عَصْفا ً |
Wa An-Nāshirāti Nashrāan  | [77.3] Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән. | وَالنَّاشِرَاتِ نَشْرا ً |
Fālfāriqāti Farqāan  | [77.4] Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән. | فَالْفَارِقَاتِ فَرْقا ً |
Fālmulqiyāti Dhikrāan  | [77.5] Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен. | فَالْمُلْقِيَاتِ ذِكْرا ً |
`Udhrāan 'Aw Nudhrāan  | [77.6] Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә. | عُذْراً أَوْ نُذْرا ً |
'Innamā Tū`adūna Lawāqi`un  | [77.7] Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр. | إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَوَاقِع ٌ |
Fa'idhā An-Nujūmu Ţumisat  | [77.8] Әгәр йолдызларның нуры сүнсә. | فَإِذَا النُّجُومُ طُمِسَتْ |
Wa 'Idhā As-Samā'u Furijat  | [77.9] Дәхи күк ярылса. | وَإِذَا السَّمَاءُ فُرِجَتْ |
Wa 'Idhā Al-Jibālu Nusifat  | [77.10] Дәхи таулар тетелеп очсалар. | وَإِذَا الْجِبَالُ نُسِفَتْ |
Wa 'Idhā Ar-Rusulu 'Uqqitat  | [77.11] Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар. | وَإِذَا الرُّسُلُ أُقِّتَتْ |
L'ayyi Yawmin 'Ujjilat  | [77.12] Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде. | لأَيِّ يَوْمٍ أُجِّلَتْ |
Liyawmi Al-Faşli  | [77.13] Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде. | لِيَوْمِ الْفَصْلِ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Yawmu Al-Faşli  | [77.14] Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الْفَصْلِ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.15] Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
'Alam Nuhliki Al-'Awwalīna  | [77.16] Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме? | أَلَمْ نُهْلِكِ الأَوَّلِينَ |
Thumma Nutbi`uhumu Al-'Ākhirīna  | [77.17] Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. | ثُمَّ نُتْبِعُهُمُ الآخِرِينَ |
Kadhālika Naf`alu Bil-Mujrimīna  | [77.18] Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез. | كَذَلِكَ نَفْعَلُ بِالْمُجْرِمِينَ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.19] Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр! | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
'Alam Nakhluqkum Min Mā'in Mahīnin  | [77.20] Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан? | أَلَمْ نَخْلُقْكُمْ مِنْ مَاء ٍ مَهِين ٍ |
Faja`alnāhu Fī Qarārin Makīnin  | [77.21] Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык. | فَجَعَلْنَاه ُُ فِي قَرَار ٍ مَكِين ٍ |
'Ilá Qadarin Ma`lūmin  | [77.22] Билгеләнгән туачак вакытына чаклы. | إِلَى قَدَر ٍ مَعْلُوم ٍ |
Faqadarnā Fani`ma Al-Qādirūna  | [77.23] Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез. | فَقَدَرْنَا فَنِعْمَ الْقَادِرُونَ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.24] Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
'Alam Naj`ali Al-'Arđa Kifātāan  | [77.25] Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп. | أَلَمْ نَجْعَلِ الأَرْضَ كِفَاتا ً |
'Aĥyā'an Wa 'Amwātāan  | [77.26] Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз. | أَحْيَاء ً وَأَمْوَاتا ً |
Wa Ja`alnā Fīhā Rawāsiya Shāmikhātin Wa 'Asqaynākum Mā'an Furātāan  | [77.27] Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек. | وَجَعَلْنَا فِيهَا رَوَاسِيَ شَامِخَات ٍ وَأَسْقَيْنَاكُمْ مَاء ً فُرَاتا ً |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.28] Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Anţaliqū 'Ilá Mā Kuntum Bihi Tukadhdhibūna  | [77.29] Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка! | انطَلِقُوا إِلَى مَا كُنتُمْ بِه ِِ تُكَذِّبُونَ |
Anţaliqū 'Ilá Žillin Dhī Thalāthi Shu`abin  | [77.30] Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз. | انطَلِقُوا إِلَى ظِلّ ٍ ذِي ثَلاَثِ شُعَب ٍ |
Lā Žalīlin Wa Lā Yughnī Mina Al-Lahabi  | [77.31] Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр. | لاَ ظَلِيل ٍ وَلاَ يُغْنِي مِنَ اللَّهَبِ |
'Innahā Tarmī Bishararin Kālqaşri  | [77.32] Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны. | إِنَّهَا تَرْمِي بِشَرَر ٍ كَالْقَصْرِ |
Ka'annahu Jimālatun Şufrun  | [77.33] Гүя ул очкын сары дөя кебидер. | كَأَنَّه ُُ جِمَالَة ٌ صُفْر ٌ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.34] Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Hādhā Yawmu Lā Yanţiqūna  | [77.35] Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер. | هَذَا يَوْمُ لاَ يَنطِقُونَ |
Wa Lā Yu'udhanu Lahum Faya`tadhirūna  | [77.36] Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер. | وَلاَ يُؤْذَنُ لَهُمْ فَيَعْتَذِرُونَ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.37] Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Hādhā Yawmu Al-Faşli Jama`nākum Wa Al-'Awwalīna  | [77.38] Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз. | هَذَا يَوْمُ الْفَصْلِ جَمَعْنَاكُمْ وَالأَوَّلِينَ |
Fa'in Kāna Lakum Kaydun Fakīdūni  | [77.39] Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз! | فَإِنْ كَانَ لَكُمْ كَيْد ٌ فَكِيدُونِ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.40] Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
'Inna Al-Muttaqīna Fī Žilālin Wa `Uyūnin  | [77.41] Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр. | إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي ظِلاَل ٍ وَعُيُون ٍ |
Wa Fawākiha Mimmā Yashtahūna  | [77.42] Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. | وَفَوَاكِه ََ مِمَّا يَشْتَهُونَ |
Kulū Wa Ashrabū Hanī'āan Bimā Kuntum Ta`malūna  | [77.43] Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен! | كُلُوا وَاشْرَبُوا هَنِيئا ً بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ |
'Innā Kadhālika Najzī Al-Muĥsinyna  | [77.44] Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез. | إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنينَ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.45] Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Kulū Wa Tamatta`ū Qalīlāan 'Innakum Mujrimūna  | [77.46] Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз. | كُلُوا وَتَمَتَّعُوا قَلِيلا ً إِنَّكُمْ مُجْرِمُونَ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.47] Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Wa 'Idhā Qīla Lahumu Arka`ū Lā Yarka`ūna  | [77.48] Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр. | وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ارْكَعُوا لاَ يَرْكَعُونَ |
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna  | [77.49] Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. | وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ |
Fabi'ayyi Ĥadīthin Ba`dahu Yu'uminūna  | [77.50] Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? | فَبِأَيِّ حَدِيث ٍ بَعْدَه ُُ يُؤْمِنُونَ |