وَكَمْ مِنْ مَلَك ٍ فِي السَّمَاوَاتِ لاَ تُغْنِي شَفَاعَتُهُمْ شَيْئا ً إِلاَّ مِنْ بَعْدِ أَنْ يَأْذَنَ اللَّهُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَرْضَى
'Inna Al-Ladhīna Lā Yu'uminūna Bil-'Ākhirati Layusammūna Al-Malā'ikata Tasmiyata Al-'Unthá  | [53.27] Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр. | إِنَّ الَّذِينَ لاَ يُؤْمِنُونَ بِالآخِرَةِ لَيُسَمُّونَ الْمَلاَئِكَةَ تَسْمِيَةَ الأُنْثَى |
Wa Mā Lahum Bihi Min `Ilmin 'In Yattabi`ūna 'Illā Až-Žanna Wa 'Inna Až-Žanna Lā Yughnī Mina Al-Ĥaqqi Shay'āan  | [53.28] Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер. | وَمَا لَهُمْ بِه ِِ مِنْ عِلْم ٍ إِنْ يَتَّبِعُونَ إِلاَّ الظَّنَّ وَإِنَّ الظَّنَّ لاَ يُغْنِي مِنَ الْحَقِّ شَيْئا ً |
Fa'a`riđ `An Man Tawallá `An Dhikrinā Wa Lam Yurid 'Illā Al-Ĥayāata Ad-Dunyā  | [53.29] Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр. | فَأَعْرِضْ عَنْ مَنْ تَوَلَّى عَنْ ذِكْرِنَا وَلَمْ يُرِدْ إِلاَّ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا |
Dhālika Mablaghuhum Mina Al-`Ilmi 'Inna Rabbaka Huwa 'A`lamu Biman Đalla `An Sabīlihi Wa Huwa 'A`lamu Bimani Ahtadá  | [53.30] Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер. | ذَلِكَ مَبْلَغُهُمْ مِنَ الْعِلْمِ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَنْ ضَلَّ عَنْ سَبِيلِه ِِ وَهُوَ أَعْلَمُ بِمَنِ اهْتَدَى |
Wa Lillahi Mā Fī As-Samāwāti Wa Mā Fī Al-'Arđi Liyajziya Al-Ladhīna 'Asā'ū Bimā `Amilū Wa Yajziya Al-Ladhīna 'Aĥsanū Bil-Ĥusná  | [53.31] Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен. | وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ لِيَجْزِيَ ا | Al-Ladhīna Yajtanibūna Kabā'ira Al-'Ithmi Wa Al-Fawāĥisha 'Illā Al-Lamama 'Inna Rabbaka Wāsi`u Al-Maghfirati Huwa 'A`lamu Bikum 'Idh 'Ansha'akum Mina Al-'Arđi Wa 'Idh 'Antum 'Ajinnatun Fī Buţūni 'Ummahātikum Falā Tuzakkū 'Anfusakum Huwa 'A`lamu Bimani Attaqá  | [53.32] Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан са
|
'Afara'ayta Al-Ladhī Tawallá  | [53.33] Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме? | أَفَرَأَيْتَ الَّذِي تَوَلَّى |
Wa 'A`ţá Qalīlāan Wa 'Akdá  | [53.34] Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты. | وَأَعْطَى قَلِيلا ً وَأَكْدَى |
'A`indahu `Ilmu Al-Ghaybi Fahuwa Yará  | [53.35] Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме? | أَعِنْدَه ُُ عِلْمُ الْغَيْبِ فَهُوَ يَرَى |
'Am Lam Yunabba' Bimā Fī Şuĥufi Mūsá  | [53.36] Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән? | أَمْ لَمْ يُنَبَّأْ بِمَا فِي صُحُفِ مُوسَى |
Wa 'Ibrāhīma Al-Ladhī Wa Ffá  | [53.37] Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде. | وَإِبْرَاهِيمَ الَّذِي وَفَّى |
'Allā Taziru Wāziratun Wizra 'Ukhrá  | [53.38] Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. | أَلاَّ تَزِرُ وَازِرَة ٌ وِزْرَ أُخْرَى |
Wa 'An Laysa Lil'insāni 'Illā Mā Sa`á  | [53.39] Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер. | وَأَنْ لَيْسَ لِلإِنسَانِ إِلاَّ مَا سَعَى |
Wa 'Anna Sa`yahu Sawfa Yurá  | [53.40] Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер. | وَأَنَّ سَعْيَه ُُ سَوْفَ يُرَى |
