68) Sūrat Al-Qalam

Printed format

68) سُورَة القَلَم

n Wa Al-Qalami Wa Mā Yasţurūna [68.1] Нун. Вә Ләүхүл Мәхфузны язган каләм белән һәм фәрештәдә язган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре илә ант итәмен. نُون وَالْقَلَمِ وَمَا يَسْطُرُونَ
Mā 'Anta Bini`mati Rabbika Bimajnūnin [68.2] Ий Мухәммәд г-м, син мәҗнүн түгелсең, бәлки Раббыңнан пәйгамбәрлек нигъмәте белән хөрмәтләнгәнсең. مَا أَنْتَ بِنِعْمَةِ رَبِّكَ بِمَجْنُون ٍ
Wa 'Inna Laka La'ajrāan Ghayra Mamnūnin [68.3] Сиңа, әлбәттә, һич киселми торган әҗер вә нигъмәт бардыр. وَإِنَّ لَكَ لَأَجْراً غَيْرَ مَمْنُون ٍ
Wa 'Innaka La`alá Khuluqin `Ažīmin [68.4] Тәхкыйк син күркәм холыктасың. وَإِنَّكَ لَعَلى خُلُقٍ عَظِيم ٍ
Fasatubşiru Wa Yubşirūna [68.5] Ий Мухәммәд, тиздән күрерсең һәм хакны инкяр итүче кәферләр күрерләр: فَسَتُبْصِرُ وَيُبْصِرُونَ
Bi'ayyyikumu Al-Maftūnu [68.6] кайсыларыгыз Мәҗнүн исеме илә фетнәләргә лаек икәнен. Ягъни мөэминнәрме яки кәферләрме мәҗнүн-тиздән белерләр. بِأَيّيِكُمُ الْمَفْتُونُ
'Inna Rabbaka Huwa 'A`lamu Biman Đalla `An Sabīlihi Wa Huwa 'A`lamu Bil-Muhtadīna [68.7] Тәхкыйк синең Раббың – Ул белүчедер Аның юлыннан адашкан кешене вә Ул белүчедер туры юлга күнелгән кешене. إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَنْ ضَلَّ عَنْ سَبِيلِه ِِ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ
Falā Tuţi`i Al-Mukadhdhibīna [68.8] Хакны ялган диючеләргә итагать итмә! فَلاَ تُطِعِ الْمُكَذِّبِينَ
Wa Ddū Law Tud/hinu Fayud/hinūna [68.9] Мөшрикләр синең аларны ислам диненә һәм аларның батыл динен яманламыйча аларга йомшаклык кылуыңны телиләр, әгәр син аларга йомшаклык кылсаң алар да сиңа йомшаклык кылырлар, үзләренә ияртү өчен. وَدُّوا لَوْ تُدْهِنُ فَيُدْهِنُونَ
Wa Lā Tuţi` Kulla Ĥallāfin Mahīnin [68.10] Итагать итмә һәр күп ант итүче җиңел гакыллы ялганчыга. وَلاَ تُطِعْ كُلَّ حَلاَّف ٍ مَهِين ٍ
Hammāzin Mashshā'in Binamīmin [68.11] Кешене мәсхәрәләп ґәйбәт сөйләүче, сүз йөртүчегә. هَمَّاز ٍ مَشَّاء ٍ بِنَمِيم ٍ
Mannā`in Lilkhayri Mu`tadin 'Athīmin [68.12] Коръән күрсәткән туры юлдан һәм изге гамәлләрдән кешеләрне тыючы, чиктән үтеп йөрүче күп гөнаһлыга. مَنَّاع ٍ لِلْخَيْرِ مُعْتَدٍ أَثِيم ٍ
`Utullin Ba`da Dhālika Zanīmin [68.13] Каты сүзле яман холыклы шуның өстенә ул зинадан тугандыр. عُتُلّ ٍ بَعْدَ ذَلِكَ زَنِيم ٍ
'An Kāna Dhā Mālin Wa Banīna [68.14] Ул күп мал вә күп бала иясе булганы өчен генә аңа һич итагать итмә һәм дус булма! أَنْ كَانَ ذَا مَال ٍ وَبَنِينَ
'Idhā Tutlá `Alayhi 'Āyātunā Qāla 'Asāţīru Al-'Awwalīna [68.15] Әгәр аңа Безнең аятьләребез укылса, ул явыз әйтәдер: "Бу әүвәлгеләрдән калган әкият", – дип. إِذَا تُتْلَى عَلَيْهِ آيَاتُنَا قَالَ أَسَاطِيرُ الأَوَّلِينَ
Sanasimuhu `Alá Al-Khurţūmi [68.16] Без аның борынына тиз билге ясарбыз. "Бәдер сугышында аның борыны киселде. Ул Вәлид исемле явыз кеше иде. Андый явыз кешеләргә дус булырга Аллаһудан һич рөхсәт юк". سَنَسِمُه ُُ عَلَى الْخُرْطُومِ
