54) Sūrat Al-Qamar

Printed format

54) سُورَة القَمَر

Aqtarabati As-Sā`atu Wa Anshaqqa Al-Qamaru [54.1] Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды. (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сораган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр.) اقْتَرَبَتِ السَّاعَةُ وَا Wa 'In Yaraw 'Āyatan Yu`riđū Wa Yaqūlū Siĥrun Mustamirrun [54.2] Әгәр ул кәферләр бер могҗизаны күрсәләр, аннан йөз чөерәләр, инкяр итәләр һәм бу куәтле вә даими булган сихер диләр. وَإِنْ يَرَوْا آيَة ً يُعْرِضُوا وَيَقُولُوا سِحْر ٌ مُسْتَمِرّ ٌ
Wa Kadhdhabū Wa Attaba`ū 'Ahwā'ahum Wa Kullu 'Amrin Mustaqirrun [54.3] Вә Коръәнне һәм расүлне ялганга тоттылар вә үзләренең күңелләре теләгән нәрсәгә иярделәр, шуның өчен адаштылар. Бит һәр эш үз урынына урнашучыдыр, ягъни Коръән белән гамәл кылмыйча адашкан кешенең урыны җәһәннәмдер, Коръән белән гамәл кылып һидәятне тапкан мөэминнәрнең урыны җәннәтдер. وَكَذَّبُوا وَ Wa Laqad Jā'ahum Mina Al-'Anbā'i Mā Fīhi Muzdajarun [54.4] Тәхкыйк аларга килде пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның хәлләреннән хәбәрләр, анда булган гыйбрәтләрне аңлап Аллаһуга карышудан тыелырга булганнар. وَلَقَدْ جَاءَهُمْ مِنَ الأَنْبَاءِ مَا فِيه ِِ مُزْدَجَر ٌ
Ĥikmatun Bālighatun Famā Tughni An-Nudhuru [54.5] Бу Коръән камил вә ниһаять дәрәҗәгә ирешкүче хикмәттер, хикмәт иясе булган Коръәнне ялганга тотучыларга, пәйгамбәрләрнең куркытуы ничек тәэсир итсен. حِكْمَة ٌ بَالِغَة ٌ فَمَا تُغْنِ النُّذُرُ
Fatawalla `Anhum Yawma Yad`u Ad-Dā`i 'Ilá Shay'in Nukurin [54.6] Куркыту әсәр итми торган гафилләрдән кисет, Исрафил фәрештәнең чакырган көнендә, бер бик куркынычлы мәхшәр көненә чакырганда. فَتَوَلَّ عَنْهُمْ يَوْمَ يَدْعُ الدَّاعِ إِلَى شَيْء ٍ نُكُر ٍ
Khushsha`āan 'Abşāruhum Yakhrujūna Mina Al-'Ajthi Ka'annahum Jarādun Muntashirun [54.7] Алар күзләре акайган хәлдә каберләреннән чыгарлар гүя таралган вә аптыраган чикерткә кебиләрдер. خُشَّعاً أَبْصَارُهُمْ يَخْرُجُونَ مِنَ الأَجْدَاثِ كَأَنَّهُمْ جَرَاد ٌ مُنتَشِر ٌ
Muhţi`īna 'Ilá Ad-Dā`i Yaqūlu Al-Kāfirūna Hādhā Yawmun `Asirun [54.8] Алар чакыручыга йөгерерләр, кәферләр әйтерләр: "Бу куркынычлы авыр көндер", – дип. مُهْطِعِينَ إِلَى الدَّاعِ يَقُولُ الْكَافِرُونَ هَذَا يَوْمٌ عَسِر ٌ
Kadhdhabat Qablahum Qawmu Nūĥin Fakadhdhabū `Abdanā Wa Qālū Majnūnun Wa Azdujira [54.9] Мухәммәд г-мнән элек Нух кавеме Безнең колыбыз – Нух пәйгамбәрне ялганга тоттылар вә: "Нух мәҗнүн, дивана", – диделәр, кәферләр Нухны артык җәберләүләре сәбәпле, ул аларны дингә өндәүдән тыелды, туктады. كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوح ٍ فَكَذَّبُوا عَبْدَنَا وَقَالُوا مَجْنُون ٌ وَازْدُجِرَ
