Wa A dh -Dh ār iyā ti Dh arwan [51.1] Таратучы каты җил белән ант итәм. وَالذَّار ِيَا تِ ذَرْوا ً
Fālĥāmilā ti Wiq rāan [51.2] Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр. فَالْحَامِلاَتِ وِق ْرا ً
Fāljār iyā ti Yusrāan [51.3] Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә. فَالْجَار ِيَا تِ يُسْرا ً
Fālmuqassimā ti 'Am rāan [51.4] Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен: فَالْمُقَسِّمَا تِ أَمْرا ً
'Inn amā Tū`adū na Laşādiq un [51.5] "Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр. إِنّ َمَا تُوعَدُو نَ لَصَادِق ٌ
Wa 'Inn a A d -Dī na Lawāqi`un [51.6] Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр. وَإِنّ َ ا ل دِّي نَ لَوَاقِع ٌ
Wa A s-Samā 'i Dh ā ti A l-Ĥubuki [51.7] Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен. وَالسَّمَا ءِ ذَا تِ ا لْحُبُكِ
'Inn akum Lafī Qawlin Mukh talifin [51.8] Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас. إِنّ َكُمْ لَفِي قَوْل ٍ مُخْتَلِف ٍ
Yu'ufaku `Anhu Man 'Ufika [51.9] Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше. يُؤْفَكُ عَنْهُ مَنْ أُفِكَ
Qutila A l-Kh arrāşū na [51.10] Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә. قُتِلَ ا لْخَرَّاصُو نَ
Al-Ladh ī na Hum Fī Gh am ratin Sāhū na [51.11] Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр. ا لَّذِي نَ هُمْ فِي غَمْرَة ٍ سَاهُو نَ
Yas'alū na 'Ayyā na Yawmu A d -Dī ni [51.12] Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар. يَسْأَلُو نَ أَيَّا نَ يَوْمُ ا ل دِّي نِ
Yawma Hum `Alá A n -Nā r i Yuftanū na [51.13] Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар. يَوْمَ هُمْ عَلَى ا ل نّ َا ر ِ يُفْتَنُو نَ
Dh ūqū Fitnatakum Hādh ā A l-Ladh ī Kun tum Bihi Tasta`jilū na [51.14] Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр. ذُوقُوا فِتْنَتَكُمْ هَذَا ا لَّذِي كُن تُم ْ بِه ِ ِ تَسْتَعْجِلُو نَ
'Inn a A l-Muttaqī na Fī Jann ā tin Wa `Uyū nin [51.15] Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр. إِنّ َ ا لْمُتَّقِي نَ فِي جَنّ َا ت ٍ وَعُيُو ن ٍ
'Ā kh idh ī na Mā 'Ā tāhum Rab buhum 'Inn ahum Kānū Qab la Dh ālika Muĥsinī na [51.16] Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр. آخِذِي نَ مَا آتَاهُمْ رَبُّهُمْ إِنّ َهُمْ كَانُوا قَب ْلَ ذَلِكَ مُحْسِنِي نَ
Kānū Qalīlāan Mina A l-Layli Mā Yahja`ū na [51.17] Төннәрдә алар аз йоклар булдылар. كَانُوا قَلِيلا ً مِنَ ا ل لَّيْلِ مَا يَهْجَعُو نَ
Wa Bil-'Asĥā r i Hum Yastagh firū na [51.18] Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр. وَبِالأَسْحَا ر ِ هُمْ يَسْتَغْفِرُو نَ
Wa Fī 'Am wālihim Ĥaq qun Lilssā 'ili Wa A l-Maĥrū mi [51.19] Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр. وَفِي أَمْوَالِهِمْ حَقّ ٌ لِلسَّا ئِلِ وَا لْمَحْرُو مِ
Wa Fī A l-'Arđi 'Ā yā tun Lilmūqinī na [51.20] Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр. وَفِي ا لأَرْضِ آيَا ت ٌ لِلْمُوقِنِي نَ
Wa Fī 'An fusikum 'Afalā Tub şirū na [51.21] Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме? وَفِي أَن فُسِكُمْ أَفَلاَ تُب ْصِرُو نَ
Wa Fī A s-Samā 'i R izqukum Wa Mā Tū`adū na [51.22] Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер. وَفِي ا ل سَّمَا ءِ ر ِزْقُكُمْ وَمَا تُوعَدُو نَ
Fawarab bi A s-Samā 'i Wa A l-'Arđi 'Inn ahu Laĥaq qun Mith la Mā 'Ann akum Tan ţiqū na [51.23] Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз. فَوَرَبِّ ا ل سَّمَا ءِ وَا لأَرْضِ إِنّ َه ُ ُ لَحَقّ ٌ مِثْلَ مَا أَنّ َكُمْ تَن طِقHal 'Atā ka Ĥadīth u Đayfi 'Ib rāhī ma A l-Mukramī na [51.24] Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре? هَلْ أَتَا كَ حَدِي ثُ ضَيْفِ إِب ْرَاهِي مَ ا لْمُكْرَمِي نَ
'Idh Dakh alū `Alayhi Faqālū Salāmāan Qā la Salā mun Qawmun Mun karū na [51.25] Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде. إِذْ دَخَلُوا عَلَيْهِ فَقَالُوا سَلاَما ً قَا لَ سَلاَم ٌ قَوْم ٌ مُن كَرُو نَ
Farāgh a 'Ilá 'Ahlihi Fajā 'a Bi`ij lin Samī nin [51.26] Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде. فَرَا غَ إِلَى أَهْلِه ِ ِ فَجَا ءَ بِعِج ْل ٍ سَمِي ن ٍ
Faqarrabahu 'Ilayhim Qā la 'Alā Ta'kulū na [51.27] Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде. فَقَرَّبَهُ~ ُ إِلَيْهِمْ قَا لَ أَلاَ تَأْكُلُو نَ
Fa'awjasa Minhum Kh īfatan Qālū Lā Takh af Wa Bash sh arū hu Bigh ulā min `Alī min [51.28] Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр. فَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَة ً قَالُوا لاَ تَخَفْ وَبَشَّرُو ه ُ ُ بِغُلاَمٍ عَل Fa'aq balati A m ra'atuhu Fī Şarratin Faşakkat Waj hahā Wa Qālat `Ajū zun `Aqī mun [51.29] Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип. فَأَق ْبَلَتِ ا مْرَأَتُه ُ ُ فِي صَرَّة ٍ فَصَكَّتْ وَج ْهَهَا وَقَالَتْ عَجُو زٌ عَقِي م ٌ
Qālū Kadh āliki Qā la Rab buki 'Inn ahu Huwa A l-Ĥakī mu A l-`Alī mu [51.30] Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип. قَالُوا كَذَلِكِ قَا لَ رَبُّكِ إِنّ َه ُ ُ هُوَ ا لْحَكِي مُ ا لْعَلِي مُ
Qā la Famā Kh aţ bukum 'Ayyuhā A l-Mursalū na [51.31] Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады. قَا لَ فَمَا خَط ْبُكُمْ أَيُّهَا ا لْمُرْسَلُو نَ
Qālū 'Inn ā 'Ursilnā 'Ilá Qawmin Muj r imī na [51.32] Фәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек, قَالُو ا إِنّ َا أُرْسِلْنَا إِلَى قَوْم ٍ مُج ْر ِمِي نَ
Linursila `Alayhim Ĥijāratan Min Ţī nin [51.33] алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен, لِنُرْسِلَ عَلَيْهِمْ حِجَارَة ً مِن ْ طِي ن ٍ
Musawwamatan `In da Rab bika Lilmusr ifī na [51.34] ул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", – диделәр. مُسَوَّمَةً عِن ْدَ رَبِّكَ لِلْمُسْر ِفِي نَ
Fa'akh raj nā Man Kā na Fīhā Mina A l-Mu'uminī na [51.35] Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне. فَأَخْرَج ْنَا مَن ْ كَا نَ فِيهَا مِنَ ا لْمُؤْمِنِي نَ
Famā Wajad nā Fīhā Gh ayra Baytin Mina A l-Muslimī na [51.36] Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде. فَمَا وَجَد ْنَا فِيهَا غَيْرَ بَيْت ٍ مِنَ ا لْمُسْلِمِي نَ
Wa Taraknā Fīhā 'Ā yatan Lilladh ī na Yakh āfū na A l-`Adh ā ba A l-'Alī ma [51.37] Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен. وَتَرَكْنَا فِيهَا آيَة ً لِلَّذِي نَ يَخَافُو نَ ا لْعَذَا بَ ا لأَلِي مَ
Wa Fī Mūsá 'Idh 'Arsalnā hu 'Ilá Fir `awna Bisulţā nin Mubī nin [51.38] Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч, وَفِي مُوسَى إِذْ أَرْسَلْنَا هُ~ ُ إِلَى فِرْعَوْنَ بِسُلْطَا ن ٍ مُبِي ن ٍ
Fatawallá Biruknihi Wa Qā la Sāĥir un 'Aw Maj nū nun [51.39] Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер", – дип. فَتَوَلَّى بِرُكْنِه ِ ِ وَقَا لَ سَاحِرٌ أَوْ مَج ْنُو ن ٌ
Fa'akh adh nā hu Wa Junūdahu Fanabadh nāhum Fī A l-Yamm i Wa Huwa Mulī mun [51.40] Без Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач, Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды. فَأَخَذْنَا ه ُ ُ وَجُنُودَه ُ ُ فَنَبَذْنَاهُمْ فِي ا لْيَمّ ِ وَهُوَ مُلِي م ٌ
Wa Fī `Ā din 'Idh 'Arsalnā `Alayhimu A r-R ī ĥa A l-`Aqī ma [51.41] Дәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче рәхимсез җилне. وَفِي عَا د ٍ إِذْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ ا ل رِّي حَ ا لْعَقِي مَ
Mā Tadh aru Min Sh ay'in 'Atat `Alayhi 'Illā Ja`alat/hu Kālrramī mi [51.42] Ул җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр. مَا تَذَرُ مِن ْ شَيْءٍ أَتَتْ عَلَيْهِ إِلاَّ جَعَلَتْهُ كَال رَّمِي مِ
Wa Fī Th amū da 'Idh Qī la Lahum Tamatta`ū Ĥattá Ĥī nin [51.43] Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде. وَفِي ثَمُو دَ إِذْ قِي لَ لَهُمْ تَمَتَّعُوا حَتَّى ح Fa`ataw `An 'Am r i Rab bihim Fa'akh adh at/humu A ş-Şā`iqatu Wa Hum Yan žurū na [51.44] Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте. فَعَتَوْا عَنْ أَمْر ِ رَبِّهِمْ فَأَخَذَتْهُمُ ا ل صَّاعِقَةُ وَهُمْ يَن ظُرُو نَ
Famā A staţā`ū Min Qiyā min Wa Mā Kānū Mun taşir ī na [51.45] Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар. فَمَا ا سْتَطَاعُوا مِن ْ قِيَا م ٍ وَمَا كَانُوا مُن تَصِر ِي نَ
Wa Qawma Nūĥin Min Qab lu 'Inn ahum Kānū Qawmāan Fāsiqī na [51.46] Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар. وَقَوْمَ نُو ح ٍ مِن ْ قَب ْلُ إِنّ َهُمْ كَانُوا قَوْما ً فَاسِقِي نَ
Wa A s-Samā 'a Banaynāhā Bi'ayydin Wa 'Inn ā Lamūsi`ū na [51.47] Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз. وَالسَّمَا ءَ بَنَيْنَاهَا بِأَيْيد ٍ وَإِنّ َا لَمُوسِعُو نَ
