Al-Ĥāqqahu  | [69.1] Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне. | الْحَاقَّةُ |
Mā Al-Ĥāqqahu  | [69.2] Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт. | مَا الْحَاقَّةُ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Al-Ĥāqqahu  | [69.3] Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың. | وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْحَاقَّةُ |
Kadhdhabat Thamūdu Wa `Ādun Bil-Qāri`ahi  | [69.4] Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар. | كَذَّبَتْ ثَمُودُ وَعَاد ٌ بِالْقَارِعَةِ |
Fa'ammā Thamūdu Fa'uhlikū Biţ-Ţāghiyahi  | [69.5] Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр. | فَأَمَّا ثَمُودُ فَأُهْلِكُوا بِالطَّاغِيَةِ |
Wa 'Ammā `Ādun Fa'uhlikū Birīĥin Şarşarin `Ātiyahin  | [69.6] Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр. | وَأَمَّا عَاد ٌ فَأُهْلِكُوا بِرِيح ٍ صَرْصَرٍ عَاتِيَة ٍ |
Sakhkharahā `Alayhim Sab`a Layālin Wa Thamāniyata 'Ayyāmin Ĥusūmāan Fatará Al-Qawma Fīhā Şar`á Ka'annahum 'A`jāzu Nakhlin Khāwiyahin  | [69.7] Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар. | سَخَّرَهَا عَلَيْهِمْ سَبْعَ لَيَال ٍ وَثَمَانِيَةَ أَيَّامٍ حُسُوما ً فَتَرَى الْقَوْمَ فِيهَا صَرْعَى كَأَنَّهُمْ أَعْجَازُ نَخْلٍ خَاوِيَة ٍ |
Fahal Tará Lahum Min Bāqiyahin  | [69.8] Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган. | فَهَلْ تَرَى لَهُمْ مِنْ بَاقِيَة ٍ |
Wa Jā'a Fir`awnu Wa Man Qablahu Wa Al-Mu'utafikātu Bil-Khāţi'ahi  | [69.9] Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар. | وَجَاءَ فِرْعَوْنُ وَمَنْ قَبْلَه ُُ وَالْمُؤْتَفِكَاتُ بِالْخَاطِئَةِ |
Fa`aşaw Rasūla Rabbihim Fa'akhadhahum 'Akhdhatan Rābiyahan  | [69.10] Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән. | فَعَصَوْا رَسُولَ رَبِّهِمْ فَأَخَذَهُمْ أَخْذَة ً رَابِيَة ً |
'Innā Lammā Ţaghá Al-Mā'u Ĥamalnākum Fī Al-Jāriyahi  | [69.11] Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә. | إِنَّا لَمَّا طَغَى الْمَاءُ حَمَلْنَاكُمْ فِي الْجَارِيَةِ |
Linaj`alahā Lakum Tadhkiratan Wa Ta`iyahā 'Udhunun Wā`iyahun  | [69.12] Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык. | لِنَجْعَلَهَا لَكُمْ تَذْكِرَة ً وَتَعِيَهَا أُذُن ٌ وَاعِيَة ٌ |
Fa'idhā Nufikha Fī Aş-Şūri Nafkhatun Wāĥidahun  | [69.13] Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә | فَإِذَا نُفِخَ فِي الصُّورِ نَفْخَة ٌ وَاحِدَة ٌ |
Wa Ĥumilati Al-'Arđu Wa Al-Jibālu Fadukkatā Dakkatan Wāĥidahan  | [69.14] җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр - | وَحُمِلَتِ الأَرْضُ وَالْجِبَالُ فَدُكَّتَا دَكَّة ً وَاحِدَة ً |
Fayawma'idhin Waqa`ati Al-Wāqi`ahu  | [69.15] шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр. | فَيَوْمَئِذ ٍ وَقَعَتِ الْوَاقِعَةُ |
Wa Anshaqqati As-Samā'u Fahiya Yawma'idhin Wa Ahiyahun  | [69.16] Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр. | وَانشَقَّتِ السَّمَاءُ فَهِيَ يَوْمَئِذ ٍ وَاهِيَة ٌ |
Wa Al-Malaku `Alá 'Arjā'ihā Wa Yaĥmilu `Arsha Rabbika Fawqahum Yawma'idhin Thamāniyahun  | [69.17] Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер. | وَالْمَلَكُ عَلَى أَرْجَائِهَا وَيَحْمِلُ عَرْشَ رَبِّكَ فَوْقَهُمْ يَوْمَئِذ ٍ ثَمَانِيَة ٌ |
Yawma'idhin Tu`rađūna Lā Takhfá Minkum Khāfiyahun  | [69.18] Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер. | يَوْمَئِذ ٍ تُعْرَضُونَ لاَ تَخْفَى مِنْكُمْ خَافِيَة ٌ |
Fa'ammā Man 'Ūtiya Kitābahu Biyamīnihi Fayaqūlu Hā'uum Aqra'ū Kitābī  | [69.19] Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз, | فَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَه ُُ بِيَمِينِه ِِ فَيَقُولُ هَاؤُمْ اقْرَءُوا كِتَابِي |
'Innī Žanantu 'Annī Mulāqin Ĥisābiyah  | [69.20] мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр. | إِنِّي ظَنَنتُ أَنِّي مُلاَقٍ حِسَابِيَه |
Fahuwa Fī `Īshatin Rāđiyahin  | [69.21] Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә. | فَهُوَ فِي عِيشَة ٍ رَاضِيَة ٍ |
Fī Jannatin `Āliyahin  | [69.22] Бөек дәрәҗәле җәннәттә. | فِي جَنَّةٍ عَالِيَة ٍ |
Quţūfuhā Dāniyahun  | [69.23] Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр. | قُطُوفُهَا دَانِيَة ٌ |
Kulū Wa Ashrabū Hanī'āan Bimā 'Aslaftum Fī Al-'Ayyāmi Al-Khāliyahi  | [69.24] Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен! | كُلُوا وَاشْرَبُوا هَنِيئا ً بِمَا أَسْلَفْتُمْ فِي الأَيَّامِ الْخَالِيَةِ |
