37) Sūrat Aş-Şāffāt

Printed format

37) سُورَة الصَّافَّات

Wa Aş-Şāffāti Şaffāan [37.1] Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән وَالصَّافَّاتِ صَفّا ً
Fālzzājirāti Zajan [37.2] вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән فَالزَّاجِرَاتِ زَجْرا ً
Fālttāliyāti Dhikrāan [37.3] вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен. فَالتَّالِيَاتِ ذِكْرا ً
'Inna 'Ilahakum Lawāĥidun [37.4] Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр. إِنَّ إِلَهَكُمْ لَوَاحِد ٌ
Rabbu As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Mā Baynahumā Wa Rabbu Al-Mashāriqi [37.5] Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр. رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا وَرَبُّ الْمَشَارِقِ
'Innā Zayyannā As-Samā'a Ad-Dunyā Bizīnatin Al-Kawākib [37.6] Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек. إِنَّا زَيَّنَّا السَّمَاءَ الدُّنْيَا بِزِينَة ٍ الْكَوَاكِب
Wa Ĥifžāan Min Kulli Shayţāninridin [37.7] Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык. وَحِفْظا ً مِنْ كُلِّ شَيْطَان ٍ مَارِد ٍ
Lā Yassamma`ūna 'Ilá Al-Mala'i Al-'A`lá Wa Yuqdhafūna Min Kulli Jānibin [37.8] Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар. لاَ يَسَّمَّعُونَ إِلَى الْمَلَإِ الأَعْلَى وَيُقْذَفُونَ مِنْ كُلِّ جَانِب ٍ
Duĥūrāan Wa Lahum `Adhābun Wa Aşibun [37.9] Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр. دُحُورا ً وَلَهُمْ عَذَاب ٌ وَاصِب ٌ
'Illā Man Khaţifa Al-Khaţfata Fa'atba`ahu Shihābun Thāqibāun [37.10] Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр. إِلاَّ مَنْ خَطِفَ الْخَطْفَةَ فَأَتْبَعَه ُُ شِهَاب ٌ ثَاقِبا ٌ
Fāstaftihim 'Ahum 'Ashaddu Khalqāan 'Am Man Khalaqnā 'Innā Khalaqnāhum Min Ţīnin Lāzibin [37.11] Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар? فَاسْتَفْتِهِمْ أَهُمْ أَشَدُّ خَلْقاً أَمْ مَنْ خَلَقْنَا إِنَّا خَلَقْنَاهُمْ مِنْ طِين ٍ لاَزِب Bal `Ajibta Wa Yaskharūna [37.12] Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр. بَلْ عَجِبْتَ وَيَسْخَرُونَ
Wa 'Idhā Dhukkirū Lā Yadhkurūna [37.13] Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр. وَإِذَا ذُكِّرُوا لاَ يَذْكُرُونَ
Wa 'Idhā Ra'aw 'Āyatan Yastaskhirūna [37.14] Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр. وَإِذَا رَأَوْا آيَة ً يَسْتَسْخِرُونَ
Wa Qālū 'In Hādhā 'Illā Siĥrun Mubīnun [37.15] Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр. وَقَالُوا إِنْ هَذَا إِلاَّ سِحْر ٌ مُبِين ٌ
'A'idhā Mitnā Wa Kunnā Turābāan Wa `Ižāmāan 'A'innā Lamabthūna [37.16] Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы? أَئِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابا ً وَعِظَاماً أَئِنَّا لَمَبْعُوثُونَ
'Awa'ābā'uunā Al-'Awwalūna [37.17] Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?" أَوَآبَاؤُنَا الأَوَّلُونَ
Qul Na`am Wa 'Antumkhirūna [37.18] Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз". قُلْ نَعَمْ وَأَنْتُمْ دَاخِرُونَ
Fa'innamā Hiya Zajratun Wāĥidatun Fa'idhā Hum Yanžurūna [37.19] Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр. فَإِنَّمَا هِيَ زَجْرَة ٌ وَاحِدَة ٌ فَإِذَا هُمْ يَنظُرُونَ
Wa Qālū Yā Waylanā Hādhā Yawmu Ad-Dīni [37.20] Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез". وَقَالُوا يَاوَيْلَنَا هَذَا يَوْمُ الدِّينِ
dhā Yawmu Al-Faşli Al-Ladhī Kuntum Bihi Tukadhdhibūna [37.21] Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер. هَذَا يَوْمُ الْفَصْلِ الَّذِي كُنتُمْ بِه ِِ تُكَذِّبُونَ
Aĥshurū Al-Ladhīna Žalamū Wa 'Azwājahum Wa Mā Kānū Ya`budūna [37.22] (дәвамы түбәндәрәк) احْشُرُوا الَّذِينَ ظَلَمُوا وَأَزْوَاجَهُمْ وَمَا كَانُوا يَعْبُدُونَ
