'Idhā Waqa`ati Al-Wāqi`ahu  | [56.1] Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса, | إِذَا وَقَعَتِ الْوَاقِعَةُ |
Laysa Liwaq`atihā Kādhibahun  | [56.2] ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас. | لَيْسَ لِوَقْعَتِهَا كَاذِبَة ٌ |
Khāfiđatun Rāfi`ahun  | [56.3] Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер. | خَافِضَة ٌ رَافِعَة ٌ |
'Idhā Rujjati Al-'Arđu Rajjāan  | [56.4] Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә, | إِذَا رُجَّتِ الأَرْضُ رَجّا ً |
Wa Bussati Al-Jibālu Bassāan  | [56.5] вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр | وَبُسَّتِ الْجِبَالُ بَسّا ً |
Fakānat Habā'an Munbaththāan  | [56.6] алар чәчелгән тузан кеби булырлар. | فَكَانَتْ هَبَاء ً مُنْبَثّا ً |
Wa Kuntum 'Azwājāan Thalāthahan  | [56.7] Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз. | وَكُنتُمْ أَزْوَاجا ً ثَلاَثَة ً |
Fa'aşĥābu Al-Maymanati Mā 'Aşĥābu Al-Maymanahi  | [56.8] Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр. | فَأَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ مَا أَصْحَابُ الْمَيْمَنَةِ |
Wa 'Aşĥābu Al-Mash'amati Mā 'Aşĥābu Al-Mash'amahi  | [56.9] Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр. | وَأَصْحَابُ الْمَشْأَمَةِ مَا أَصْحَابُ الْمَشْأَمَةِ |
Wa As-Sābiqūna As-Sābiqūna  | [56.10] Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар. | وَالسَّابِقُونَ السَّابِقُونَ |
'Ūlā'ika Al-Muqarrabūna  | [56.11] Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле | أُوْلَائِكَ الْمُقَرَّبُونَ |
Fī Jannāti An-Na`īmi  | [56.12] Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер. | فِي جَنَّاتِ النَّعِيمِ |
Thullatun Mina Al-'Awwalīna  | [56.13] Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер. | ثُلَّة ٌ مِنَ الأَوَّلِينَ |
Wa Qalīlun Mina Al-'Ākhirīna  | [56.14] Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр. | وَقَلِيل ٌ مِنَ الآخِرِينَ |
`Alá Sururin Mawđūnahin  | [56.15] Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда. | عَلَى سُرُر ٍ مَوْضُونَة ٍ |
Muttaki'īna `Alayhā Mutaqābilīna  | [56.16] Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә. | مُتَّكِئِينَ عَلَيْهَا مُتَقَابِلِينَ |
Yaţūfu `Alayhim Wildānun Mukhalladūna  | [56.17] Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр. | يَطُوفُ عَلَيْهِمْ وِلْدَان ٌ مُخَلَّدُونَ |
Bi'akwābin Wa 'Abārīqa Wa Ka'sin Min Ma`īnin  | [56.18] Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән. | بِأَكْوَاب ٍ وَأَبَارِيقَ وَكَأْس ٍ مِنْ مَعِين ٍ |
Lā Yuşadda`ūna `Anhā Wa Lā Yunzifūna  | [56.19] Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр. | لاَ يُصَدَّعُونَ عَنْهَا وَلاَ يُنزِفُونَ |
Wa Fākihatin Mimmā Yatakhayyarūna  | [56.20] Вә алар тели торган җимешләр белән. | وَفَاكِهَة ٍ مِمَّا يَتَخَيَّرُونَ |
Wa Laĥmi Ţayrin Mimmā Yashtahūna  | [56.21] Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр. | وَلَحْمِ طَيْر ٍ مِمَّا يَشْتَهُونَ |
Wa Ĥūrun `Īnun  | [56.22] Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар. | وَحُورٌ عِين ٌ |
Ka'amthāli Al-Lu'ulu'ui Al-Maknūni  | [56.23] Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер. | كَأَمْثَالِ اللُّؤْلُؤِ الْمَكْنُونِ |
Jazā'an Bimā Kānū Ya`malūna  | [56.24] Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр. | جَزَاء ً بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ |
Lā Yasma`ūna Fīhā Laghwan Wa Lā Ta'thīmāan  | [56.25] Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр. | لاَ يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوا ً وَلاَ تَأْثِيما ً |