'Innā Balawnāhum Kamā Balawnā 'Aşĥāba Al-Jannati 'Idh 'Aqsamū Layaşrimunnahā Muşbiĥīna [68.17] Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби" Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр
Wa Lā Yastathnūna [68.18] Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр. وَلاَ يَسْتَثْنُونَ
Faţāfa `Alayhā Ţā'ifun Min Rabbika Wa Hum Nā'imūna [68.19] Ул бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр. فَطَافَ عَلَيْهَا طَائِف ٌ مِنْ رَبِّكَ وَهُمْ نَائِمُونَ
Fa'aşbaĥat Kālşşarīmi [68.20] Ул бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде. فَأَصْبَحَتْ كَالصَّرِيمِ
Fatanādaw Muşbiĥīna [68.21] Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар. فَتَنَادَوا مُصْبِحِينَ
'Ani Aghdū `Alá Ĥarthikum 'In Kuntum Şārimīna [68.22] Бакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез. أَنِ اغْدُوا عَلَى حَرْثِكُمْ إِنْ كُنتُمْ صَارِمِينَ
nţalaqū Wa Hum Yatakhāfatūna [68.23] Алар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр. فَانطَلَقُوا وَهُمْ يَتَخَافَتُونَ
'An Lā Yadkhulannahā Al-Yawma `Alaykum Miskīnun [68.24] Бүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр. أَنْ لاَ يَدْخُلَنَّهَا الْيَوْمَ عَلَيْكُمْ مِسْكِين ٌ
Waghadaw `Alá Ĥardin Qādirīna [68.25] Мескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар. وَغَدَوْا عَلَى حَرْد ٍ قَادِرِينَ
Falammā Ra'awhā Qālū 'Innā Lađāllūna [68.26] Бакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде. فَلَمَّا رَأَوْهَا قَالُوا إِنَّا لَضَالُّونَ
Bal Naĥnu Maĥrūmūna [68.27] Үз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ
Qāla 'Awsaţuhum 'Alam 'Aqul Lakum Lawlā Tusabbiĥūna [68.28] Аларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә дисәгезче", – дип. قَالَ أَوْسَطُهُمْ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ لَوْلاَ تُسَبِّحُونَ
Qālū Subĥāna Rabbinā 'Innā Kunnā Žālimīna [68.29] Алар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык". قَالُوا سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنَّا كُنَّا ظَالِمِينَ
Fa'aqbala Ba`đuhum `Alá Ba`đin Yatalāwamūna [68.30] Һәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَى بَعْض ٍ يَتَلاَوَمُونَ
Qālū Yā Waylanā 'Innā Kunnā Ţāghīna [68.31] Әйттеләр: "Ий безнең кайгыбыз никадәр олугътыр, тәхкыйк без азган кешеләрдән булдык, Аллаһуның чигеннән чыктык. قَالُوا يَا وَيْلَنَا إِنَّا كُنَّا طَاغِينَ
`Asá Rabbunā 'An Yubdilanā Khayrāan Minhā 'Innā 'Ilá Rabbinā Rāghibūna [68.32] Без Раббыбыздан өмет итәбез бакчабызны яхшырак бакчага алыштыруын, тәхкыйк без Раббыбызга вә Аның гыйбадәтенә кызыгучыбыз", – дип. عَسَى رَبُّنَا أَنْ يُبْدِلَنَا خَيْرا ً مِنْهَا إِنَّا إِلَى رَبِّنَا رَاغِبُونَ