Min Dūni Al-Lahi Fāhdūhum 'Ilá Şirāţi Al-Jaĥīmi [37.23] Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз! مِنْ دُونِ اللَّهِ فَاهْدُوهُمْ إِلَى صِرَاطِ الْجَحِيمِ
Wa Qifūhum 'Innahum Mas'ūlūna [37.24] Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр: وَقِفُوهُمْ إِنَّهُمْ مَسْئُولُونَ
Mā Lakum Lā Tanāşarūna [37.25] "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?" مَا لَكُمْ لاَ تَنَاصَرُونَ
Bal Humu Al-Yawma Mustaslimūna [37.26] Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар. بَلْ هُمُ الْيَوْمَ مُسْتَسْلِمُونَ
Wa 'Aqbala Ba`đuhum `Alá Ba`đin Yatasā'alūna [37.27] Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар. وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَى بَعْض ٍ يَتَسَاءَلُونَ
Qālū 'Innakum Kuntum Ta'tūnanā `Ani Al-Yamīni [37.28] Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек". قَالُوا إِنَّكُمْ كُنتُمْ تَأْتُونَنَا عَنِ الْيَمِينِ
Qālū Bal Lam Takūnū Mu'uminīna [37.29] Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез. قَالُوا بَلْ لَمْ تَكُونُوا مُؤْمِنِينَ
Wa Mā Kāna Lanā `Alaykum Min Sulţānin Bal Kuntum Qawmāan Ţāghīna [37.30] Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз". وَمَا كَانَ لَنَا عَلَيْكُمْ مِنْ سُلْطَان ٍ بَلْ كُنتُمْ قَوْما ً طَاغِينَ
Faĥaqqa `Alaynā Qawlu Rabbinā 'Innā Ladhā'iqūna [37.31] Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз. فَحَقَّ عَلَيْنَا قَوْلُ رَبِّنَا إِنَّا لَذَائِقُونَ
Fa'aghwaynākum 'Innā Kunnā Ghāwīna [37.32] Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр. فَأَغْوَيْنَاكُمْ إِنَّا كُنَّا غَاوِينَ
Fa'innahum Yawma'idhin Al-`Adhābi Mushtarikūna [37.33] Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби. فَإِنَّهُمْ يَوْمَئِذ ٍ فِي الْعَذَابِ مُشْتَرِكُونَ
'Innā Kadhālika Naf`alu Bil-Mujrimīna [37.34] Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз. إِنَّا كَذَلِكَ نَفْعَلُ بِالْمُجْرِمِينَ
'Innahum Kānū 'Idhā Qīla Lahum Lā 'Ilāha 'Illā Al-Lahu Yastakbirūna [37.35] Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр. إِنَّهُمْ كَانُوا إِذَا قِيلَ لَهُمْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ يَسْتَكْبِرُونَ
Wa Yaqūlūna 'A'innā Latārikū 'Ālihatinā Lishā`irin Majnūnin [37.36] Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?" وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوا آلِهَتِنَا لِشَاعِر ٍ مَجْنُون ٍ
Bal Jā'a Bil-Ĥaqqi Wa Şaddaqa Al-Mursalīna [37.37] Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды. بَلْ جَاءَ بِالْحَقِّ وَصَدَّقَ الْمُرْسَلِينَ
'Innakum Ladhā'iqū Al-`Adhābi Al-'Alīmi [37.38] Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз. إِنَّكُمْ لَذَائِقُو الْعَذَابِ الأَلِيمِ
Wa Mā Tujzawna 'Illā Mā Kuntum Ta`malūna [37.39] Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз. وَمَا تُجْزَوْنَ إِلاَّ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
'Illā `Ibāda Al-Lahi Al-Mukhlaşīna [37.40] Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр. إِلاَّ عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
'Ūlā'ika Lahum Rizqun Ma`lūmun [37.41] Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр. أُوْلَائِكَ لَهُمْ رِزْق ٌ مَعْلُوم ٌ
Fawākihu Wa Hum Mukramūna [37.42] Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер. فَوَاكِه ُُ وَهُمْ مُكْرَمُونَ
Fī Jannāti An-Na`īmi [37.43] Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар. فِي جَنَّاتِ النَّعِيمِ
`Alá Sururin Mutaqābilīna [37.44] Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр. عَلَى سُرُر ٍ مُتَقَابِلِينَ
Yuţāfu `Alayhim Bika'sin Min Ma`īnin [37.45] Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар. يُطَافُ عَلَيْهِمْ بِكَأْس ٍ مِنْ مَعِين ٍ
Bayđā'a Ladhdhatin Lilshshāribīna [37.46] Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер. بَيْضَاءَ لَذَّة ٍ لِلشَّارِبِينَ
Lā Fīhā Ghawlun Wa Lā Hum `Anhā Yunzafūna [37.47] Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә. لاَ فِيهَا غَوْل ٌ وَلاَ هُمْ عَنْهَا يُنزَفُونَ
Wa `Indahum Qāşirātu Aţ-Ţarfi `Īnun [37.48] Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр. وَعِنْدَهُمْ قَاصِرَاتُ الطَّرْفِ عِين ٌ
Ka'annahunna Bayđun Maknūnun [37.49] Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер. كَأَنَّهُنَّ بَيْض ٌ مَكْنُون ٌ
Fa'aqbala Ba`đuhum `Alá Ba`đin Yatasā'alūna [37.50] Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар. فَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَى بَعْض ٍ يَتَسَاءَلُونَ
Qāla Qā'ilun Minhum 'Innī Kāna Lī Qarīnun [37.51] Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде. قَالَ قَائِل ٌ مِنْهُمْ إِنِّي كَانَ لِي قَرِين ٌ
Yaqūlu 'A'innaka Lamina Al-Muşaddiqīna [37.52] Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы? يَقُولُ أَئِنَّكَ لَمِنَ الْمُصَدِّقِينَ
'A'idhā Mitnā Wa Kunnā Turābāan Wa `Ižāmāan 'A'innā Lamadīnūna [37.53] Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип." أَئِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابا ً وَعِظَاماً أَئِنَّا لَمَدِينُونَ
Qāla Hal 'Antum Muţţali`ūna [37.54] Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме? قَالَ هَلْ أَنْتُمْ مُطَّلِعُونَ
Fāţţala`a Fara'āhu Fī Sawā'i Al-Jaĥīmi [37.55] Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер. فَاطَّلَعَ فَرَآهُ فِي سَوَاءِ الْجَحِيمِ
Qāla Ta-Allāhi 'In Kidta Laturdīni [37.56] Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың. قَالَ تَاللَّهِ إِنْ كِدْتَ لَتُرْدِينِ
Wa Lawlā Ni`matu Rabbī Lakuntu Mina Al-Muĥđarīna [37.57] Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем". وَلَوْلاَ نِعْمَةُ رَبِّي لَكُنتُ مِنَ الْمُحْضَرِينَ
'Afamā Naĥnu Bimayyitīna [37.58] Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме? أَفَمَا نَحْنُ بِمَيِّتِينَ
'Illā Mawtatanā Al-'Ūlá Wa Mā Naĥnu Bimu`adhdhabīna [37.59] Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме? إِلاَّ مَوْتَتَنَا الأُولَى وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
'Inna Hādhā Lahuwa Al-Fawzu Al-`Ažīmu [37.60] Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер." إِنَّ هَذَا لَهُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Limithli Hādhā Falya`mali Al-`Āmilūna [37.61] Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар! لِمِثْلِ هَذَا فَلْيَعْمَلِ الْعَامِلُونَ
'Adhalika Khayrun Nuzulāan 'Am Shajaratu Az-Zaqqūmi [37.62] Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы? أَذَلِكَ خَيْر ٌ نُزُلاً أَمْ شَجَرَةُ الزَّقُّومِ
'Innā Ja`alnāhā Fitnatan Lilžžālimīna [37.63] Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар. إِنَّا جَعَلْنَاهَا فِتْنَة ً لِلظَّالِمِينَ
'Innahā Shajaratun Takhruju Fī 'Aşli Al-Jaĥīmi [37.64] Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. إِنَّهَا شَجَرَة ٌ تَخْرُجُ فِي أَصْلِ الْجَحِيمِ
Ţal`uhā Ka'annahu Ru'ūsu Ash-Shayāţīni [37.65] Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. طَلْعُهَا كَأَنَّه ُُ رُءُوسُ الشَّيَاطِينِ
Fa'innahum La'ākilūna Minhā Famāli'ūna Minhā Al-Buţūna [37.66] Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар. فَإِنَّهُمْ لَآكِلُونَ مِنْهَا فَمَالِئُونَ مِنْهَا الْبُطُونَ
Thumma 'Inna Lahum `Alayhā Lashawbāan Min Ĥamīmin [37.67] Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер. ثُمَّ إِنَّ لَهُمْ عَلَيْهَا لَشَوْبا ً مِنْ حَمِيم ٍ
Thumma 'Inna Marji`ahum La'ilá Al-Jaĥīmi [37.68] Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер. ثُمَّ إِنَّ مَرْجِعَهُمْ لَإِلَى الْجَحِيمِ
'Innahum 'Alfaw 'Ābā'ahum Đāllīna [37.69] Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр. إِنَّهُمْ أَلْفَوْا آبَاءَهُمْ ضَالِّينَ
Fahum `Alá 'Āthārihim Yuhra`ūna [37.70] Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар. فَهُمْ عَلَى آثَارِهِمْ يُهْرَعُونَ
Wa Laqad Đalla Qablahum 'Aktharu Al-'Awwalīna [37.71] Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр. وَلَقَدْ ضَلَّ قَبْلَهُمْ أَكْثَرُ الأَوَّلِينَ
Wa Laqad 'Arsalnā Fīhim Mundhirīna [37.72] Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек. وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا فِيهِمْ مُنذِرِينَ
nžur Kayfa Kāna `Āqibatu Al-Mundharīna [37.73] Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар. فَانظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُنذَرِينَ
'Illā `Ibāda Al-Lahi Al-Mukhlaşīna [37.74] Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар. إِلاَّ عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
Wa Laqad Nādānā Nūĥun Falani`ma Al-Mujībūna [37.75] Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез. وَلَقَدْ نَادَانَا نُوح ٌ فَلَنِعْمَ الْمُجِيبُونَ
Wa Najjaynāhu Wa 'Ahlahu Mina Al-Karbi Al-`Ažīmi [37.76] Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык. وَنَجَّيْنَاه ُُ وَأَهْلَه ُُ مِنَ الْكَرْبِ الْعَظِيمِ
Wa Ja`alnā Dhurrīyatahu Humu Al-Bāqīna [37.77] Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер. وَجَعَلْنَا ذُرِّيَّتَه ُُ هُمُ الْبَاقِينَ
Wa Taraknā `Alayhi Fī Al-'Ākhirīna [37.78] Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр. وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِي الآخِرِينَ
Salāmun `Alá Nūĥin Al-`Ālamīna [37.79] Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр. سَلاَمٌ عَلَى نُوح ٍ فِي الْعَالَمِينَ
'Innā Kadhālika Naj Al-Muĥsinīna [37.80] Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез. إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
'Innahu Min `Ibādinā Al-Mu'uminīna [37.81] Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр. إِنَّه ُُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
Thumma 'Aghraq Al-'Ākharīna [37.82] Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек. ثُمَّ أَغْرَقْنَا الآخَرِينَ
Wa 'Inna Min Shī`atihi La'ibrāhīma [37.83] Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да. وَإِنَّ مِنْ شِيعَتِه ِِ لَإِبْرَاهِيمَ
'Idh Jā'a Rabbahu Biqalbin Salīmin [37.84] Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде. إِذْ جَاءَ رَبَّه ُُ بِقَلْب ٍ سَلِيم ٍ
'Idh Qāla Li'abīhi Wa Qawmihi Mādhā Ta`budūna [37.85] Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз. إِذْ قَالَ لِأَبِيه ِِ وَقَوْمِه ِِ مَاذَا تَعْبُدُونَ
'A'ifkāan 'Ālihatan Dūna Al-Lahi Turīdūna [37.86] Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез. أَئِفْكا ً آلِهَة ً دُونَ اللَّهِ تُرِيدُونَ
Famā Žannukum Birabbi Al-`Ālamīna [37.87] Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга т&#
Fanažara Nažratan An-Nujūmi [37.88] Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады. فَنَظَرَ نَظْرَة ً فِي النُّجُومِ
Faqāla 'Innī Saqīmun [37.89] Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм". فَقَالَ إِنِّي سَقِيم ٌ
Fatawallaw `Anhu Mudbirīna [37.90] Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр. فَتَوَلَّوْا عَنْهُ مُدْبِرِينَ
Farāgha 'Ilá 'Ālihatihim Faqāla 'Alā Ta'kulūna [37.91] Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде. فَرَاغَ إِلَى آلِهَتِهِمْ فَقَالَ أَلاَ تَأْكُلُونَ
Mā Lakum Lā Tanţiqūna [37.92] Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез? مَا لَكُمْ لاَ تَنطِقُونَ
Farāgha `Alayhim Đarbāan Bil-Yamīni [37.93] Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде. فَرَاغَ عَلَيْهِمْ ضَرْبا ً بِالْيَمِينِ
Fa'aqbalū 'Ilayhi Yaziffūna [37.94] Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр. فَأَقْبَلُوا إِلَيْهِ يَزِفُّونَ
Qāla 'Ata`budūna Mā Tanĥitūna [37.95] Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы? قَالَ أَتَعْبُدُونَ مَا تَنْحِتُونَ
Wa Allāhu Khalaqakum Wa Mā Ta`malūna [37.96] Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды." وَاللَّهُ خَلَقَكُمْ وَمَا تَعْمَلُونَ
Qālū Abnū Lahu Bunyānāan Fa'alqūhu Fī Al-Jaĥīmi [37.97] Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз", – дип. قَالُوا ابْنُوا لَه ُُ بُنْيَانا ً فَأَلْقُوه ُُ فِي الْجَحِيمِ
Fa'arādū Bihi Kaydāan Faja`alnāhumu Al-'Asfalīna [37.98] Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды. فَأَرَادُوا بِه ِِ كَيْدا ً فَجَعَ
Wa Qāla 'Innī Dhāhibun 'Ilá Rabbī Sayahdīni [37.99] Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады. وَقَالَ إِنِّي ذَاهِب ٌ إِلَى رَبِّي سَيَهْدِينِ
Rabbi Hab Lī Mina Aş-Şāliĥīna [37.100] Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын! رَبِّ هَبْ لِي مِنَ الصَّالِحِينَ
Fabashsharnāhu Bighulāmin Ĥalīmin [37.101] Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер. فَبَشَّرْنَاه ُُ بِغُلاَمٍ حَلِيم ٍ
Falammā Balagha Ma`ahu As-Sa`ya Qāla Yā Bunayya 'Innī 'Ará Fī Al-Manāmi 'Annī 'Adhbaĥuka Fānžur Mādhā Tará Qāla Yā 'Abati Af`al Mā Tu'umaru Satajidunī 'In Shā'a Al-Lahu Mina Aş-Şābirīna [37.102] Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән таk
Falammā 'Aslamā Wa Tallahu Liljabīni [37.103] Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды. فَلَمَّا أَسْلَمَا وَتَلَّه ُُ لِلْجَبِينِ
Wa Nādaynāhu 'An Yā 'Ibrāhīmu [37.104] Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим, وَنَادَيْنَاهُ~ُ أَنْ يَا إِبْرَاهِيمُ
Qad Şaddaqta Ar-Ru'uyā 'Innā Kadhālika Naj Al-Muĥsinīna [37.105] төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез. قَد صَدَّقْتَ الرُّؤْيَا إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
'Inna Hādhā Lahuwa Al-Balā'u Al-Mubīnu [37.106] Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр. إِنَّ هَذَا لَهُوَ الْبَلاَءُ الْمُبِينُ
Wa Fadaynāhu Bidhibĥin `Ažīmin [37.107] Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек. وَفَدَيْنَاه ُُ بِذِبْحٍ عَظِيم ٍ
Wa Taraknā `Alayhi Fī Al-'Ākhirīna [37.108] Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык. وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِي الآخِرِينَ
Salāmun `Alá 'Ibrāhīma [37.109] Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер. سَلاَمٌ عَلَى إِبْرَاهِيمَ
Kadhālika Naj Al-Muĥsinīna [37.110] Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез. كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
'Innahu Min `Ibādinā Al-Mu'uminīna [37.111] Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр. إِنَّه ُُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
Wa Bashsharnāhu Bi'isĥāqa Nabīyāan Mina Aş-Şāliĥīna [37.112] Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды. وَبَشَّرْنَاه ُُ بِإِسْحَاقَ نَبِيّا ً مِنَ الصَّالِحِينَ
Wa Bāraknā `Alayhi Wa `Alá 'Isĥāqa Wa Min Dhurrīyatihimā Muĥsinun Wa Žālimun Linafsihi Mubīnun [37.113] Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер. وَبَارَكْنَا عَلَيْهِ وَعَلَى إِسْحَاقَ وَمِنْ ذُرِّيَّتِهِمَا مُحْسِن ٌ وَظَالِم ٌ لِنَفْسِه ِِ مُبِين ٌ
Wa Laqad Manannā `Alá Mūsá Wa Hārūna [37.114] Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек. وَلَقَدْ مَنَنَّا عَلَى مُوسَى وَهَارُونَ
Wa Najjaynāhumā Wa Qawmahumā Mina Al-Karbi Al-`Ažīmi [37.115] Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык. وَنَجَّيْنَاهُمَا وَقَوْمَهُمَا مِنَ الْكَرْبِ الْعَظِيمِ
Wa Naşarnāhum Fakānū Humu Al-Ghālibīna [37.116] Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр. وَنَصَرْنَاهُمْ فَكَانُوا هُمُ الْغَالِبِينَ
Wa 'Ātaynāhumā Al-Kitāba Al-Mustabīna [37.117] Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек. وَآتَيْنَاهُمَا الْكِتَابَ الْمُسْتَبِينَ
Wa Hadaynāhumā Aş-Şirāţa Al-Mustaqīma [37.118] Вә аларны туры юлга күндердек. وَهَدَيْنَاهُمَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ
Wa Taraknā `Alayhimā Fī Al-'Ākhirīna [37.119] Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык. وَتَرَكْنَا عَلَيْهِمَا فِي الآخِرِينَ
Salāmun `Alá Mūsá Wa Hārūna [37.120] Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер. سَلاَمٌ عَلَى مُوسَى وَهَارُونَ
'Innā Kadhālika Naj Al-Muĥsinīna [37.121] Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез. إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
'Innahumā Min `Ibādinā Al-Mu'uminīna [37.122] Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр. إِنَّهُمَا مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna 'Ilyāsa Lamina Al-Mursalīna [37.123] Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. وَإِنَّ إِلْيَاسَ لَمِنَ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Qāla Liqawmihi 'Alā Tattaqūna [37.124] Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде. إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ~ِ أَلاَ تَتَّقُونَ
'Atad`ūna Ba`lāan Wa Tadharūna 'Aĥsana Al-Khāliqīna [37.125] Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы? أَتَدْعُونَ بَعْلا ً وَتَذَرُونَ أَحْسَنَ الْخَالِقِينَ
Al-Laha Rabbakum Wa Rabba 'Ābā'ikumu Al-'Awwalīna [37.126] Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр. اللَّهَ رَبَّكُمْ وَرَبَّ آبَائِكُمُ الأَوَّلِينَ
Fakadhdhabūhu Fa'innahum Lamuĥđarūna [37.127] Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар. فَكَذَّبُوه ُُ فَإِنَّهُمْ لَمُحْضَرُونَ
'Illā `Ibāda Al-Lahi Al-Mukhlaşīna [37.128] Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр. إِلاَّ عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
Wa Taraknā `Alayhi Fī Al-'Ākhirīna [37.129] Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык. وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِي الآخِرِينَ
Salāmun `Alá 'Il Yā -Sīn [37.130] Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер. سَلاَمٌ عَلَى إِلْ يَا-سِين
'Innā Kadhālika Naj Al-Muĥsinīna [37.131] Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез. إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
'Innahu Min `Ibādinā Al-Mu'uminīna [37.132] Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде. إِنَّه ُُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Lūţāan Lamina Al-Mursalīna [37.133] Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. وَإِنَّ لُوطا ً لَمِنَ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Najjaynāhu Wa 'Ahlahu 'Ajma`īna [37.134] Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык. إِذْ نَجَّيْنَاه ُُ وَأَهْلَهُ~ُ أَجْمَعِينَ
'Illā `Ajūzāan Al-Ghābirīna [37.135] Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык. إِلاَّ عَجُوزا ً فِي الْغَابِرِينَ
