Sa'ala Sā'ilun Bi`adhābin Wāqi`in  | [70.1] Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип. | سَأَلَ سَائِل ٌ بِعَذَاب ٍ وَاقِع ٍ |
Lilkāfiryna Laysa Lahu Dāfi`un  | [70.2] Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк, | لِلْكَافِرينَ لَيْسَ لَه ُُ دَافِع ٌ |
Mina Al-Lahi Dhī Al-Ma`āriji  | [70.3] дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан. | مِنَ اللَّهِ ذِي الْمَعَارِجِ |
Ta`ruju Al-Malā'ikatu Wa Ar-Rūĥu 'Ilayhi Fī Yawmin Kāna Miqdāruhu Khamsīna 'Alfa Sanahin  | [70.4] Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә. | تَعْرُجُ الْمَلاَئِكَةُ وَالرُّوحُ إِلَيْهِ فِي يَوْم ٍ كَانَ مِقْدَارُه ُُ خَمْسِينَ أَلْفَ سَنَة ٍ |
Fāşbir Şabrāan Jamīlāan  | [70.5] Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда! | فَاصْبِرْ صَبْرا ً جَمِيلا ً |
'Innahum Yarawnahu Ba`īdāan  | [70.6] Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар. | إِنَّهُمْ يَرَوْنَه ُُ بَعِيدا ً |
Wa Narāhu Qarībāan  | [70.7] Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез. | وَنَرَاه ُُ قَرِيبا ً |
Yawma Takūnu As-Samā'u Kālmuhli  | [70.8] Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр. | يَوْمَ تَكُونُ السَّمَاءُ كَالْمُهْلِ |
Wa Takūnu Al-Jibālu Kāl`ihni  | [70.9] Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар. | وَتَكُونُ الْجِبَالُ كَالْعِهْنِ |
Wa Lā Yas'alu Ĥamīmun Ĥamīmāan  | [70.10] Ул көндә дус дустыны сорамас. | وَلاَ يَسْأَلُ حَمِيمٌ حَمِيما ً |
Yubaşşarūnahum Yawaddu Al-Mujrimu Law Yaftadī Min `Adhābi Yawmi'idhin Bibanīhi  | [70.11] Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә. | يُبَصَّرُونَهُمْ يَوَدُّ الْمُجْرِمُ لَوْ يَفْتَدِي مِنْ عَذَابِ يَوْمِئِذ ٍ بِبَنِيهِ |
Wa Şāĥibatihi Wa 'Akhīhi  | [70.12] вә хатынын һәм кардәшләрен биреп, | وَصَاحِبَتِه ِِ وَأَخِيهِ |
Wa Faşīlatihi Allatī Tu'uwyhi  | [70.13] вә аны эченә алган кабиләсене биреп, | وَفَصِيلَتِهِ الَّتِي تُؤْويهِ |
Wa Man Fī Al-'Arđi Jamī`āan Thumma Yunjīhi  | [70.14] вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр. | وَمَنْ فِي الأَرْضِ جَمِيعا ً ثُمَّ يُنجِيهِ |
Kallā 'Innahā Lažá  | [70.15] Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды. | كَلاَّ إِنَّهَا لَظَى |
Nazzā`atan Lilshshawá  | [70.16] Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр. | نَزَّاعَة ً لِلشَّوَى |
Tad`ū Man 'Adbara Wa Tawallá  | [70.17] Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене. | تَدْعُوا مَنْ أَدْبَرَ وَتَوَلَّى |
Wa Jama`a Fa'aw`á  | [70.18] Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене. | وَجَمَعَ فَأَوْعَى |
'Inna Al-'Insāna Khuliqa Halū`āan  | [70.19] Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды. | إِنَّ الإِنسَانَ خُلِقَ هَلُوعا ً |
'Idhā Massahu Ash-Sharru Jazū`āan  | [70.20] Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер. | إِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ جَزُوعا ً |
Wa 'Idhā Massahu Al-Khayru Manū`āan  | [70.21] Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми. | وَإِذَا مَسَّهُ الْخَيْرُ مَنُوعا ً |
'Illā Al-Muşallīna  | [70.22] Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр. | إِلاَّ الْمُصَلِّينَ |
Al-Ladhīna Hum `Alá Şalātihim Dā'imūna  | [70.23] Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар. | الَّذِينَ هُمْ عَلَى صَلاَتِهِمْ دَائِمُونَ |
Wa Al-Ladhīna Fī 'Amwālihim Ĥaqqun Ma`lūmun  | [70.24] Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр. | وَالَّذِينَ فِي أَمْوَالِهِمْ حَقّ ٌ مَعْلُوم ٌ |
Lilssā'ili Wa Al-Maĥrūmi  | [70.25] Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр. | لِلسَّائِلِ وَالْمَحْرُومِ |