'Illā Qīlāan Salāmāan Salāmāan  | [56.26] Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр. | إِلاَّ قِيلا ً سَلاَما ً سَلاَما ً |
Wa 'Aşĥābu Al-Yamīni Mā 'Aşĥābu Al-Yamīni  | [56.27] Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле. | وَأَصْحَابُ الْيَمِينِ مَا أَصْحَابُ الْيَمِينِ |
Fī Sidrin Makhđūdin  | [56.28] Чәнечкесез сәдер агачлары астында. | فِي سِدْر ٍ مَخْضُود ٍ |
Wa Ţalĥin Manđūdin  | [56.29] Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында. | وَطَلْح ٍ مَنْضُود ٍ |
Wa Žillin Mamdūdin  | [56.30] Вә даимән булучы күләгәдә. | وَظِلّ ٍ مَمْدُود ٍ |
Wa Mā'in Maskūbin  | [56.31] Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда. | وَمَاء ٍ مَسْكُوب ٍ |
Wa Fākihatin Kathīrahin  | [56.32] Вә бик күп җимешләр эчендә. | وَفَاكِهَة ٍ كَثِيرَة ٍ |
Lā Maqţū`atin Wa Lā Mamnū`ahin  | [56.33] Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар. | لاَ مَقْطُوعَة ٍ وَلاَ مَمْنُوعَة ٍ |
Wa Furushin Marfū`ahin  | [56.34] Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар. | وَفُرُش ٍ مَرْفُوعَة ٍ |
'Innā 'Ansha'nāhunna 'Inshā'an  | [56.35] Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык. | إِنَّا أَنشَأْنَاهُنَّ إِنشَاء ً |
Faja`alnāhunna 'Abkārāan  | [56.36] Аларны яшь кызлар кылдык. | فَجَعَلْنَاهُنَّ أَبْكَارا ً |
`Urubāan 'Atrābāan  | [56.37] Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар. | عُرُباً أَتْرَابا ً |
Li'aşĥābi Al-Yamīni  | [56.38] Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде. | لِأَصْحَابِ الْيَمِينِ |
Thullatun Mina Al-'Awwalīna  | [56.39] Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер. | ثُلَّة ٌ مِنَ الأَوَّلِينَ |
Wa Thullatun Mina Al-'Ākhirīna  | [56.40] Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер. | وَثُلَّة ٌ مِنَ الآخِرِينَ |
Wa 'Aşĥābu Ash-Shimāli Mā 'Aşĥābu Ash-Shimāli  | [56.41] Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр. | وَأَصْحَابُ الشِّمَالِ مَا أَصْحَابُ الشِّمَالِ |
Fī Samūmin Wa Ĥamīmin  | [56.42] Алар эссе җилдә вә кайнар суда. | فِي سَمُوم ٍ وَحَمِيم ٍ |
Wa Žillin Min Yaĥmūmin  | [56.43] Кара төннән булган күләгәдә. | وَظِلّ ٍ مِنْ يَحْمُوم ٍ |
Lā Bāridin Wa Lā Karīmin  | [56.44] Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел. | لاَ بَارِد ٍ وَلاَ كَرِيم ٍ |
'Innahum Kānū Qabla Dhālika Mutrafīna  | [56.45] Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр. | إِنَّهُمْ كَانُوا قَبْلَ ذَلِكَ مُتْرَفِينَ |
Wa Kānū Yuşirrūna `Alá Al-Ĥinthi Al-`Ažīmi  | [56.46] Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр. | وَكَانُوا يُصِرُّونَ عَلَى الْحِنثِ الْعَظِيمِ |
Wa Kānū Yaqūlūna 'A'idhā Mitnā Wa Kunnā Turābāan Wa `Ižāmāan 'A'innā Lamab`ūthūna  | [56.47] Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме. | وَكَانُوا يَقُولُونَ أَئِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابا ً وَعِظَاماً أَئِنَّا لَمَبْعُوثُونَ |
'Awa 'Ābā'uunā Al-'Awwalūna  | [56.48] Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип. | أَوَ آبَاؤُنَا الأَوَّلُونَ |
Qul 'Inna Al-'Awwalīna Wa Al-'Ākhirīna  | [56.49] Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә. | قُلْ إِنَّ الأَوَّلِينَ وَالآخِرِينَ |
Lamajmū`ūna 'Ilá Mīqāti Yawmin Ma`lūmin  | [56.50] Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар. | لَمَجْمُوعُونَ إِلَى مِيقَاتِ يَوْم ٍ مَعْلُوم ٍ |
Thumma 'Innakum 'Ayyuhā Ađ-Đāllūna Al-Mukadhdhibūna  | [56.51] Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез. | ثُمَّ إِنَّكُمْ أَيُّهَا الضَّالُّونَ الْمُكَذِّبُونَ |
La'ākilūna Min Shajarin Min Zaqqūmin  | [56.52] Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз. | لَآكِلُونَ مِنْ شَجَر ٍ مِنْ زَقُّوم ٍ |