Thumma Dammarnā Al-'Ākharīna [37.136] Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек. ثُمَّ دَمَّرْنَا الآخَرِينَ
Wa 'Innakum Latamurrūna `Alayhim Muşbiĥīna [37.137] Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез. وَإِنَّكُمْ لَتَمُرُّونَ عَلَيْهِمْ مُصْبِحِينَ
Wa Bil-Layli 'Afalā Ta`qilūna [37.138] Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы? وَبِاللَّيْلِ أَفَلاَ تَعْقِلُونَ
Wa 'Inna Yūnis Lamina Al-Mursalīna [37.139] Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер. وَإِنَّ يُونِس لَمِنَ الْمُرْسَلِينَ
'Idh 'Abaqa 'Ilá Al-Fulki Al-Mashĥūni [37.140] Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде. إِذْ أَبَقَ إِلَى الْفُلْكِ الْمَشْحُونِ
Fasāhama Fakāna Mina Al-Mudĥađīna [37.141] Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар. فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ الْمُدْحَضِينَ
Fāltaqamahu Al-Ĥūtu Wa Huwa Mulīmun [37.142] Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер. فَالْتَقَمَهُ الْحُوتُ وَهُوَ مُلِيم ٌ
Falawlā 'Annahu Kāna Mina Al-Musabbiĥīna [37.143] Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде. فَلَوْلاَ أَنَّه ُُ كَانَ مِنَ الْمُسَبِّحِينَ
Lalabitha Fī Baţnihi 'Ilá Yawmi Yub`athūna [37.144] Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде. لَلَبِثَ فِي بَطْنِهِ~ِ إِلَى يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Fanabadhnāhu Bil-`Arā'i Wa Huwa Saqīmun [37.145] Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды. فَنَبَذْنَاه ُُ بِالْعَرَاءِ وَهُوَ سَقِيم ٌ
Wa 'Anbatnā `Alayhi Shajaratan Min Yaqţīnin [37.146] Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде. وَأَنْبَتْنَا عَلَيْهِ شَجَرَة ً مِنْ يَقْطِين ٍ
Wa 'Arsalnāhu 'Ilá Miā'ati 'Alfin 'Aw Yazīdūna [37.147] Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек. وَأَرْسَلْنَاهُ~ُ إِلَى مِائَةِ أَلْفٍ أَوْ يَزِيدُونَ
Fa'āmanū Famatta`nāhum 'Ilá Ĥīnin [37.148] Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек. فَآمَنُوا فَمَتَّعْنَاهُمْ إِلَى حِين ٍ
Fāstaftihim 'Alirabbika Al-Banātu Wa Lahumu Al-Banūna [37.149] Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?" فَاسْتَفْتِهِمْ أَلِرَبِّكَ الْبَنَاتُ وَلَهُمُ الْبَنُونَ
'Am Khalaq Al-Malā'ikata 'Ināthāan Wa Hum Shāhidūna [37.150] Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы? أَمْ خَلَقْنَا الْمَلاَئِكَةَ إِنَاثا ً وَهُمْ شَاهِدُونَ
'Alā 'Innahum Min 'Ifkihim Layaqūlūna [37.151] Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан. أَلاَ إِنَّهُمْ مِنْ إِفْكِهِمْ لَيَقُولُونَ
Walada Al-Lahu Wa 'Innahum Lakādhibūna [37.152] Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр. وَلَدَ اللَّهُ وَإِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ
'Āşţafá Al-Banāti `Alá Al-Banīna [37.153] Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме? أَاصْطَفَى الْبَنَاتِ عَلَى الْبَنِينَ
Mā Lakum Kayfa Taĥkumūna [37.154] Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез. مَا لَكُمْ كَيْفَ تَحْكُمُونَ
'Afalā Tadhakkarūn [37.155] Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы? أَفَلاَ تَذَكَّرُون
'Am Lakum Sulţānun Mubīnun [37.156] Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы? أَمْ لَكُمْ سُلْطَان ٌ مُبِين ٌ
Fa'tū Bikitābikum 'In Kuntum Şādiqīna [37.157] Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса. فَأْتُوا بِكِتَابِكُمْ إِنْ كُنتُمْ صَادِقِينَ
Wa Ja`alū Baynahu Wa Bayna Al-Jinnati Nasabāan Wa Laqad `Alimati Al-Jinnatu 'Innahum Lamuĥđarūna [37.158] Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын. وَجَعَلُوا بَيْنَه ُُ وَبَيْنَ الْجِنَّةِ نَسَبا ً وَلَقَدْ عَلِمَتِ الْجِنَّةُ إِنَّهُمْ لَمُحْضَرُونَ
