Waylun Likulli Humazatin Lumazahin  | [104.1] Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә. | وَيْل ٌ لِكُلِّ هُمَزَة ٍ لُمَزَة ٍ |
Al-Ladhī Jama`a Mālāan Wa `Addadahu  | [104.2] Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады. | الَّذِي جَمَعَ مَالا ً وَعَدَّدَهُ |
Yaĥsabu 'Anna Mālahu 'Akhladahu  | [104.3] Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр. | يَحْسَبُ أَنَّ مَالَهُ~ُ أَخْلَدَهُ |
Kallā Layunbadhanna Fī Al-Ĥuţamahi  | [104.4] Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр. | كَلاَّ لَيُنْبَذَنَّ فِي الْحُطَمَةِ |
Wa Mā 'Adrāka Mā Al-Ĥuţamahu  | [104.5] Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде? | وَمَا أَدْرَاكَ مَا الْحُطَمَةُ |
Nāru Al-Lahi Al-Mūqadahu  | [104.6] Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр. | نَارُ اللَّهِ الْمُوقَدَةُ |
Allatī Taţţali`u `Alá Al-'Af'idahi  | [104.7] Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер. | الَّتِي تَطَّلِعُ عَلَى الأَفْئِدَةِ |
'Innahā `Alayhim Mu'uşadahun  | [104.8] Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр. | إِنَّهَا عَلَيْهِمْ مُؤصَدَة ٌ |
Fī `Amadin Mumaddadahin  | [104.9] Уттан булган озын баганалар белән. | فِي عَمَد ٍ مُمَدَّدَة ٍ |