Fada`ā Rabbahu 'Annī Maghlūbunntaşir [54.10] Нух Раббысына дога кылды: "Тәхкыйк мин җиңелдем, ий Раббым миңа ярдәм бир, алардан үч ал", – дип. فَدَعَا رَبَّهُ~ُ أَنِّي مَغْلُوب ٌ فَانْتَصِرْ
Fafataĥnā 'Abwāba As-Samā'i Bimā'in Munhamirin [54.11] Нух кавеменә каты яңгыр белән күк ишекләрен ачтык. فَفَتَحْنَا أَبْوَابَ السَّمَاءِ بِمَاء ٍ مُنْهَمِر ٍ
Wa Fajjarnā Al-'Arđa `Uyūnāan Fāltaqá Al-Mā'u `Alá 'Amrin Qad Qudira [54.12] Вә җир өстенә куәтле күп елгаларны агыздык, һәм күк суы белән җир суы бергә кушылды Аллаһ тарафыннан тәкъдир ителгәнчә. وَفَجَّرْنَا الأَرْضَ عُيُونا ً فَالْتَقَى الْمَاءُ عَلَى أَمْر ٍ قَدْ قُدِرَ
Wa Ĥamalnāhu `Alá Dhāti 'Alwāĥin Wa Dusurin [54.13] Вә Нухны күтәрдек такталардан ясалып кадаклар белән ныгытылган көймәгә. وَحَمَلْنَاه ُُ عَلَى ذَاتِ أَلْوَاح ٍ وَدُسُر ٍ
Tajrī Bi'a`yuninā Jazā'an Liman Kāna Kufira [54.14] Ул көймә йәрер Безнең ярдәмебез белән, күз алдыбызда кавеме аңа көферлек кылган Нухка изге җәза булсын өчен шулай кылдык. تَجْرِي بِأَعْيُنِنَا جَزَاء ً لِمَنْ كَانَ كُفِرَ
Wa Laqad Taraknāhā 'Āyatan Fahal Min Muddakirin [54.15] Тәхкыйк калдырдык ул көймә вакыйгасын галәмәт этеп, әйә ул галәмәтләрдән гыйбрәтләнеп Аллаһуга кайтучы бармы? وَلَقَدْ تَرَكْنَاهَا آيَة ً فَهَلْ مِنْ مُدَّكِر ٍ
Fakayfa Kāna `Adhābī Wa Nudhuri [54.16] Күрдеңме куркытуым вә ґәзабым аларга ничек булды! فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِي وَنُذُرِ
Wa Laqad Yassarnā Al-Qur'āna Lildhdhikri Fahal Min Muddakirin [54.17] Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы вә Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِر ٍ
Kadhdhabat `Ādun Fakayfa Kāna `Adhābī Wa Nudhuri [54.18] Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, куркытуым һәм ґәзабым аларга ничек булды! كَذَّبَتْ عَاد ٌ فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِي وَنُذُرِ
'Innā 'Arsalnā `Alayhim Rīĥāan Şarşarāan Fī Yawmi Naĥsin Mustamirrin [54.19] Тәхкыйк җибәрдек аларга каты исүче җилне барчасына да каты шомлык ирешкән көндә. إِنَّا أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِيحا ً صَرْصَرا ً فِي يَوْمِ نَحْس ٍ مُسْتَمِرّ ٍ
Tanzi`u An-Nāsa Ka'annahum 'A`jāzu Nakhlin Munqa`irin [54.20] Ул җил кешеләрне йолкып алып очырадыр, гүя тамырыннан йолкынып ташланган хөрмә агачы кеби булдылар. تَنزِعُ النَّاسَ كَأَنَّهُمْ أَعْجَازُ نَخْل ٍ مُنْقَعِر ٍ
Fakayfa Kāna `Adhābī Wa Nudhuri [54.21] Минем куркытуым һәм ґәзабым ничек булды аларга! فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِي وَنُذُرِ
Wa Laqad Yassarnā Al-Qur'āna Lildhdhikri Fahal Min Muddakirin [54.22] Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِر ٍ
