96) Sūrat Al-`Alaq

Printed format

96) سُورَة العَلَق

Aqra' Biāsmi Rabbika Al-Ladhī Khalaqa [96.1] Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә! اقْرَأْ بِاسْمِ رَبِّكَ الَّذِي خَلَقَ
Khalaqa Al-'Insāna Min `Alaqin [96.2] Ул халык кылды кешене оешкан каннан. خَلَقَ الإِنسَانَ مِنْ عَلَق ٍ
Aqra' Wa Rabbuka Al-'Akramu [96.3] Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр. اقْرَأْ وَرَبُّكَ الأَكْرَمُ
Al-Ladhī `Allama Bil-Qalami [96.4] Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте. الَّذِي عَلَّمَ بِالْقَلَمِ
`Allama Al-'Insāna Mā Lam Ya`lam [96.5] Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте. عَلَّمَ الإِنسَانَ مَا لَمْ يَعْلَمْ
Kallā 'Inna Al-'Insāna Layaţghá [96.6] Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр. كَلاَّ إِنَّ الإِنسَانَ لَيَطْغَى
'An Ra'āhu Astaghná [96.7] Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.) أَنْ رَآهُ اسْتَغْنَى
'Inna 'Ilá Rabbika Ar-Ruj [96.8] Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр. إِنَّ إِلَى رَبِّكَ الرُّجْعَى
'Ara'ayta Al-Ladhī Yanhá [96.9] Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме? أَرَأَيْتَ الَّذِي يَنْهَى
`Abdāan 'Idhā Şallá [96.10] Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда? عَبْدا ً إِذَا صَلَّى
'Ara'ayta 'In Kāna `Alá Al-Hudá [96.11] Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да. أَرَأَيْتَ إِنْ كَانَ عَلَى الْهُدَى
'Aw 'Amara Bit-Taq [96.12] Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып кил
'Ara'ayta 'In Kadhdhaba Wa Tawallá [96.13] Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы? أَرَأَيْتَ إِنْ كَذَّبَ وَتَوَلَّى
'Alam Ya`lam Bi'anna Al-Laha Yará [96.14] Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен? أَلَمْ يَعْلَمْ بِأَنَّ اللَّهَ يَرَى
Kallā La'in Lam Yantahi Lanasfa`ā Bin-Nāşiyahi [96.15] Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез. كَلاَّ لَئِنْ لَمْ يَنْتَه ِِ لَنَسْفَعَا بِالنَّاصِيَةِ
Nāşiyatindhibatin Khāţi'ahin [96.16] Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.) نَاصِيَة ٍ كَاذِبَةٍ خَاطِئَة ٍ
Falyad`u Nādiyah [96.17] Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен! فَلْيَدْعُ نَادِيَه
Sanad`u Az-Zabāniyaha [96.18] Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез. سَنَدْعُ الزَّبَانِيَةَ
Kallā Lā Tuţi`hu Wa Asjudqtarib [96.19] Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.) كَلاَّ لاَ تُطِعْهُ وَاسْجُدْ وَاقْتَ
Next Sūrah