Famāli'ūna Minhā Al-Buţūna  | [56.53] Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз, | فَمَالِئُونَ مِنْهَا الْبُطُونَ |
Fashāribūna `Alayhi Mina Al-Ĥamīmi  | [56.54] вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны. | فَشَارِبُونَ عَلَيْهِ مِنَ الْحَمِيمِ |
Fashāribūna Shurba Al-Hīmi  | [56.55] Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез. | فَشَارِبُونَ شُرْبَ الْهِيمِ |
Hādhā Nuzuluhum Yawma Ad-Dīni  | [56.56] Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр. | هَذَا نُزُلُهُمْ يَوْمَ الدِّينِ |
Naĥnu Khalaqnākum Falawlā Tuşaddiqūna  | [56.57] Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы? | نَحْنُ خَلَقْنَاكُمْ فَلَوْلاَ تُصَدِّقُونَ |
'Afara'aytum Mā Tumnūna  | [56.58] Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны. | أَفَرَأَيْتُمْ مَا تُمْنُونَ |
'A'antum Takhluqūnahu 'Am Naĥnu Al-Khāliqūna  | [56.59] Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме? | أَأَنْتُمْ تَخْلُقُونَهُ~ُ أَمْ نَحْنُ الْخَالِقُونَ |
Naĥnu Qaddarnā Baynakumu Al-Mawta Wa Mā Naĥnu Bimasbūqīna  | [56.60] Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез. | نَحْنُ قَدَّرْنَا بَيْنَكُمُ الْمَوْتَ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ |
`Alá 'An Nubaddila 'Amthālakum Wa Nunshi'akum Fī Mā Lā Ta`lamūna  | [56.61] Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме. | عَلَى أَنْ نُبَدِّلَ أَمْثَالَكُمْ وَنُنْشِئَكُمْ فِي مَا لاَ تَعْلَمُونَ |
Wa Laqad `Alimtumu An-Nash'ata Al-'Ūlá Falawlā Tadhkkarūna  | [56.62] Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы! | وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ النَّشْأَةَ الأُولَى فَلَوْلاَ تَذكَّرُونَ |
'Afara'aytum Mā Taĥruthūna  | [56.63] Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез! | أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ |
'A'antum Tazra`ūnahu 'Am Naĥnu Az-Zāri`ūna  | [56.64] Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче? | أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ~ُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ |
Law Nashā'u Laja`alnāhu Ĥuţāmāan Fažalaltum Tafakkahūna  | [56.65] Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез. | لَوْ نَشَاءُ لَجَعَلْنَاه ُُ حُطَاما ً فَظَلَلْتُمْ تَفَكَّهُونَ |
'Innā Lamughramūna  | [56.66] Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз, | إِنَّا لَمُغْرَمُونَ |
Bal Naĥnu Maĥrūmūna  | [56.67] Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез. | بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ |
'Afara'aytumu Al-Mā'a Al-Ladhī Tashrabūna  | [56.68] Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез! | أَفَرَأَيْتُمُ الْمَاءَ الَّذِي تَشْرَبُونَ |
'A'antum 'Anzaltumūhu Mina Al-Muzni 'Am Naĥnu Al-Munzilūna  | [56.69] Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме? | أَأَنْتُمْ أَنزَلْتُمُوه ُُ مِنَ الْمُزْنِ أَمْ نَحْنُ الْمُنزِلُونَ |
Law Nashā'u Ja`alnāhu 'Ujājāan Falawlā Tashkurūna  | [56.70] Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез? | لَوْ نَشَاءُ جَعَلْنَاهُ~ُ أُجَاجا ً فَلَوْلاَ تَشْكُرُونَ |
'Afara'aytumu An-Nāra Allatī Tūrūna  | [56.71] Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез! | أَفَرَأَيْتُمُ النَّارَ الَّتِي تُورُونَ |
'A'antum 'Ansha'tum Shajaratahā 'Am Naĥnu Al-Munshi'ūna  | [56.72] Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар. | أَأَنْتُمْ أَنشَأْتُمْ شَجَرَتَهَا أَمْ نَحْنُ الْمُنشِئُونَ |