Wa 'Ammā Man 'Ūtiya Kitābahu Bishimālihi Fayaqūlu Yā Laytanī Lam 'Ūta Kitābīh  | [69.25] Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы! | وَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَه ُُ بِشِمَالِه ِِ فَيَقُولُ يَا لَيْتَنِي لَمْ أُوتَ كِتَابِيهْ |
Wa Lam 'Adri Mā Ĥisābīh  | [69.26] Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы! | وَلَمْ أَدْرِ مَا حِسَابِيهْ |
Yā Laytahā Kānati Al-Qāđiyaha  | [69.27] Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы! | يَا لَيْتَهَا كَانَتِ الْقَاضِيَةَ |
Mā 'Aghná `Annī Mālīh  | [69.28] Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде. | مَا أَغْنَى عَنِّي مَالِيهْ |
Halaka `Annī Sulţānīh  | [69.29] Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды! | هَلَكَ عَنِّي سُلْطَانِيهْ |
Khudhūhu Faghullūhu  | [69.30] Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны! | خُذُوه ُُ فَغُلُّوهُ |
Thumma Al-Jaĥīma Şallūhu  | [69.31] Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны! | ثُمَّ الْجَحِيمَ صَلُّوهُ |
Thumma Fī Silsilatin Dhar`uhā Sab`ūna Dhirā`āan Fāslukūhu  | [69.32] Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз! | ثُمَّ فِي سِلْسِلَة ٍ ذَرْعُهَا سَبْعُونَ ذِرَاعا ً فَاسْلُكُوهُ |
'Innahu Kāna Lā Yu'uminu Bil-Lahi Al-`Ažīmi  | [69.33] Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде. | إِنَّه ُُ كَانَ لاَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ الْعَظِيمِ |
Wa Lā Yaĥuđđu `Alá Ţa`āmi Al-Miskīni  | [69.34] Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде. | وَلاَ يَحُضُّ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينِ |
Falaysa Lahu Al-Yawma Hāhunā Ĥamīmun  | [69.35] Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк. | فَلَيْسَ لَهُ الْيَوْمَ هَاهُنَا حَمِيم ٌ |
Wa Lā Ţa`āmun 'Illā Min Ghislīnin  | [69.36] Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар. | وَلاَ طَعَام ٌ إِلاَّ مِنْ غِسْلِين ٍ |
Lā Ya'kuluhu 'Illā Al-Khāţi'ūna  | [69.37] Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар. | لاَ يَأْكُلُهُ~ُ إِلاَّ الْخَاطِئُونَ |
Falā 'Uqsimu Bimā Tubşirūna  | [69.38] Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк. | فَلاَ أُقْسِمُ بِمَا تُبْصِرُونَ |
Wa Mā Lā Tubşirūna  | [69.39] Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк. | وَمَا لاَ تُبْصِرُونَ |
'Innahu Laqawlu Rasūlin Karīmin  | [69.40] Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер. | إِنَّه ُُ لَقَوْلُ رَسُول ٍ كَرِيم ٍ |
Wa Mā Huwa Biqawli Shā`irin Qalīlāan Mā Tu'uminūna  | [69.41] Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз. | وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَاعِر ٍ قَلِيلا ً مَا تُؤْمِنُونَ |
Wa Lā Biqawli Kāhinin Qalīlāan Mā Tadhakkarūna  | [69.42] Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез! | وَلاَ بِقَوْلِ كَاهِن ٍ قَلِيلا ً مَا تَذَكَّرُونَ |
Tanzīlun Min Rabbi Al-`Ālamīna  | [69.43] Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер. | تَنزِيل ٌ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ |
Wa Law Taqawwala `Alaynā Ba`đa Al-'Aqāwīli  | [69.44] Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде. | وَلَوْ تَقَوَّلَ عَلَيْنَا بَعْضَ الأَقَاوِيلِ |
La'akhadhnā Minhu Bil-Yamīni  | [69.45] Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек. | لَأَخَذْنَا مِنْهُ بِالْيَمِينِ |
Thumma Laqaţa`nā Minhu Al-Watīna  | [69.46] Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек. | ثُمَّ لَقَطَعْنَا مِنْهُ الْوَتِينَ |
Famā Minkum Min 'Aĥadin `Anhu Ĥājizīna  | [69.47] Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде. | فَمَا مِنْكُمْ مِنْ أَحَدٍ عَنْهُ حَاجِزِينَ |
Wa 'Innahu Latadhkiratun Lilmuttaqīna  | [69.48] Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт. | وَإِنَّه ُُ لَتَذْكِرَة ٌ لِلْمُتَّقِينَ |
Wa 'Innā Lana`lamu 'Anna Minkum Mukadhdhibīna  | [69.49] Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр. | وَإِنَّا لَنَعْلَمُ أَنَّ مِنْكُمْ مُكَذِّبِينَ |
Wa 'Innahu Laĥasratun `Alá Al-Kāfirīna  | [69.50] Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер. | وَإِنَّه ُُ لَحَسْرَةٌ عَلَى الْكَافِرِينَ |
Wa 'Innahu Laĥaqqu Al-Yaqīni  | [69.51] Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр. | وَإِنَّه ُُ لَحَقُّ الْيَقِينِ |
Fasabbiĥ Biāsmi Rabbika Al-`Ažīmi  | [69.52] Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл! | فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ |