36) Sūrat Yā -Sīn

Printed format

36) سُورَة يَا-سِين

Yā -Sīn [36.1] Йә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә. يَا-سِين
Wa Al-Qur'āni Al-Ĥakīmi [36.2] Хикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен. وَالْقُرْآنِ الْحَكِيمِ
'Innaka Lamina Al-Mursalīna [36.3] Тәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән. إِنَّكَ لَمِنَ الْمُرْسَلِينَ
`Alá Şirāţin Mustaqīmin [36.4] Кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең. عَلَى صِرَاط ٍ مُسْتَقِيم ٍ
Tanzīla Al-`Azīzi Ar-Raĥīmi [36.5] Ошбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр. تَنزِيلَ الْعَزِيزِ الرَّحِيمِ
Litundhira Qawmāan Mā 'Undhira 'Ābā'uuhum Fahum Ghāfilūna [36.6] Аталарына куркытучы пәйгамбәр җибәрелмәгән вә туры юлдан гафил булган кавемне Аллаһ ґәзабы илә куркытмаклыгың өчен сиңа иңдерелде. لِتُنذِرَ قَوْما ً مَا أُنذِرَ آبَاؤُهُمْ فَهُمْ غَافِلُونَ
Laqad Ĥaqqa Al-Qawlu `Alá 'Aktharihim Fahum Lā Yu'uminūna [36.7] Тәхкыйк ул кавемнең күбрәгенә ґәзаб вәгъдәсе сабит булды, алар инде иман китермәсләр. لَقَدْ حَقَّ الْقَوْلُ عَلَى أَكْثَرِهِمْ فَهُمْ لاَ يُؤْمِنُونَ
'Innā Ja`alnā Fī 'A`nāqihim 'Aghlālāan Fahiya 'Ilá Al-'Adhqāni Fahum Muqmaĥūna [36.8] Тәхкыйк ул пәйгамбәрнең Аллаһ ґәзабы белән куркытуы файда бирмәгән кавемнең муенына иякләренә чаклы ирешкән киң богаулар кылдык, алар тәкәбберләнеп башларын күтәргәннәр вә гафиллек белән күзләрен йомганнар, инде хакны күрүдән һәм белүдән мәхлукләрдер. إِنَّا جَعَلْنَا فِي أَعْنَاقِهِمْ أَغْلاَلا ً فَهِيَ إِلَى الأَذْق Wa Ja`alnā Min Bayni 'Aydīhim Saddāan Wa Min Khalfihim Saddāan Fa'aghshaynāhum Fahum Lā Yubşirūna [36.9] Янә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр. وَجَعَلْنَا مِنْ بَيْنِ أَيْدِيهِمْ سَدّا ً وَمِنْ خَلْفِهِمْ سَدّا ً فَأَغْشَيْنَاهُمْ فَهُمْ لاَ يُبْصِرُونَ
Wa Sawā'un `Alayhim 'A'andhartahum 'Am Lam Tundhirhum Lā Yu'uminūna [36.10] Инде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр. وَسَوَاءٌ عَلَيْهِمْ أَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لاَ يُؤْمِنُونَ
'Innamā Tundhiru Mani Attaba`a Adh-Dhikra Wa Khashiya Ar-Raĥmana Bil-Ghaybi Fabashshirhu Bimaghfiratin Wa 'Ajrin Karīmin [36.11] Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр! إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ اتَّبَعَ الذِّكْرَ وَخَشِيَ الرَّحْمَنَ بِالْغَيْبِ فَبَشِّرْهُ بِمَغْفِرَة ٍ وَأَجْر ٍ كَرِيم ٍ
'Innā Naĥnu Nuĥyi Al-Mawtá Wa Naktubu Mā Qaddamū Wa 'Āthārahum Wa Kulla Shay'in 'Ĥşaynāhu Fī 'Imāmin Mubīnin [36.12] Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васы
Wa Ađrib Lahum Mathalāan 'Aşĥāba Al-Qaryati 'Idh Jā'ahā Al-Mursalūna [36.13] Безнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә! وَاضْرِبْ لَهُمْ مَثَلاً أَصْحَابَ الْقَرْيَةِ إِذْ جَاءَهَا الْمُرْسَلُونَ