Kadhdhabat Thamūdu Bin-Nudhuri [54.23] Сәмуд кавеме куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты. كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِالنُّذُرِ
Faqālū 'Abasharāan Minnā Wāĥidāan Nattabi`uhu 'Innā 'Idhāan Lafī Đalālin Wa Su`urin [54.24] Һәм әйттеләр: "Әйә, үз арабыздан булган кешегә иярәбезме? Әгәр ул кешегә иярсәк ул вакытта без адашкан һәм гакылсыз булырбыз. فَقَالُوا أَبَشَرا ً مِنَّا وَاحِدا ً نَتَّبِعُهُ~ُ إِنَّا إِذا ً لَفِي ضَلاَل ٍ وَسُعُر ٍ
'A'uulqiya Adh-Dhikru `Alayhi Min Bayninā Bal Huwa Kadhdhābun 'Ashirun [54.25] Әллә аңа вәхий килгәнме безнең арабызда була торып? Бәлки ул мин пәйгамбәр дигән кеше ялганчы һәм тәкәббер кешедер", – дип. أَؤُلْقِيَ الذِّكْرُ عَلَيْهِ مِنْ بَيْنِنَا بَلْ هُوَ كَذَّابٌ أَشِر ٌ
Saya`lamūna Ghadāan Mani Al-Kadhdhābu Al-'Ashiru [54.26] Тиздән кыямәттә белерләр, кемнең ялганчы вә тәкәббер икәнен! سَيَعْلَمُونَ غَدا ً مَنِ الْكَذَّابُ الأَشِرُ
'Innā Mursilū An-Nāqati Fitnatan Lahum Fārtaqibhum Wa Aşţabir [54.27] Тәхкыйк Без ул Сәмуд кавеменә дөяне таштан чыгаручыбыз аларны сынамак өчен, көт син, ий Салих, эшләренең ахыры ничек булыр һәм сиңа золым итүләренә чыда! إِنَّا مُرْسِلُو النَّاقَةِ فِتْنَة ً لَهُمْ فَارْتَقِبْهُمْ وَاصْطَبِرْ
Wa Nabbi'hum 'Anna Al-Mā'a Qismatun Baynahum Kullu Shirbin Muĥtađarun [54.28] Вә аларга хәбәр бир, тәхкыйк алар арасында су бүленгәндер, ягъни бер көн алар файдалансыннар вә бер көн дөягә бирелсен, вә коедагы су ияләре тарафыннан көтелер: дөягә тиешле көндә су янында дөя хәзер булыр, Сәмуд кавеменә тиешле көндә суга алар хәзер булырлар. وَنَبِّئْهُمْ أَنَّ الْمَاءَ قِسْمَة ٌ بَيْنَهُمْ كُلُّ شِرْب ٍ
Fanādaw Şāĥibahum Fata`āţá Fa`aqara [54.29] Бу кавем дөягә коедан су эчерергә разый булмыйча, дөяне үтерү өчен үзләренең бер юлдашларын чакырдылар, һәм ул залим кылычы белән дөяне кадап үтерде. فَنَادَوْا صَاحِبَهُمْ فَتَعَاطَى فَعَقَرَ
Fakayfa Kāna `Adhābī Wa Nudhuri [54.30] Менә күр, Минем аларны куркытуым һәм ґәзаб белән тотуым ничек булды? فَكَيْفَ كَانَ عَذَابِي وَنُذُرِ
'Innā 'Arsalnā `Alayhim Şayĥatan Wāĥidatan Fakānū Kahashīmi Al-Muĥtažiri [54.31] Тәхкыйк Без аларга бер тавыш җибәрдек, алар хайваннарны саклау өчен ясалган җирдә тапталып тетелгән, корыган үлән кеби булдылар, ягъни үләне корыган тигез җирне киртә белән әйләндереп, шул киртә эченә бер көтү хайван кергәндә корыган үлән бердән тапталып тетелсә, алар да шулай каты тавыш белән бердән тетелделәр
Wa Laqad Yassarnā Al-Qur'āna Lildhdhikri Fahal Min Muddakirin [54.32] Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга мәгънәсен ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِر ٍ
