Lā 'Uqsimu Biyawmi Al-Qiyāmahi  | [75.1] Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен. | لاَ أُقْسِمُ بِيَوْمِ الْقِيَامَةِ |
Wa Lā 'Uqsimu Bin-Nafsi Al-Lawwāmahi  | [75.2] Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр). | وَلاَ أُقْسِمُ بِالنَّفْسِ اللَّوَّامَةِ |
'Ayaĥsabu Al-'Insānu 'Allan Najma`a `Ižāmahu  | [75.3] Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр). | أَيَحْسَبُ الإِنسَانُ أَلَّنْ نَجْمَعَ عِظَامَهُ |
Balá Qādirīna `Alá 'An Nusawwiya Banānahu  | [75.4] Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга. | بَلَى قَادِرِينَ عَلَى أَنْ نُسَوِّيَ بَنَانَهُ |
Bal Yurīdu Al-'Insānu Liyafjura 'Amāmahu  | [75.5] Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер | بَلْ يُرِيدُ الإِنسَانُ لِيَفْجُرَ أَمَامَهُ |
Yas'alu 'Ayyāna Yawmu Al-Qiyāmahi  | [75.6] Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр | يَسْأَلُ أَيَّانَ يَوْمُ الْقِيَامَةِ |
Fa'idhā Bariqa Al-Başaru  | [75.7] Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса. | فَإِذَا بَرِقَ الْبَصَرُ |
Wa Khasafa Al-Qamaru  | [75.8] Ай тотылса. | وَخَسَفَ الْقَمَرُ |
Wa Jumi`a Ash-Shamsu Wa Al-Qamaru  | [75.9] Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр. | وَجُمِعَ الشَّمْسُ وَالْقَمَرُ |
Yaqūlu Al-'Insānu Yawma'idhin 'Ayna Al-Mafarru  | [75.10] Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?" | يَقُولُ الإِنسَانُ يَوْمَئِذٍ أَيْنَ الْمَفَرُّ |
Kallā Lā Wazara  | [75.11] Бүген качып котыла торган урын юк. | كَلاَّ لاَ وَزَرَ |
'Ilá Rabbika Yawma'idhin Al-Mustaqarru  | [75.12] Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр. | إِلَى رَبِّكَ يَوْمَئِذ ٍ الْمُسْتَقَرُّ |
Yunabba'u Al-'Insānu Yawma'idhin Bimā Qaddama Wa 'Akhkhara  | [75.13] Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән. | يُنَبَّأُ الإِنسَانُ يَوْمَئِذ ٍ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ |
Bali Al-'Insānu `Alá Nafsihi Başīrahun  | [75.14] Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр. | بَلِ الإِنسَانُ عَلَى نَفْسِه ِِ بَصِيرَة ٌ |
Wa Law 'Alqá Ma`ādhīrahu  | [75.15] Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр). | وَلَوْ أَلْقَى مَعَاذِيرَهُ |
Lā Tuĥarrik Bihi Lisānaka Lita`jala Bihi  | [75.16] Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен. | لاَ تُحَرِّكْ بِه ِِ لِسَانَكَ لِتَعْجَلَ بِهِ |
'Inna `Alaynā Jam`ahu Wa Qur'ānahu  | [75.17] Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак. | إِنَّ عَلَيْنَا جَمْعَه ُُ وَقُرْآنَهُ |
Fa'idhā Qara'nāhu Fa Attabi` Qur'ānahu  | [75.18] Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр! | فَإِذَا قَرَأْنَاه ُُ فَاتَّبِعْ قُرْآنَهُ |
Thumma 'Inna `Alaynā Bayānahu  | [75.19] Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер. | ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا بَيَانَهُ |
Kallā Bal Tuĥibbūna Al-`Ājilaha  | [75.20] Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез. | كَلاَّ بَلْ تُحِبُّونَ الْعَاجِلَةَ |
Wa Tadharūna Al-'Ākhiraha  | [75.21] Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз. | وَتَذَرُونَ الآخِرَةَ |
Wujūhun Yawma'idhin Nāđirahun  | [75.22] Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр. | وُجُوه ٌ ٌ يَوْمَئِذ ٍ نَاضِرَة ٌ |
'Ilá Rabbihā Nāžirahun  | [75.23] Ул йөз Раббысына караучыдыр. | إِلَى رَبِّهَا نَاظِرَة ٌ |
Wa Wujūhun Yawma'idhin Bāsirahun  | [75.24] Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр. | وَوُجُوه ٌ ٌ يَوْمَئِذ ٍ بَاسِرَة ٌ |
Tažunnu 'An Yuf`ala Bihā Fāqirahun  | [75.25] Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың. | تَظُنُّ أَنْ يُفْعَلَ بِهَا فَاقِرَة ٌ |
Kallā 'Idhā Balaghati At-Tarāqī  | [75.26] Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә, | كَلاَّ إِذَا بَلَغَتِ التَّرَاقِي |
Wa Qīla Man Rāqin  | [75.27] шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр. | وَقِيلَ مَنْ رَاق ٍ |
Wa Žanna 'Annahu Al-Firāqu  | [75.28] Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар. | وَظَنَّ أَنَّهُ الْفِرَاقُ |
Wa At-Taffati As-Sāqu Bis-Sāqi  | [75.29] Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы. | وَالْتَفَّتِ السَّاقُ بِالسَّاقِ |
'Ilá Rabbika Yawma'idhin Al-Masāqu  | [75.30] Бүген бармак Раббың хозурындадыр. | إِلَى رَبِّكَ يَوْمَئِذ ٍ الْمَسَاقُ |
Falā Şaddaqa Wa Lā Şallá  | [75.31] Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады. | فَلاَ صَدَّقَ وَلاَ صَلَّى |
Wa Lakin Kadhdhaba Wa Tawallá  | [75.32] Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты. | وَلَكِنْ كَذَّبَ وَتَوَلَّى |
Thumma Dhahaba 'Ilá 'Ahlihi Yatamaţţá  | [75.33] Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды. | ثُمَّ ذَهَبَ إِلَى أَهْلِه ِِ يَتَمَطَّى |
'Awlá Laka Fa'awlá  | [75.34] Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш! | أَوْلَى لَكَ فَأَوْلَى |
Thumma 'Awlá Laka Fa'awlá  | [75.35] Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш! | ثُمَّ أَوْلَى لَكَ فَأَوْلَى |
'Ayaĥsabu Al-'Insānu 'An Yutraka Sudáan  | [75.36] Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме? | أَيَحْسَبُ الإِنسَانُ أَنْ يُتْرَكَ سُدى ً |
'Alam Yaku Nuţfatan Min Manīyin Yumná  | [75.37] Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме? | أَلَمْ يَكُ نُطْفَة ً مِنْ مَنِيّ ٍ يُمْنَى |
Thumma Kāna `Alaqatan Fakhalaqa Fasawwá  | [75.38] Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде. | ثُمَّ كَانَ عَلَقَة ً فَخَلَقَ فَسَوَّى |
Faja`ala Minhu Az-Zawjayni Adh-Dhakara Wa Al-'Unthá  | [75.39] Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды. | فَجَعَلَ مِنْهُ الزَّوْجَيْنِ الذَّكَرَ وَالأُنثَى |
'Alaysa Dhālika Biqādirin `Alá 'An Yuĥyiya Al-Mawtá  | [75.40] Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме? | أَلَيْسَ ذَلِكَ بِقَادِرٍ عَلَى أَنْ يُحْيِيَ الْمَوْتَى |