'Idh 'Arsalnā 'Ilayhimu Athnayni Fakadhdhabūhumā Fa`azzaznā Bithālithin Faqālū 'Innā 'Ilaykum Mursalūna [36.14] Без аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: "Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез". إِذْ أَرْسَلْنَا إِلَيْهِمُ اثْنَيْنِ فَكَذَّبُوهُمَا فَعَزَّزْنَا بِثَالِث ٍ فَقَالُ Qālū Mā 'Antum 'Illā Basharun Mithlunā Wa Mā 'Anzala Ar-Raĥmānu Min Shay'in 'In 'Antum 'Illā Takdhibūna [36.15] Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез". قَالُوا مَا أَنْتُمْ إِلاَّ بَشَر ٌ مِثْلُنَا وَمَا أَنزَلَ الرَّحْمَنُ مِنْ شَيْء ٍ إِنْ أَنْتُمْ إِلاَّ تَكْذِبُونَ
Qālū Rabbunā Ya`lamu 'Innā 'Ilaykum Lamursalūna [36.16] Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне, قَالُوا رَبُّنَا يَعْلَمُ إِنَّا إِلَيْكُمْ لَمُرْسَلُونَ
Wa Mā `Alaynā 'Illā Al-Balāghu Al-Mubīnu [36.17] сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез". وَمَا عَلَيْنَا إِلاَّ الْبَلاَغُ الْمُبِينُ
Qālū 'Innā Taţayyarnā Bikum La'in Lam Tantahū Lanarjumannakum Wa Layamassannakum Minnā `Adhābun 'Alīmun [36.18] Ул кәферләр әйттеләр: "Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез". قَالُوا إِنَّا تَطَيَّرْنَا بِكُمْ لَئِنْ لَمْ تَنتَهُوا لَنَرْجُمَنَّكُمْ وَلَيَمَسَّنَّكُمْ مِنَّا عَذَابٌ أَلِيم ٌ
Qālū Ţā'irukum Ma`akum 'A'in Dhukkirtum Bal 'Antum Qawmun Musrifūna [36.19] Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул
Wa Jā'a Min 'Aqşá Al-Madīnati Rajulun Yas`á Qāla Yā Qawmi Attabi`ū Al-Mursalīna [36.20] Кәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: "Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә и
Attabi`ū Man Lā Yas'alukum 'Ajrāan Wa Hum Muhtadūna [36.21] Ошбу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, үзләре туры юлга күнелгәннәр, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, дип. Кәферләр: "Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме", – диделәр. اتَّبِعُوا مَنْ لاَ يَسْأَلُكُمْ أَجْرا ً وَهُمْ مُهْتَدُونَ
Wa Mā Liya Lā 'A`budu Al-Ladhī Faţaranī Wa 'Ilayhi Turja`ūna [36.22] Мөселман булган ир аларга әйтте: "Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһуга ышанам вә Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһуга җәза алыр өчен кайтарылачаксыз. وَمَا لِيَ لاَ أَعْبُدُ الَّذِي فَطَرَنِي وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
'A'attakhidhu Min Dūnihi 'Ālihatan 'In Yuridni Ar-Raĥmānu Biđurrin Lā Tughni `Annī Shafā`atuhum Shay'āan Wa Lā Yunqidhūni [36.23] Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, шул зарарны миннән җибәрергә вә ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сынымнарга гыйбадәт кылыйммы Аллаһуны ташлап? أَأَتَّخِذُ مِنْ دُونِهِ آلِهَة ً إِنْ يُرِدْنِ الرَّحْمَنُ بِضُرّ ٍ لاَ تُغْنِ عَنِّي شَفَاعَتُهُمْ شَيْئا ً وَلاَ يُنقِذُونِ
