'Ara'ayta Al-Ladhī Yukadhdhibu Bid-Dīni | [107.1] Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме? | أَرَأَيْتَ الَّذِي يُكَذِّبُ بِالدِّينِ |
Fadhālika Al-Ladhī Yadu``u Al-Yatīma | [107.2] Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр. | فَذَلِكَ الَّذِي يَدُعُّ الْيَتِيمَ |
Wa Lā Yaĥuđđu `Alá Ţa`āmi Al-Miskīni | [107.3] Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә. | وَلاَ يَحُضُّ عَلَى طَعَامِ الْمِسْكِينِ |
Fawaylun Lilmuşallīna | [107.4] Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга. | فَوَيْل ٌ لِلْمُصَلِّينَ |
Al-Ladhīna Hum `An Şalātihim Sāhūna | [107.5] Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар. | الَّذِينَ هُمْ عَنْ صَلاَتِهِمْ سَاهُونَ |
Al-Ladhīna Hum Yurā'ūna | [107.6] Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый. | الَّذِينَ هُمْ يُرَاءُونَ |
Wa Yamna`ūna Al-Mā`ūna | [107.7] Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас. | وَيَمْنَعُونَ الْمَاعُونَ |