Wa Al-Ladhīna Yuşaddiqūna Biyawmi Ad-Dīni  | [70.26] Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр. | وَالَّذِينَ يُصَدِّقُونَ بِيَوْمِ الدِّينِ |
Wa Al-Ladhīna Hum Min `Adhābi Rabbihim Mushfiqūna  | [70.27] Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр. | وَالَّذِينَ هُمْ مِنْ عَذَابِ رَبِّهِمْ مُشْفِقُونَ |
'Inna `Adhāba Rabbihim Ghayru Ma'mūnin  | [70.28] Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр. | إِنَّ عَذَابَ رَبِّهِمْ غَيْرُ مَأْمُون ٍ |
Wa Al-Ladhīna Hum Lifurūjihim Ĥāfižūna  | [70.29] Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр. | وَالَّذِينَ هُمْ لِفُرُوجِهِمْ حَافِظُونَ |
'Illā `Alá 'Azwājihim 'Aw Mā Malakat 'Aymānuhum Fa'innahum Ghayru Malūmīna  | [70.30] Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр. | إِلاَّ عَلَى أَزْوَاجِهِمْ أَوْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُهُمْ فَإِنَّهُمْ غَيْرُ مَلُومِينَ |
Famani Abtaghá Warā'a Dhālika Fa'ūlā'ika Humu Al-`Ādūna  | [70.31] Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер. | فَمَنِ ابْتَغَى وَرَاءَ ذَلِكَ فَأُوْلَائِكَ هُمُ الْعَادُونَ |
Wa Al-Ladhīna Hum Li'mānātihim Wa `Ahdihim Rā`ūna  | [70.32] Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр. | وَالَّذِينَ هُمْ لِأمَانَاتِهِمْ وَعَهْدِهِمْ رَاعُونَ |
Wa Al-Ladhīna Hum Bishahādātihim Qā'imūna  | [70.33] Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар. | وَالَّذِينَ هُمْ بِشَهَادَاتِهِمْ قَائِمُونَ |
Wa Al-Ladhīna Hum `Alá Şalātihim Yuĥāfižūna  | [70.34] Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар. | وَالَّذِينَ هُمْ عَلَى صَلاَتِهِمْ يُحَافِظُونَ |
'Ūlā'ika Fī Jannātin Mukramūna  | [70.35] Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр. | أُوْلَائِكَ فِي جَنَّات ٍ مُكْرَمُونَ |
Famāli Al-Ladhīna Kafarū Qibalaka Muhţi`īna  | [70.36] Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып, | فَمَالِ الَّذِينَ كَفَرُوا قِبَلَكَ مُهْطِعِينَ |
`Ani Al-Yamīni Wa `Ani Ash-Shimāli `Izīna  | [70.37] уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр. | عَنِ الْيَمِينِ وَعَنِ الشِّمَالِ عِزِينَ |
'Ayaţma`u Kullu Amri'in Minhum 'An Yudkhala Jannata Na`īmin  | [70.38] Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме? | أَيَطْمَعُ كُلُّ امْرِئ ٍ مِنْهُمْ أَنْ يُدْخَلَ جَنَّةَ نَعِيم ٍ |
Kallā 'Innā Khalaqnāhum Mimmā Ya`lamūna  | [70.39] Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан. | كَلاَّ إِنَّا خَلَقْنَاهُمْ مِمَّا يَعْلَمُونَ |
Falā 'Uqsimu Birabbi Al-Mashāriqi Wa Al-Maghāribi 'Innā Laqādirūna  | [70.40] Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз. | فَلاَ أُقْسِمُ بِرَبِّ الْمَشَارِقِ وَالْمَغَارِبِ إِنَّا لَقَادِرُونَ |
`Alá 'An Nubaddila Khayrāan Minhum Wa Mā Naĥnu Bimasbūqīna  | [70.41] Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас. | عَلَى أَنْ نُبَدِّلَ خَيْرا ً مِنْهُمْ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ |
Fadharhum Yakhūđū Wa Yal`abū Ĥattá Yulāqū Yawmahumu Al-Ladhī Yū`adūna  | [70.42] Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы. | فَذَرْهُمْ يَخُوضُوا وَيَلْعَبُوا حَتَّى يُلاَقُوا يَوْمَهُمُ الَّذِي يُوعَدُونَ |
Yawma Yakhrujūna Mina Al-'Ajdāthi Sirā`āan Ka'annahum 'Ilá Nuşubin Yūfiđūna  | [70.43] Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар. | يَوْمَ يَخْرُجُونَ مِنَ الأَجْدَاثِ سِرَاعا ً كَأَنَّهُمْ إِلَى نُصُب ٍ يُوفِضُونَ |
Khāshi`atan 'Abşāruhum Tarhaquhum Dhillatun Dhālika Al-Yawmu Al-Ladhī Kānū Yū`adūna  | [70.44] Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер. | خَاشِعَةً أَبْصَارُهُمْ تَرْهَقُهُمْ ذِلَّة ٌ ذَلِكَ الْيَوْمُ الَّذِي كَانُوا يُوعَدُونَ |