'Innī 'Idhāan Lafī Đalālin Mubīnin [36.24] Әгәр мин Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас." Бу мөселман булган Хәбибүн Нәҗҗар пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрн
'Innī 'Āmantu Birabbikum Fāsma`ūni [36.25] Аның ахыр сүзе: "Ий пәйгамбәрләр ишетегез мин сезнең Раббыгызга иман китердем", – дигән сүз булды. إِنِّي آمَنْتُ بِرَبِّكُمْ فَاسْمَعُونِ
Qīla Adkhuli Al-Jannata Qāla Yā Layta Qawmī Ya`lamūna [36.26] Бу мөселман шәһид булганнан соң рухына фәрештәләр тарафыннан: "Җәннәткә кер", – диелде. Һәм ул әйтте: "Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!" قِيلَ ادْخُلِ الْجَنَّةَ قَالَ يَالَيْتَ قَوْمِي يَعْلَمُونَ
Bimā Ghafara Lī Rabbī Wa Ja`alanī Mina Al-Mukramīna [36.27] Мөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр", – ди
Wa Mā 'Anzalnā `Alá Qawmihi Min Ba`dihi Min Jundin Mina As-Samā'i Wa Mā Kunnā Munzilīna [36.28] Пәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм Хәбибүн Нәҗҗарны җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Интакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады. وَمَا أَنزَلْنَا عَلَى قَوْمِه ِِ مِنْ بَعْدِه ِِ مِنْ جُند 'In Kānat 'Illā Şayĥatan Wāĥidatan Fa'idhā Hum Khāmidūna [36.29] Ул кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кеби һәлак булдылар. إِنْ كَانَتْ إِلاَّ صَيْحَة ً وَاحِدَة ً فَإِذَا هُمْ خَامِدُونَ
Yā Ĥasratan `Alá Al-`Ibādi Mā Ya'tīhim Min Rasūlin 'Illā Kānū Bihi Yastahzi'ūn [36.30] Үзләрен Аллаһуның, рәхмәтенә вә җәннәтенә чакыру өчен килгән пәйгамбәрне инкяр итеп, төрлечә мәсхәрә кылучы кәферләрнең хәлләре ни үкенечле вә ни хәсрәтле һәм мәңгегә ґәзабта калудыр. يَاحَسْرَةً عَلَى الْعِبَادِ مَا يَأْتِيهِمْ مِنْ رَسُول ٍ إِلاَّ كَانُوا بِه ِِ يَسْتَهْزِئُون
'Alam Yaraw Kam 'Ahlaknā Qablahum Mina Al-Qurūni 'Annahum 'Ilayhim Lā Yarji`ūna [36.31] Әйә хәзерге кәферләр күрмиләрме, белмиләрме, әүвәлге кәферләрдән күпме кәфер шәһәрләрен һәлак иттек, ул һәлак булган кәферләр, һәлак булмаган кәферләр янына терелеп кайтмаслар. أَلَمْ يَرَوْا كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنَ الْقُرُونِ أَنَّهُمْ إِلَيْهِمْ لاَ يَرْجِعُونَ
Wa 'In Kullun Lammā Jamī`un Ladaynā Muĥđarūna [36.32] Кешеләр кыямәт көнне һәммәсе Минем хозурыма җыелырлар. وَإِنْ كُلّ ٌ لَمَّا جَمِيع ٌ لَدَيْنَا مُحْضَرُونَ
Wa 'Āyatun Lahumu Al-'Arđu Al-Maytatu 'Aĥyaynāhā Wa 'Akhrajnā Minhā Ĥabbāan Faminhu Ya'kulūna [36.33] Үлгән җирне су иңдереп, һаваны җылытып тергезүебез әлбәттә, Безнең кодрәтебезгә һәм мәетләрне тергезәчәгебезгә ачык дәлилдер, вә ул җирдән кешеләр һәм хайваннар ашый торган күп төрле ризыклар чыгардык, шуларны уйлап карамыйлармы? وَآيَة ٌ لَهُمُ الأَرْضُ الْمَيْتَةُ أَحْيَيْنَاهَا وَأَخْرَجْنَا مِنْهَا حَبّا ً فَمِنْهُ يَأْكُلُونَ
Wa Ja`alnā Fīhā Jannātin Min Nakhīlin Wa 'A`nābin Wa Fajjarnā Fīhā Mina Al-`Uyūni [36.34] Янә Без җир өстендә хөрмә, йөзем бакчаларын бар кылдык һәм ул бакчаларда елгалар агыздык. وَجَعَلْنَا فِيهَا جَنَّات ٍ مِنْ نَخِيل ٍ وَأَعْنَاب ٍ وَفَجَّرْنَا فِيهَا مِنَ الْعُيُونِ