Thumma Yujzāhu Al-Jazā'a Al-'Awfá  | [53.41] Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер. | ثُمَّ يُجْزَاهُ الْجَزَاءَ الأَوْفَى |
Wa 'Anna 'Ilá Rabbika Al-Muntahá  | [53.42] Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын. | وَأَنَّ إِلَى رَبِّكَ الْمُنْتَهَى |
Wa 'Annahu Huwa 'Ađĥaka Wa 'Abká  | [53.43] Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты. | وَأَنَّه ُُ هُوَ أَضْحَكَ وَأَبْكَى |
Wa 'Annahu Huwa 'Amāta Wa 'Aĥyā  | [53.44] Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде. | وَأَنَّه ُُ هُوَ أَمَاتَ وَأَحْيَا |
Wa 'Annahu Khalaqa Az-Zawjayni Adh-Dhakara Wa Al-'Unthá  | [53.45] Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды. | وَأَنَّه ُُ خَلَقَ الزَّوْجَيْنِ الذَّكَرَ وَالأُنْثَى |
Min Nuţfatin 'Idhā Tumná  | [53.46] Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан. | مِنْ نُطْفَة ٍ إِذَا تُمْنَى |
Wa 'Anna `Alayhi An-Nash'ata Al-'Ukhrá  | [53.47] Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр. | وَأَنَّ عَلَيْهِ النَّشْأَةَ الأُخْرَى |
Wa 'Annahu Huwa 'Aghná Wa 'Aqná  | [53.48] Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде. | وَأَنَّه ُُ هُوَ أَغْنَى وَأَقْنَى |
Wa 'Annahu Huwa Rabbu Ash-Shi`rá  | [53.49] Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр. | وَأَنَّه ُُ هُوَ رَبُّ الشِّعْرَى |
Wa 'Annahu 'Ahlaka `Ādāan Al-'Ūlá  | [53.50] Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды. | وَأَنَّهُ~ُ أَهْلَكَ عَادا ً الأُولَى |
Wa Thamūda Famā 'Abqá  | [53.51] Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады. | وَثَمُودَ فَمَا أَبْقَى |
Wa Qawma Nūĥin Min Qablu 'Innahum Kānū Hum 'Ažlama Wa 'Aţghá  | [53.52] Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр. | وَقَوْمَ نُوح ٍ مِنْ قَبْلُ إِنَّهُمْ كَانُوا هُمْ أَظْلَمَ وَأَطْغَى |
Wa Al-Mu'utafikata 'Ahwá  | [53.53] Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты. | وَالْمُؤْتَفِكَةَ أَهْوَى |
Faghashshāhā Mā Ghashshá  | [53.54] Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады. | فَغَشَّاهَا مَا غَشَّى |
Fabi'ayyi 'Ālā'i Rabbika Tatamārá  | [53.55] Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең? | فَبِأَيِّ آلاَءِ رَبِّكَ تَتَمَارَى |
Hādhā Nadhīrun Mina An-Nudhuri Al-'Ūlá  | [53.56] Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән. | هَذَا نَذِير ٌ مِنَ النُّذُرِ الأُولَى |
'Azifati Al-'Āzifahu  | [53.57] Кыямәт якын булды. | أَزِفَتِ الآزِفَةُ |
Laysa Lahā Min Dūni Al-Lahi Kāshifahun  | [53.58] Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр. | لَيْسَ لَهَا مِنْ دُونِ اللَّهِ كَاشِفَة ٌ |
'Afamin Hādhā Al-Ĥadīthi Ta`jabūna  | [53.59] Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме? | أَفَمِنْ هَذَا الْحَدِيثِ تَعْجَبُونَ |
Wa Tađĥakūna Wa Lā Tabkūna  | [53.60] Вә көләсез, никтер еламыйсыз? | وَتَضْحَكُونَ وَلاَ تَبْكُونَ |
Wa 'Antum Sāmidūna  | [53.61] Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз. | وَأَنْتُمْ سَامِدُونَ |
Fāsjudū Lillahi Wa A`budū  | [53.62] Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз! | فَاسْجُدُوا لِلَّهِ وَاعْبُدُوا |