Kadhdhabat Qawmu Lūţin Bin-Nudhuri [54.33] Лут кавеме җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты. كَذَّبَتْ قَوْمُ لُوط ٍ بِالنُّذُرِ
'Innā 'Arsalnā `Alayhim Ĥāşibāan 'Illā 'Āla Lūţin Najjaynāhum Bisaĥarin [54.34] Тәхкыйк Без аларга ташлар ата торган каты җил җибәрдек, мәгәр Лут пәйгамбәрнең өй җәмәгатен сәхәр вакытында коткардык إِنَّا أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ حَاصِبا ً إِلاَّ آلَ لُوط ٍ نَجَّيْنَاهُمْ بِسَحَر ٍ
Ni`matan Min `Indinā Kadhālika Najzī Man Shakara [54.35] аларга Үзебездән нигъмәт итеп, ягъни аларны коткаруыбыз зур нигъмәтдер. Әнә шулай хәерле җәзалар бирәбез шөкер итеп ислам динен дөрес тоткан кешеләргә. نِعْمَة ً مِنْ عِنْدِنَا كَذَلِكَ نَجْزِي مَنْ شَكَرَ
Wa Laqad 'Andharahum Baţshatanā Fatamāraw Bin-Nudhuri [54.36] Тәхкыйк Лут аларны Безнең ґәзабыбыз белән куркытты, алар каршы килделәр вә Лут белән әрепләштеләр. وَلَقَدْ أَنذَرَهُمْ بَطْشَتَنَا فَتَمَارَوْا بِالنُّذُرِ
Wa Laqad Rāwadūhu `An Đayfihi Faţamasnā 'A`yunahum Fadhūqū `Adhābī Wa Nudhuri [54.37] Тәхкыйк алар Луттан: "Кунакларыңны безгә бир", – дип сорадылар, ягъни Лут кавемен һәлак итәр өчен егетләр сурәтендә килгән Лут кунакларының фәрештәләр икәнлекләрен белмичә, бозык ният белән үзләренә сорадылар, Без аларны сукыр кылдык, Безнең куркытуыбызны һәм ґәзабыбызны татыгыз! وَلَقَدْ رَاوَدُوه Wa Laqad Şabbaĥahum Bukratan `Adhābun Mustaqirrun [54.38] Тәхкыйк аларга таң вакытында кыямәткә чаклы дәвам иткүче ґәзаб иреште. وَلَقَدْ صَبَّحَهُمْ بُكْرَةً عَذَاب ٌ مُسْتَقِرّ ٌ
Fadhūqū `Adhābī Wa Nudhuri [54.39] Татыгыз Минем куркытуымны һәм ґәзабымны! فَذُوقُوا عَذَابِي وَنُذُرِ
Wa Laqad Yassarnā Al-Qur'āna Lildhdhikri Fahal Min Muddakirin [54.40] Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы? وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِر ٍ
Wa Laqad Jā'a 'Āla Fir`awna An-Nudhuru [54.41] Тәхкыйк Фиргаун кавеменә дә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр килә. وَلَقَدْ جَاءَ آلَ فِرْعَوْنَ النُّذُرُ
Kadhdhabū Bi'āyātinā Kullihā Fa'akhadhnāhum 'Akhdha `Azīzin Muqtadirin [54.42] Пәйгамбәрләр китергән аятьләрне һәм могъҗизаларны һәммәсен инкяр иттеләр, һәм аларны ґәзаб белән тоттык һәр нәрсәгә көче җиткүче вә һәр нәрсәдән өстен булган Аллаһуның тотуы белән. كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا كُلِّهَا فَأَخَذْنَاهُمْ أَخْذَ عَزِيز ٍ مُقْتَدِر ٍ