Liya'kulū Min Thamarihi Wa Mā `Amilat/hu 'Aydīhim 'Afalā Yashkurūna [36.35] Җимешләрен кешеләр ашап файдалансыннар өчен ул бакчалармы халык кылдык, бит кешеләр ул җимешләрне берсен дә куллары белән ясамадылар, бәлки Аллаһ кодрәте белән төзелделәр, шуларны фикерләп Аллаһуга шөкер итмиләрме? لِيَأْكُلُوا مِنْ ثَمَرِه ِِ وَمَا عَمِلَتْهُ أَيْدِيهِمْ أَفَلاَ يَشْكُرُونَ
Subĥāna Al-Ladhī Khalaqa Al-'Azwāja Kullahā Mimmā Tunbitu Al-'Arđu Wa Min 'Anfusihim Wa Mimmā Lā Ya`lamūna [36.36] Җир үстергән һәрнәрсәләрне вә кешеләрне, вә кешеләр белми торган нәрсәләрне һәммәсен дә ирле-хатынлы итеп төзүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь. سُبْحَانَ الَّذِي خَلَقَ الأَزْوَاجَ كُلَّهَا مِمَّا تُنْبِتُ الأَرْضُ وَمِنْ أَنفُسِهِمْ وَمِمَّا لاَ يَعْلَمُونَ
Wa 'Āyatun Lahumu Al-Laylu Naslakhu Minhu An-Nahāra Fa'idhā Hum Mužlimūna [36.37] Без кичтән көндезне суырып алабыз да кешеләр һәм җир өсте караңгыда кала, бу эштә дә Аллаһуның кодрәтенә дәлил бар. وَآيَة ٌ لَهُمُ اللَّيْلُ نَسْلَخُ مِنْهُ النَّهَارَ فَإِذَا هُمْ مُظْلِمُونَ
Wa Ash-Shamsu Tajrī Limustaqarrin Lahā Dhālika Taqdīru Al-`Azīzi Al-`Alīmi [36.38] Кояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр, кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһ әмере иләдер. وَالشَّمْسُ تَجْرِي لِمُسْتَقَرّ ٍ لَهَا ذَلِكَ تَقْدِيرُ الْعَزِيزِ الْعَلِيمِ
Wa Al-Qamara Qaddarnāhu Manāzila Ĥattá `Āda Kāl`urjūni Al-Qadīmi [36.39] Вә айның йөрешенә урыннар билгеләдек, хәтта ай беткәндә яки туганда күренештә нечкә булып хөрмә агачының кәкре нечкә ботагына охшап кала. وَالْقَمَرَ قَدَّرْنَاه ُُ مَنَازِلَ حَتَّى عَادَ كَالْعُرْجُونِ الْقَدِيمِ
Ash-Shamsu Yanbaghī Lahā 'An Tudrika Al-Qamara Wa Lā Al-Laylu Sābiqu An-Nahāri Wa Kullun Fī Falakin Yasbaĥūna [36.40] Кояшның айга ирешмәклеге һәм кичнең көндездән элек килеше дөрес түгел, ягъни бу эш булмас, кояш белән ай һәм башкалары һәммәсе һава бушлыгында йөзеп йөриләр. لاَ الشَّمْسُ يَنْبَغِي لَهَا أَنْ تُدْرِكَ الْقَمَرَ وَلاَ اللَّيْلُ سَابِقُ النَّهَارِ وَكُلّ ٌ فِي فَلَك ٍ يَسْبَح Wa 'Āyatun Lahum 'Annā Ĥamalnā Dhurrīyatahum Al-Fulki Al-Mashĥūni [36.41] Янә Без адәм балаларын һәм аларның төрле әйберләрен диңгезләрдә йөри торган корабларга йөкләдек, ягъни шулай тәкъдир кылдык. وَآيَة ٌ لَهُمْ أَنَّا حَمَلْنَا ذُرِّيَّتَهُمْ فِي الْفُلْكِ الْمَشْحُونِ
Wa Khalaqnā Lahum Min Mithlihi Mā Yarkabūna [36.42] Янә Без кешеләр утырып йөрсеннәр өчен корабка охшаган нәрсәләрне суда, һавада һәм корыда йөри торган күп нәрсәләр халык кылдык, ягъни тәкъдир кылдык. وَخَلَقْنَا لَهُمْ مِنْ مِثْلِه ِِ مَا يَرْكَبُونَ
Wa 'In Nasha' Nughriqhum Falā Şarīkha Lahum Wa Lā Hum Yunqadhūna [36.43] Әгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар. وَإِنْ نَشَأْ نُغْرِقْهُمْ فَلاَ صَرِيخَ لَهُمْ وَلاَ هُمْ يُنقَذُونَ
'Illā Raĥmatan Minnā Wa Matā`āan 'Ilá Ĥīnin [36.44] Мәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен. إِلاَّ رَحْمَة ً مِنَّا وَمَتَاعا ً إِلَى حِين ٍ
Wa 'Idhā Qīla Lahumu Attaqū Mā Bayna 'Aydīkum Wa Mā Khalfakum La`allakum Turĥamūna [36.45] Әгәр аларга: "Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез", – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар. وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ اتَّقُوا مَا بَيْنَ أَيْدِيكُمْ وَمَا خَلْفَكُمْ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Wa Mā Ta'tīhim Min 'Āyatin Min 'Āyāti Rabbihim 'Illā Kānū `Anhā Mu`rīna [36.46] Аларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр. وَمَا تَأْتِيهِمْ مِنْ آيَة ٍ مِنْ آيَاتِ رَبِّهِمْ إِلاَّ كَانُوا عَنْهَا مُعْرِضِينَ
Wa 'Idhā Qīla Lahum 'Anfiqū Mimmā Razaqakumu Al-Lahu Qāla Al-Ladhīna Kafarū Lilladhīna 'Āmanū 'Anuţ`imu Man Law Yashā'u Al-Lahu 'Aţ`amahu 'In 'Antum 'Illā Fī Đalālin Mubīnin [36.47] Әгәр мөшрикләргә: "Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез", – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: "Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз". وَإِذَا ق Wa Yaqūlūna Matá Hādhā Al-Wa`du 'In Kuntum Şādiqīna [36.48] Коръәнгә яки үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кәферләр: "Үлгәннән соң терелү бар дисез, сезгә вәгъдә ителгән терелү көне кайчан була – безгә хәбәр итегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип сорыйлар. وَيَقُولُونَ مَتَى هَذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنتُمْ صَادِقِينَ
Mā Yanžurūna 'Illā Şayĥatan Wāĥidatan Ta'khudhuhum Wa Hum Yakhişşimūna [36.49] Ул кәферләр Аллаһудан һичнәрсә көтмиләр, мәгәр фәрештәнең һәлак итә торган бер тавышын көтәләр, ул тавыш аларны сату-алу эшләрендә кычкырышкан вакытларыңда аңсыздан тотар, ул тавыш Исрафил фәрештәнең әүвәлге сур өрүедер. مَا يَنظُرُونَ إِلاَّ صَيْحَة ً وَاحِدَة ً تَأْخُذُهُمْ وَهُمْ يَخِصِّمُونَ
Falā Yastaţī`ūna Tawşiyatan Wa Lā 'Ilá 'Ahlihim Yarji`ūna [36.50] Аларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар. فَلاَ يَسْتَطِيعُونَ تَوْصِيَة ً وَلاَ إِلَى أَهْلِهِمْ يَرْجِعُونَ
Wa Nufikha Fī Aş-Şūri Fa'idhā Hum Mina Al-'Ajthi 'Ilá Rabbihim Yansilūna [36.51] Сурга икенче мәртәбә өрелгәч, каберләреннән чыгып ашыга-ашыга Раббиларына барырлар. وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَإِذَا هُمْ مِنَ الأَجْدَاثِ إِلَى رَبِّهِمْ يَنسِلُونَ
Qālū Yā Waylanā Man Ba`athanā Min Marqadinā Hādhā Mā Wa`ada Ar-Raĥmānu Wa Şadaqa Al-Mursalūna [36.52] Кәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: "Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр", – дип. قَالُوا يَاوَيْلَنَا مَنْ بَعَثَنَا مِنْ مَرْقَدِنَا هَذَا مَا وَعَدَ الرَّحْمَنُ وَصَدَقَ الْمُرْسَلُونَ
'In Kānat 'Illā Şayĥatan Wāĥidatan Fa'idhā Hum Jamī`un Ladaynā Muĥđarūna [36.53] Фәкать сурның каты бер тавышы белән барча кешеләр Безнең хозурымызга килеп җыелырлар. إِنْ كَانَتْ إِلاَّ صَيْحَة ً وَاحِدَة ً فَإِذَا هُمْ جَمِيع ٌ لَدَيْنَا مُحْضَرُونَ
Fālyawma Lā Tužlamu Nafsun Shay'āan Wa Lā Tujzawna 'Illā Mā Kuntum Ta`malūna [36.54] Бу көндә һичкемгә хаксыз золым итү булмас һәм һичкем кылган эшләре өчен җәза алмыйча да калмас. فَالْيَوْمَ لاَ تُظْلَمُ نَفْس ٌ شَيْئا ً وَلاَ تُجْزَوْنَ إِلاَّ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
'Inna 'Aşĥāba Al-Jannati Al-Yawma Fī Shughulin Fākihūna [36.55] Ул көндә җәннәткә кергән мөэминнәр, шиксез, яхшы нигъмәтләр белен ләззәтләнүчеләрдер. إِنَّ أَصْحَابَ الْجَنَّةِ الْيَوْمَ فِي شُغُل ٍ فَاكِهُونَ
Hum Wa 'Azwājuhum Fī Žilālin `Alá Al-'Arā'iki Muttaki'ūna [36.56] Ул мөэминнәр вә хатыннары күләгәлектә яхшы диваннарда утырып шатланып сөйләшерләр. هُمْ وَأَزْوَاجُهُمْ فِي ظِلاَلٍ عَلَى الأَرَائِكِ مُتَّكِئُونَ
Lahum Fīhā Fākihatun Wa Lahum Mā Yadda`ūna [36.57] Аларга җәннәттә тәмле җимешләр вә күңелләре теләгән нәрсәләр бардыр. لَهُمْ فِيهَا فَاكِهَة ٌ وَلَهُمْ مَا يَدَّعُونَ
Salāmun Qawlāan Min Rabbin Raĥīmin [36.58] Аларга җәннәттә рәхимле булган Аллаһудан сәлам бүләге дә ирешер. سَلاَم ٌ قَوْلا ً مِنْ رَبّ ٍ رَحِيم ٍ
Wa Amtāzū Al-Yawma 'Ayyuhā Al-Mujrimūna [36.59] Ий имансыз динсезләр, яки Коръән белән гамәл кылмаучылар, Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрдән аерылыгыз! وَامْتَازُوا الْيَوْمَ أَيُّهَا الْمُجْرِمُونَ
'Alam 'A`had 'Ilaykum Yā Banī 'Ādama 'An Lā Ta`budū Ash-Shayţāna 'Innahu Lakum `Adūwun Mubīnun [36.60] Ий Адәм балалары, Мин сезгә ґәһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр. أَلَمْ أَعْهَدْ إِلَيْكُمْ يَابَنِي آدَمَ أَنْ لاَ تَعْبُدُوا الشَّيْطَانَ إِنَّه ُُ لَكُمْ عَدُوّ ٌ مُبِين ٌ
Wa 'Ani A`budūnī Hādhā Şirāţun Mustaqīmun [36.61] Сез Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, Миңа гына гыйбадәт кылу һәм Мин күрсәткән юлдан гына бару – шулдыр туры юл", – дип әйтмәдемме? وَأَنِ اعْبُدُونِي هَذَا صِرَاط ٌ مُسْتَقِيم ٌ
Wa Laqad 'Ađalla Minkum Jibillāan Kathīrāan 'Afalam Takūnū Ta`qilūna [36.62] Тәхкыйк ул шайтан Сезләрдән бик күпләрне адаштырды, аздырды шуны уйлап карамыйсызмы? وَلَقَدْ أَضَلَّ مِنْكُمْ جِبِلّا ً كَثِيراً أَفَلَمْ تَكُونُوا تَعْقِلُونَ
Hadhihi Jahannamu Allatī Kuntum Tū`adūna [36.63] Менә бу алдыгыздагы нәрсә, егәр иман китермәсәгез һәм Аллаһуга итагать итмәсәгез сезгә шул булыр дип вәгъдә ителгән җәһәннәмдер. هَذِه ِِ جَهَنَّمُ الَّتِي كُنتُمْ تُوعَدُونَ
Aşlawhā Al-Yawma Bimā Kuntum Takfurūna [36.64] Дөньяда имансыз, динсез булганыгыз өчен, бүген шул җәһәннәмгә кереп аның каты ґәзабын татыгыз! اصْلَوْهَا الْيَوْمَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