Wa A l-'Arđa Farash nāhā Fani`ma A l-Māhidū na [51.48] Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез. وَالأَرْضَ فَرَشْنَاهَا فَنِعْمَ ا لْمَاهِدُو نَ
Wa Min Kulli Sh ay'in Kh alaq nā Zawjayni La`allakum Tadh akkarū na [51.49] Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез. وَمِن ْ كُلِّ شَيْءٍ خَلَق ْنَا زَوْجَيْنِ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُو نَ
Fafir rū 'Ilá A l-Lahi 'Inn ī Lakum Minhu Nadh ī r un Mubī nun [51.50] Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын. فَفِرُّو ا إِلَى ا ل لَّهِ إِنّ ِي لَكُم ْ مِنْهُ نَذِي ر ٌ مُبِي ن ٌ
Wa Lā Taj `alū Ma`a A l-Lahi 'Ilahāan 'Ā kh ara 'Inn ī Lakum Minhu Nadh ī r un Mubī nun [51.51] Хак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын. وَلاَ تَج ْعَلُوا مَعَ ا ل لَّهِ إِلَها ً آخَرَ إِنّ ِي لَكُم ْ مِنْهُ نَذِي ر ٌ مُبِي ن ٌ
Kadh ālika Mā 'Atá A l-Ladh ī na Min Qab lihim Min Rasū lin 'Illā Qālū Sāĥir un 'Aw Maj nū nun [51.52] Ий Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки җенләнгәндер", – дип. كَذَلِكَ مَا أَتَى ا لَّذِي نَ مِن ْ قَب ْلِهِم ْ مِن ْ رَسُو ل ٍ إِلاَّ قَالُوا سَاحِرٌ أَوْ مَج ْنُو ن ٌ 'Atawāşaw Bihi Bal Hum Qawmun Ţāgh ū na [51.53] Әйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы? Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер. أَتَوَاصَوْا بِه ِ ِ بَلْ هُمْ قَوْم ٌ طَاغُو نَ
Fatawalla `Anhum Famā 'An ta Bimalū min [51.54] Син алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр. فَتَوَلَّ عَنْهُمْ فَمَا أَن ْتَ بِمَلُو م ٍ
Wa Dh akkir Fa'inn a A dh -Dh ikrá Tan fa`u A l-Mu'uminī na [51.55] Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер. وَذَكِّرْ فَإِنّ َ ا ل ذِّكْرَى تَن فَعُ ا لْمُؤْمِنِي نَ
Wa Mā Kh alaq tu A l-Jinn a Wa A l-'In sa 'Illā Liya`budū ni [51.56] Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым. وَمَا خَلَق ْتُ ا لْجِنّ َ وَا لإِن سَ إِلاَّ لِيَعْبُدُو نِ
Mā 'Ur ī du Minhum Min R izqin Wa Mā 'Ur ī du 'An Yuţ `imū ni [51.57] Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм. مَا أُر ِي دُ مِنْهُم ْ مِن ْ ر ِزْق ٍ وَمَا أُر ِي دُ أَن ْ يُط ْعِمُو نِ
'Inn a A l-Laha Huwa A r-Razzā qu Dh ū A l-Qūwati A l-Matī nu [51.58] Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер. إِنّ َ ا ل لَّهَ هُوَ ا ل رَّزَّا قُ ذُو ا لْقُوَّةِ ا لْمَتِي نُ
Fa'inn a Lilladh ī na Žalamū Dh anūbāan Mith la Dh anū bi 'Aşĥābihim Falā Yasta`jilū ni [51.59] Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр. فَإِنّ َ لِلَّذِي نَ ظَلَمُوا ذَنُوبا ً مِثْلَ ذَنُو Fawaylun Lilladh ī na Kafarū Min Yawmihimu A l-Ladh ī Yū`adū na [51.60] Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр. فَوَيْل ٌ لِلَّذِي نَ كَفَرُوا مِن ْ يَوْمِهِمُ ا لَّذِي يُوعَدُو نَ