'Akuffārukum Khayrun Min 'Ūla'ikum 'Am Lakum Barā'atun Az-Zuburi [54.43] Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, сезнең имансыз динсезлегегез, Аллаһ хозурында Коръәндә зекер ителгән кәферләрнең имансызлыгыннан яхшыракмы, әллә сезгә ґәзаб булмас дип Аллаһудан иңдерелгән китапларда язылганмы? أَكُفَّارُكُمْ خَيْر ٌ مِنْ أُوْلَئِكُمْ أَمْ لَكُمْ بَرَاءَة ٌ فِي الزُّبُرِ
'Am Yaqūlūna Naĥnu Jamī`un Muntaşirun [54.44] Әллә кәферләр, без бик күп, бергәләшеп бер-беребезгә ярдәмләшербез диләрме? Ягъни күплек белән Аллаһуга каршы торырга телиләрме? أَمْ يَقُولُونَ نَحْنُ جَمِيع ٌ مُنْتَصِر ٌ
Sayuhzamu Al-Jam`u Wa Yuwallūna Ad-Dubura [54.45] Бу күп булган кәфер җәмәгате җиңелер вә артларына әйләнеп качарлар. سَيُهْزَمُ الْجَمْعُ وَيُوَلُّونَ الدُّبُرَ
Bali As-Sā`atu Maw`iduhum Wa As-Sā`atu 'Ad/há Wa 'Amarru [54.46] Әле ул гына тугы бәлки аларга вәгъдә ителгән ґәзаб кыямәт көнедер, кыямәт ґәзабы бигерәк олугъ вә бигерәк ачыдыр. بَلِ السَّاعَةُ مَوْعِدُهُمْ وَالسَّاعَةُ أَدْهَى وَأَمَرُّ
'Inna Al-Mujrimīna Fī Đalālin Wa Su`urin [54.47] Азган бозык кешеләр шиксез адашмакталар вә диваналыкталар. إِنَّ الْمُجْرِمِينَ فِي ضَلاَل ٍ وَسُعُر ٍ
Yawma Yusĥabūna Fī An-Nāri `Alá Wujūhihim Dhūqū Massa Saqara [54.48] Алар кыямәт көнендә йөзтүбән утта өстерәлерләр, һәм аларга: "Сакар тәмугының ґәзабын татыгыз" – диелер. يَوْمَ يُسْحَبُونَ فِي النَّارِ عَلَى وُجُوهِهِمْ ذُوقُوا مَسَّ سَقَرَ
'Innā Kulla Shay'in Khalaqnāhu Biqadarin [54.49] Тәхкыйк Без һәр нәрсәне дөрес үлчәү белән үлчәп халык кылдык. إِنَّا كُلَّ شَيْءٍ خَلَقْنَاه ُُ بِقَدَر ٍ
Wa Mā 'Amrunā 'Illā Wāĥidatun Kalamĥin Bil-Başari [54.50] Безнең бер нәрсәне юктан бар итүебез – фәкать бул дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып ачкан арада бар булыр. وَمَا أَمْرُنَا إِلاَّ وَاحِدَة ٌ كَلَمْح ٍ بِالْبَصَرِ
Wa Laqad 'Ahlaknā 'Ashyā`akum Fahal Min Muddakirin [54.51] Ий кәферләр сезнең кеби кәферләрне күп һәлак кылдык, әйә шуларны уйлап фикерләп гыйбрәтләнүче бармы? وَلَقَدْ أَهْلَكْنَا أَشْيَاعَكُمْ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِر ٍ
Wa Kullu Shay'in Fa`alūhu Fī Az-Zuburi [54.52] Ул кәферләрнең һәр кылган эшләре гамәл дәфтәрләрендәдер. وَكُلُّ شَيْء ٍ فَعَلُوه ُُ فِي الزُّبُرِ
Wa Kullu Şaghīrin Wa Kabīrin Mustaţarun [54.53] Яхшылыктан вә явызлыктан һәр кечкенә эш һәм олугъ эш язылгандыр. وَكُلُّ صَغِير ٍ وَكَبِير ٍ مُسْتَطَر ٌ
'Inna Al-Muttaqīna Fī Jannātin Wa Naharin [54.54] Тәхкыйк Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәтләрдә татлы елгалар янындадырлар. إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّات ٍ وَنَهَر ٍ
Fī Maq`adi Şidqin `Inda Malīkin Muqtadirin [54.55] Хак булган изге мәҗлестә булырлар, һәр нәрсәгә көче җиткүче Аллаһу тәгалә хозурында. فِي مَقْعَدِ صِدْقٍ عِنْدَ مَلِيك ٍ مُقْتَدِر ٍ
Next Sūrah