Kadhālika Al-`Adhābu Wa La`adhābu Al-'Ākhirati 'Akbaru Law Kānū Ya`lamūna [68.33] Әнә шулайдыр дөнья ґәзабы чиктән үткәннәр! Ахирәт ґәзабы тагын да олугърактыр, әгәр аны кешеләр белсәләр, كَذَلِكَ الْعَذَابُ وَلَعَذَابُ الآخِرَةِ أَكْبَرُ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ
'Inna Lilmuttaqīna `Inda Rabbihim Jannāti An-Na`īmi [68.34] дөреслектә Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы мөэминнәргә булыр Раббылары хозурында нәгыйм җәннәтләре. إِنَّ لِلْمُتَّقِينَ عِنْدَ رَبِّهِمْ جَنَّاتِ النَّعِيمِ
'Afanaj`alu Al-Muslimīna Kālmujrimīna [68.35] Әйә Безгә итагать итүче мөселманнарны кәферләр кеби яки ышанып та Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган динсезләр кеби кылырбызмы, аларны бер дәрәҗәгә вә бер урынга куярбызмы? Димәк тел белән генә үзләрен мөселман санап динсез йөргән кешеләр Коръәнгә тотынмасалар һәм намаз укымасалар, рузә тотмасалар – Алла
Mā Lakum Kayfa Taĥkumūna [68.36] Ий кәферләр вә ышанучы динсезләр, сезгә нәрсә булды, әллә гакылыгызга диваналык ирештеме, чын мөселманнар өчен генә хәзерләнгән җәннәтләргә Аллаһ сезне дә кертер дип уйлыйсызмы? مَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ
'Am Lakum Kitābun Fīhi Tadrusūna [68.37] Әллә сезнең күктән иңгән китабыгыз булып, аны укыйсызмы. أَمْ لَكُمْ كِتَاب ٌ فِيه ِِ تَدْرُسُونَ
'Inna Lakum Fīhi Lamā Takhayyarūna [68.38] Тәхкыйк сезгә ни теләсәгез, шул булыр, дип язылганмы ул китапта? إِنَّ لَكُمْ فِيه ِِ لَمَا تَخَيَّرُونَ
'Am Lakum 'Aymānun `Alaynā Bālighatun 'Ilá Yawmi Al-Qiyāmati 'Inna Lakum Lamā Taĥkumūna [68.39] Әллә сезгә кыямәт көненә чаклы ни генә хөкем итсәгез дә вә ни генә теләсәгез дә шул сезгә булыр дигән, Безгә биргән ышанычлы ґәһедләрегез бармы? Ягъни ничек теләсәгез – шулай азарга Аллаһудан сезгә рөхсәт бармы? أَمْ لَكُمْ أَيْمَانٌ عَلَيْنَا بَالِغَة ٌ إِلَى يَوْمِ الْقِيَامَةِ إِنَّ لَكُمْ لَمَا تَحْكُمُونَ
Salhum 'Ayyuhum Bidhālika Za`īmun [68.40] Син алардан сорагыл – кайсы бу ялган хөкемнәрен вә батыл дәгъваләрен өстенә ала, яки бу сүзләрне кайсысы дөресли ала. سَلْهُم أَيُّهُمْ بِذَلِكَ زَعِيم ٌ
'Am Lahum Shurakā'u Falya'tū Bishurakā'ihim 'In Kānū Şādiqīna [68.41] Әллә аларның Аллаһуга каршы сөйли торган Аллаһудан башка Аллалары бармы? Әгәр булса – китерсеннәр, дөрес сөйләүчеләрдән булсалар. أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ فَلْيَأْتُوا بِشُرَكَائِهِمْ إِنْ كَانُوا صَادِقِينَ
Yawma Yukshafu `An Sāqin Wa Yud`awna 'Ilá As-Sujūdi Falā Yastaţī`ūna [68.42] Бер көн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак батылдан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар, ләкин кәферләрнең вә монафикъларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс. يَوْمَ يُكْشَفُ عَنْ سَاق ٍ وَيُدْعَوْنَ إِلَى السُّجُودِ فَلاَ يَسْتَطِيعُونَ