Naĥnu Ja`alnāhā Tadhkiratan Wa Matā`āan Lilmuqwīna  | [56.73] Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен. | نَحْنُ جَعَلْنَاهَا تَذْكِرَة ً وَمَتَاعا ً لِلْمُقْوِينَ |
Fasabbiĥ Biāsmi Rabbika Al-`Ažīmi  | [56.74] Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт! | فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ |
Falā 'Uqsimu Bimawāqi`i An-Nujūmi  | [56.75] Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен. | فَلاَ أُقْسِمُ بِمَوَاقِعِ النُّجُومِ |
Wa 'Innahu Laqasamun Law Ta`lamūna `Ažīmun  | [56.76] Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез. | وَإِنَّه ُُ لَقَسَم ٌ لَوْ تَعْلَمُونَ عَظِيم ٌ |
'Innahu Laqur'ānun Karīmun  | [56.77] Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер. | إِنَّه ُُ لَقُرْآن ٌ كَرِيم ٌ |
Fī Kitābin Maknūnin  | [56.78] Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр. | فِي كِتَاب ٍ مَكْنُون ٍ |
Lā Yamassuhu 'Illā Al-Muţahharūna  | [56.79] Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар. | لاَ يَمَسُّهُ~ُ إِلاَّ الْمُطَهَّرُونَ |
Tanzīlun Min Rabbi Al-`Ālamīna  | [56.80] Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер. | تَنزِيل ٌ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ |
'Afabihadhā Al-Ĥadīthi 'Antum Mud/hinūna  | [56.81] Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы? | أَفَبِهَذَا الْحَدِيثِ أَنْتُمْ مُدْهِنُونَ |
Wa Taj`alūna Rizqakum 'Annakum Tukadhdhibūna  | [56.82] Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез. | وَتَجْعَلُونَ رِزْقَكُمْ أَنَّكُمْ تُكَذِّبُونَ |
Falawlā 'Idhā Balaghati Al-Ĥulqūma  | [56.83] Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә, | فَلَوْلاَ إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُومَ |
Wa 'Antum Ĥīna'idhin Tanžurūna  | [56.84] сез шул вакытта аңа карап сорарсыз. | وَأَنْتُمْ حِينَئِذ ٍ تَنظُرُونَ |
Wa Naĥnu 'Aqrabu 'Ilayhi Minkum Wa Lakin Lā Tubşirūna  | [56.85] Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез. | وَنَحْنُ أَقْرَبُ إِلَيْهِ مِنْكُمْ وَلَكِنْ لاَ تُبْصِرُونَ |
Falawlā 'In Kuntum Ghayra Madīnīna  | [56.86] Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез. | فَلَوْلاَ إِنْ كُنتُمْ غَيْرَ مَدِينِينَ |
Tarji`ūnahā 'In Kuntum Şādiqīna  | [56.87] Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса! | تَرْجِعُونَهَا إِنْ كُنتُمْ صَادِقِينَ |
Fa'ammā 'In Kāna Mina Al-Muqarrabīna  | [56.88] Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса, | فَأَمَّا إِنْ كَانَ مِنَ الْمُقَرَّبِينَ |
Farawĥun Wa Rayĥānun Wa Jannatu Na`īmin  | [56.89] аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер. | فَرَوْح ٌ وَرَيْحَان ٌ وَجَنَّةُ نَعِيم ٍ |
Wa 'Ammā 'In Kāna Min 'Aşĥābi Al-Yamīni  | [56.90] Әмма уң тараф кешесе булса. | وَأَمَّا إِنْ كَانَ مِنْ أَصْحَابِ الْيَمِينِ |
Fasalāmun Laka Min 'Aşĥābi Al-Yamīni  | [56.91] Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер. | فَسَلاَم ٌ لَكَ مِنْ أَصْحَابِ الْيَمِينِ |
Wa 'Ammā 'In Kāna Mina Al-Mukadhdhibīna Ađ-Đāllīna  | [56.92] Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса, | وَأَمَّا إِنْ كَانَ مِنَ الْمُكَذِّبِينَ الضَّالِّينَ |
Fanuzulun Min Ĥamīmin  | [56.93] аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр. | فَنُزُل ٌ مِنْ حَمِيم ٍ |
Wa Taşliyatu Jaĥīmin  | [56.94] Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр. | وَتَصْلِيَةُ جَحِيم ٍ |
'Inna Hādhā Lahuwa Ĥaqqu Al-Yaqīni  | [56.95] Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр. | إِنَّ هَذَا لَهُوَ حَقُّ الْيَقِينِ |
Fasabbiĥ Biāsmi Rabbika Al-`Ažīmi  | [56.96] Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт! | فَسَبِّحْ بِاسْمِ رَبِّكَ الْعَظِيمِ |