Al-Yawma Nakhtimu `Alá 'Afwāhihim Wa Tukallimunā 'Aydīhim Wa Tash/hadu 'Arjuluhum Bimā Kānū Yaksibūna [36.65] Мәхшәр көнендә кәферләрнең вә монафикъларның авызларына мөһер басарбыз вә эшлеген эшләрен кулларыннан сөйләтербез вә аякларын шаһит итәрбез. الْيَوْمَ نَخْتِمُ عَلَى أَفْوَاهِهِمْ وَتُكَلِّمُنَا أَيْدِيهِمْ وَتَشْهَدُ أَرْجُلُهُمْ بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Wa Law Nashā'u Laţamasnā `Alá 'A`yunihim Fāstabaqū Aş-Şirāţa Fa'anná Yubşirūna [36.66] Әгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукыр кылыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин сукыр булулары сәбәпле юлны һич күрмәсләр. وَلَوْ نَشَاءُ لَطَمَسْنَا عَلَى أَعْيُنِهِمْ فَاسْتَبَقُوا الصِّرَاطَ فَأَنَّى يُبْصِرُونَ
Wa Law Nashā'u Lamasakhnāhum `Alá Makānatihim Famā Astaţā`ū Muđīyāan Wa Lā Yarji`ūna [36.67] Әгер теләсәк торган яки йөргән урыннарында аларның сурәтләрен алыштырыр идек, кайтырга да вә китәргә дә кадир булмаслар иде. وَلَوْ نَشَاءُ لَمَسَخْنَاهُمْ عَلَى مَكَانَتِهِمْ فَمَا اسْتَطَاعُوا مُضِيّا ً وَلاَ يَرْجِعُونَ
Wa Man Nu`ammirhu Nunakkis/hu Fī Al-Khalqi 'Afalā Ya`qilūna [36.68] Әгәр берәүгә озын гомер бирсәк, алын, әгъзаларына зәгыйфьлек бирәбез. Шуны уйлап карамыйлармы? وَمَنْ نُعَمِّرْهُ نُنَكِّسْهُ فِي الْخَلْقِ أَفَلاَ يَعْقِلُونَ
Wa Mā `Allamnāhu Ash-Shi`ra Wa Mā Yanbaghī Lahu 'In Huwa 'Illā Dhikrun Wa Qur'ānun Mubīnun [36.69] Без Мухәммәд г-мгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел, мәгәр Безнең аңа өйрәткәнебез вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръәндер. وَمَا عَلَّمْنَاهُ الشِّعْرَ وَمَا يَنْبَغِي لَهُ~ُ إِنْ هُوَ إِلاَّ ذِكْر ٌ وَقُرْآن ٌ مُبِين ٌ
Liyundhira Man Kāna Ĥayyāan Wa Yaĥiqqa Al-Qawlu `Alá Al-Kāfirīna [36.70] Ул Коръән тере кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен һәм аның белән гамәл кылмаучы кәферләргә җәһәннәм ґәзабын лязем итәр өчен иңдерелде. لِيُنْذِرَ مَنْ كَانَ حَيّا ً وَيَحِقَّ الْقَوْلُ عَلَى الْكَافِرِينَ
'Awalam Yaraw 'Annā Khalaqnā Lahum Mimmā `Amilat 'Aydīnā 'An`āmāan Fahum Lahā Mālikūna [36.71] Ул кәферләр белмиләрме тәхкыйк Без аларга үз кодрәтебез белән дүрт аяклы хайваннар халык кылдык, алар бу хайваннарга хуҗа булдылар. أَوَلَمْ يَرَوْا أَنَّا خَلَقْنَا لَهُمْ مِمَّا عَمِلَتْ أَيْدِينَا أَنْعَاما ً فَهُمْ لَهَا مَالِكُونَ
Wa Dhallalnāhā Lahum Faminhā Rakūbuhum Wa Minhā Ya'kulūna [36.72] Вә ул хайваннардан файдаланырга ирекле кылдык, ул хайваннардан әйберләрен төяп үзләре дә утырып хезмәт өчен файдалана торганнары да бар һәм ул хайваннарның итләрен дә ашыйлар. وَذَلَّلْنَاهَا لَهُمْ فَمِنْهَا رَكُوبُهُمْ وَمِنْهَا يَأْكُلُونَ