Subĥāna Al-Lahi `Ammā Yaşifūna [37.159] Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер. سُبْحَانَ اللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ
'Illā `Ibāda Al-Lahi Al-Mukhlaşīna [37.160] Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр. إِلاَّ عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
Fa'innakum Wa Mā Ta`budūna [37.161] "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, فَإِنَّكُمْ وَمَا تَعْبُدُونَ
Mā 'Antum `Alayhi Bifātinīna [37.162] сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз, مَا أَنْتُمْ عَلَيْهِ بِفَاتِنِينَ
'Illā Man Huwa Şālī Al-Jaĥīmi [37.163] мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз". إِلاَّ مَنْ هُوَ صَالِي الْجَحِيمِ
Wa Mā Minnā 'Illā Lahu Maqāmun Ma`lūmun [37.164] Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр. وَمَا مِنَّا إِلاَّ لَه ُُ مَقَام ٌ مَعْلُوم ٌ
Wa 'Innā Lanaĥnu Aş-Şāffūna [37.165] Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз. وَإِنَّا لَنَحْنُ الصَّافُّونَ
Wa 'Innā Lanaĥnu Al-Musabbiĥūna [37.166] Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез. وَإِنَّا لَنَحْنُ الْمُسَبِّحُونَ
Wa 'In Kānū Layaqūlūna [37.167] Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә: وَإِنْ كَانُوا لَيَقُولُونَ
Law 'Anna `Indanā Dhikrāan Mina Al-'Awwalīna [37.168] "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса, لَوْ أَنَّ عِنْدَنَا ذِكْرا ً مِنَ الأَوَّلِينَ
Lakunnā `Ibāda Al-Lahi Al-Mukhlaşīna [37.169] Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип. لَكُنَّا عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
Fakafarū Bihi Fasawfa Ya`lamūna [37.170] Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр. فَكَفَرُوا بِه ِِ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Wa Laqad Sabaqat Kalimatunā Li`ibādinā Al-Mursalīn [37.171] Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте. وَلَقَدْ سَبَقَتْ كَلِمَتُنَا لِعِبَادِنَا الْمُرْسَلِين
'Innahum Lahumu Al-Manşūrūna [37.172] Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар. إِنَّهُمْ لَهُمُ الْمَنصُورُونَ
Wa 'Inna Jundanā Lahumu Al-Ghālibūna [37.173] Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр. وَإِنَّ جُندَنَا لَهُمُ الْغَالِبُونَ
Fatawalla `Anhum Ĥattá Ĥīnin [37.174] Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел! فَتَوَلَّ عَنْهُمْ حَتَّى حِين ٍ
Wa 'Abşirhum Fasawfa Yubşirūna [37.175] Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген. وَأَبْصِرْهُمْ فَسَوْفَ يُبْصِرُونَ
'Afabi`adhābinā Yasta`jilūna [37.176] Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме? أَفَبِعَذَابِنَا يَسْتَعْجِلُونَ
Fa'idhā Nazala Bisāĥatihim Fasā'a Şabāĥu Al-Mundharīna [37.177] Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр. فَإِذَا نَزَلَ بِسَاحَتِهِمْ فَسَاءَ صَبَاحُ الْمُنذَرِينَ
Wa Tawalla `Anhum Ĥattá Ĥīnin [37.178] Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел! وَتَوَلَّ عَنْهُمْ حَتَّى حِين ٍ
Wa 'Abşir Fasawfa Yubşirūna [37.179] Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр! وَأَبْصِرْ فَسَوْفَ يُبْصِرُونَ
Subĥāna Rabbika Rabbi Al-`Izzati `Ammā Yaşifūna [37.180] Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер. سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ
Wa Salāmun `Alá Al-Mursalīna [37.181] Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын! وَسَلاَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ
Wa Al-Ĥamdu Lillahi Rabbi Al-`Ālamīna [37.182] Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын! وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Next Sūrah