Khāshi`atan 'Abşāruhum Tarhaquhum Dhillatun Wa Qad Kānū Yud`awna 'Ilá As-Sujūdi Wa Hum Sālimūna [68.43] Куркудан күзләре түбән салынган булыр вә аларны хурлык каплар. Тәхкыйк алар дөньяда сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иделәр, ләкин укымадылар, үзләре сәламәт тә иделәр, намаз укымаска һич гозерләре юк иде. خَاشِعَةً أَبْصَارُهُمْ تَرْهَقُهُمْ ذِلَّة ٌ وَقَدْ كَانُوا يُدْعَوْنَ إِلَى السُّجُودِ وَهُمْ سَالِمُونَ
Fadharnī Wa Man Yukadhdhibu Bihadhā Al-Ĥadīthi Sanastadrijuhum Min Ĥaythu Lā Ya`lamūna [68.44] Ий Мухәммәд г-м, Коръәнне ялганга тотучыларны минем белән калдыр, ягъни Коръән сүзләрен катлап-катлап ишетеп тә аны инкяр итүче динсезләрне Миңа тапшыр да алардан кисел, тиздән аларны ґәзабка тартырбыз алар белмәгән юл белән. فَذَرْنِي وَمَنْ يُكَذِّبُ بِهَذَا الْحَدِيثِ سَنَسْتَدْرِجُهُمْ مِنْ حَيْثُ لاَ يَعْلَمُونَ
Wa 'Umlī Lahum 'Inna Kaydī Matīnun [68.45] Аларга вакыт бирермен, ґәзаб кылырга ашыкмамын, тәхкыйк Минем хәйләм төпледер, ґәзабымнан һич котыла алмаслар. وَأُمْلِي لَهُمْ إِنَّ كَيْدِي مَتِين ٌ
'Am Tas'aluhum 'Ajrāan Fahum Min Maghramin Muthqalūna [68.46] Ислам динен өйрәткән өчен син әллә алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы, алар шул хакны түләргә авырсынып Ислам динен кабул итмиләрме? أَمْ تَسْأَلُهُمْ أَجْرا ً فَهُمْ مِنْ مَغْرَم ٍ مُثْقَلُونَ
'Am `Indahumu Al-Ghaybu Fahum Yaktubūna [68.47] Әллә алар хозурында яшерен эшне белү белеме бармы, ягъни Ләүхүл Мәхфуз алар хозурында булып шуннан күчереп язалармы, шуның өчен аларның синең пәйгамбәрлегеңә ихтыяҗлары юкмы? أَمْ عِنْدَهُمُ الْغَيْبُ فَهُمْ يَكْتُبُونَ
Fāşbir Liĥukmi Rabbika Wa Lā Takun Kaşāĥibi Al-Ĥūti 'Idhdá Wa Huwa Makžūmun [68.48] Чыда Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Йунүс кеби булма Ул Йунүс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөнәҗәть итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә. فَاصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ وَلاَ تَكُنْ كَصَاحِبِ الْحُوتِ إِذْ نَادَى وَهُوَ مَكْظُوم ٌ
Lawlā 'An Tadārakahu Ni`matun Min Rabbihi Lanubidha Bil-`Arā'i Wa Huwa Madhmūmun [68.49] Әгәр ул Йунүскә балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сәхрәгә хур ителеп ташланыр иде. لَوْلاَ أَنْ تَدَارَكَه ُُ نِعْمَة ٌ مِنْ رَبِّه ِِ لَنُبِذَ بِالْعَرَاءِ وَهُوَ مَذْمُوم ٌ
jtabāhu Rabbuhu Faja`alahu Mina Aş-Şāliĥīna [68.50] Ул Йунүсне Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхий иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды. فَاجْتَبَاه ُُ رَبُّه ُُ فَجَعَلَه ُُ مِنَ الصَّالِحِينَ
Wa 'In Yakādu Al-Ladhīna Kafarū Layuzliqūnaka Bi'abşārihim Lammā Sami`ū Adh-Dhikra Wa Yaqūlūna 'Innahu Lamajnūnun [68.51] Кәферләр Мухәммәд г-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр, ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде وَإِنْ يَكَادُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا ال Wa Mā Huwa 'Illā Dhikrun Lil`ālamīna [68.52] Ул – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр. وَمَا هُوَ إِلاَّ ذِكْر ٌ لِلْعَالَمِينَ
Next Sūrah