Wa Lahum Fīhā Manāfi`u Wa Mashāribu 'Afalā Yashkurūna [36.73] Вә ул хайваннарда аларга төрле файдалар бар һәм эчемлекләр дә бар. Шуларның барын да Аллаһ биргән дип Аллаһуга шөкер итмиләрме? وَلَهُمْ فِيهَا مَنَافِعُ وَمَشَارِبُ أَفَلاَ يَشْكُرُونَ
Wa Attakhadhū Min Dūni Al-Lahi 'Ālihatan La`allahum Yunşarūna [36.74] Мөшрикләр, шаять безгә ярдәм итәрләр, дип, Аллаһудан башка Илаһәлар ясап, аларга гыйбадәт кылалар. وَاتَّخَذُوا مِنْ دُونِ اللَّهِ آلِهَة ً لَعَلَّهُمْ يُنصَرُونَ
Lā Yastaţī`ūna Naşrahum Wa Hum Lahum Jundun Muĥđarūna [36.75] Мөшрикләрнең ясаган сынымнары үзләре өчен хәзерләгән гаскәрләре булсалар да, аларга ярдәм итәргә кадир булмаслар. لاَ يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَهُمْ وَهُمْ لَهُمْ جُند ٌ مُحْضَرُونَ
Falā Yaĥzunka Qawluhum 'Innā Na`lamu Mā Yusirrūna Wa Mā Yu`linūna [36.76] Ий Мухәммәд г-м, кәферләрнең мәгънәсез яман сүзләре өчен хәсрәтләнмә! Без аларның күрсәтеп эшләгән эшләрен дә һәм яшереп эшләгән эшләрен дә беләбез, тиешле җәзасын бирербез. فَلاَ يَحْزُنْكَ قَوْلُهُمْ إِنَّا نَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ
'Awalam Yara Al-'Insānu 'Annā Khalaqnāhu Min Nuţfatin Fa'idhā Huwa Khīmun Mubīnun [36.77] Әйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкяр итәме? أَوَلَمْ يَرَ الإِنسَانُ أَنَّا خَلَقْنَاه ُُ مِنْ نُطْفَة ٍ فَإِذَا هُوَ خَصِيم ٌ Wa Đaraba Lanā Mathalāan Wa Nasiya Khalqahu Qāla Man Yuĥyī Al-`Ižāma Wa Hiya Ramīmun [36.78] Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип. وَضَرَبَ لَنَا مَثَلا ً وَنَسِيَ خَلْقَه ُُ قَالَ مَنْ يُحْيِي الْعِظَامَ وَهِيَ رَمِيم ٌ
Qul Yuĥyīhā Al-Ladhī 'Ansha'ahā 'Awwala Marratin Wa Huwa Bikulli Khalqin `Alīmun [36.79] Син аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче. قُلْ يُحْيِيهَا الَّذِي أَنشَأَهَا أَوَّلَ مَرَّة ٍ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيم ٌ
Al-Ladhī Ja`ala Lakum Mina Ash-Shajari Al-'Akhđari Nārāan Fa'idhā 'Antum Minhu Tūqidūna [36.80] Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер. الَّذِي جَعَلَ لَكُمْ مِنَ الشَّجَرِ الأَخْضَرِ نَارا ً فَإِذَا أَنْتُمْ مِنْهُ تُوقِدُونَ
'Awalaysa Al-Ladhī Khalaqa As-Samāwāti Wa Al-'Arđa Biqādirin `Alá 'An Yakhluqa Mithlahum Balá Wa Huwa Al-Khallāqu Al-`Alīmu [36.81] Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер. أَوَلَيْسَ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ بِقَادِرٍ عَلَى أَنْ يَخْلُقَ مِثْلَهُمْ بَلَى وَهُوَ الْخَلاَّقُ الْعَلِيمُ
'Innamā 'Amruhu 'Idhā 'Arāda Shay'āan 'An Yaqūla Lahu Kun Fayakūnu [36.82] Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр. إِنَّمَا أَمْرُهُ~ُ إِذَا أَرَادَ شَيْئاً أَنْ يَقُولَ لَه ُُ كُنْ فَيَكُونُ
Fasubĥāna Al-Ladhī Biyadihi Malakūtu Kulli Shay'in Wa 'Ilayhi Turja`ūna [36.83] Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа кайтарылырсыз. فَسُبْحَانَ الَّذِي بِيَدِه ِِ مَلَكُوتُ كُلِّ شَيْء ٍ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Next Sūrah