44) Sūrat Ad-Dukhān

Printed format

44) سُورَة الدُّخَان

Ĥā-Mīm [44.1] Ха мим. حَا-مِيم
Wa Al-Kitābi Al-Mubīni [44.2] Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен. وَالْكِتَابِ الْمُبِينِ
'Innā 'Anzalnāhu Fī Laylatin Mubārakatin 'Innā Kunnā Mundhirīna [44.3] Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык. إِنَّا أَنزَلْنَاه ُُ فِي لَيْلَة ٍ مُبَارَكَة ٍ إِنَّا كُنَّا مُنذِرِينَ
Fīhā Yufraqu Kullu 'Amrin Ĥakīmin [44.4] Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер. فِيهَا يُفْرَقُ كُلُّ أَمْرٍ حَكِيم ٍ
'Amrāan Min `Indinā 'Innā Kunnā Mursilīna [44.5] Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык, أَمْرا ً مِنْ عِنْدِنَا إِنَّا كُنَّا مُرْسِلِينَ
Raĥmatan Min Rabbika 'Innahu Huwa As-Samī`u Al-`Alīmu [44.6] мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер. رَحْمَة ً مِنْ رَبِّكَ إِنَّه ُُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Rabbi As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Mā Baynahumā 'In Kuntum Mūqinīna [44.7] Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз. رَبِّ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا إِنْ كُنْتُمْ مُوقِنِينَ
Lā 'Ilāha 'Illā Huwa Yuĥyī Wa Yumītu Rabbukum Wa Rabbu 'Ābā'ikumu Al-'Awwalīna [44.8] Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр. لاَ إِلَهَ إِلاَّ هُوَ يُحْيِي وَيُمِيتُ رَبُّكُمْ وَرَبُّ آبَائِكُمُ الأَوَّلِينَ
Bal HumShakkin Yal`abūna [44.9] Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр. بَلْ هُمْ فِي شَكّ ٍ يَلْعَبُونَ
Fārtaqib Yawma Ta'tī As-Samā'u Bidukhānin Mubīnin [44.10] Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр. فَارْتَقِبْ يَوْمَ تَأْتِي السَّمَاءُ بِدُخَان ٍ مُبِين ٍ
Yaghshá An-Nāsa Hādhā `Adhābun 'Alīmun [44.11] Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип. يَغْشَى النَّاسَ هَذَا عَذَابٌ أَلِيم ٌ
Rabbanā Akshif `Annā Al-`Adhāba 'Innā Mu'uminūna [44.12] Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр. رَبَّنَا اكْشِفْ عَنَّا الْعَذَابَ إِنَّا مُؤْمِنُونَ
'Anná Lahumu Adh-Dhikrá Wa Qad Jā'ahum Rasūlun Mubīnun [44.13] Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде. أَنَّى لَهُمُ الذِّكْرَى وَقَدْ جَاءَهُمْ رَسُول ٌ مُبِين ٌ
Thumma Tawallaw `Anhu Wa Qālū Mu`allamun Majnūnun [44.14] Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр. ثُمَّ تَوَلَّوْا عَنْهُ وَقَالُوا مُعَلَّم ٌ مَجْنُون ٌ
'Innā Kāshifū Al-`Adhābi Qalīlāan 'Innakum `Ā'idūna [44.15] Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз. إِنَّا كَاشِفُوا الْعَذَابِ قَلِيلا ً إِنَّكُمْ عَائِدُونَ
Yawma Nabţishu Al-Baţshata Al-Kubrá 'Innā Muntaqimūna [44.16] Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз. يَوْمَ نَبْطِشُ الْبَطْشَةَ الْكُبْرَى إِنَّا مُنتَقِمُونَ
Wa Laqad Fatannā Qablahum Qawma Fir`awna Wa Jā'ahum Rasūlun Karīmun [44.17] Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде. وَلَقَدْ فَتَنَّا قَبْلَهُمْ قَوْمَ فِرْعَوْنَ وَجَاءَهُمْ رَسُول ٌ كَرِيم ٌ
'An 'Addū 'Ilayya `Ibāda Al-Lahi 'Innī Lakum Rasūlun 'Amīnun [44.18] Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен. أَنْ أَدُّوا إِلَيَّ عِبَادَ اللَّهِ إِنِّي لَكُمْ رَس Wa 'An Lā Ta`lū `Alá Al-Lahi 'Innī 'Ātīkum Bisulţānin Mubīnin [44.19] Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем. وَأَنْ لاَ تَعْلُوا عَلَى اللَّهِ إِنِّي آتِيكُمْ بِسُلْطَان ٍ مُبِين ٍ
Wa 'Innī `Udhtu Birabbī Wa Rabbikum 'An Tarjumūni [44.20] Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым. وَإِنِّي عُذْتُ بِرَبِّي وَرَبِّكُمْ أَنْ تَرْجُمُونِ
Wa 'In Lam Tu'uminū Lī Fā`tazilūni [44.21] Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр. وَإِنْ لَمْ تُؤْمِنُوا لِي فَاعْتَزِلُونِ
Fada`ā Rabbahu 'Anna Hā'uulā' Qawmun Mujrimūna [44.22] Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип. فَدَعَا رَبَّهُ~ُ أَنَّ هَاؤُلاَء قَوْم ٌ مُجْرِمُونَ
Fa'asri Bi`ibādī Laylāan 'Innakum Muttaba`ūna [44.23] Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар. فَأَسْرِ بِعِبَادِي لَيْلا ً إِنَّكُمْ مُتَّبَعُونَ
Wa Atruki Al-Baĥra Rahwan 'Innahum Jundun Mughraqūna [44.24] Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар." وَاتْرُكِ الْبَحْرَ رَهْوا ً إِنَّهُمْ جُند ٌ مُغْرَقُونَ
Kam Tarakū Min Jannātin Wa `Uyūnin [44.25] Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды. كَمْ تَرَكُوا مِنْ جَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
Wa Zurū`in Wa Maqāmin Karīmin [44.26] Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды. وَزُرُوع ٍ وَمَقَام ٍ كَرِيم ٍ
Wa Na`matin Kānū Fīhā Fākihīna [44.27] Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды. وَنَعْمَة ٍ كَانُوا فِيهَا فَاكِهِينَ
Kadhālika Wa 'Awrathnāhā Qawmāan 'Ākharīna [44.28] Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык. كَذَلِكَ وَأَوْرَثْنَاهَا قَوْما ً آخَرِينَ
Famā Bakat `Alayhimu As-Samā'u Wa Al-'Arđu Wa Mā Kānū Munžarīna [44.29] Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде. فَمَا بَكَتْ عَلَيْهِمُ السَّمَاءُ وَالأَرْضُ وَمَا كَانُوا مُنظَرِينَ
Wa Laqad Najjaynā Banī 'Isrā'īla Mina Al-`Adhābi Al-Muhīni [44.30] Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык. وَلَقَدْ نَجَّيْنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ مِنَ الْعَذَابِ الْمُهِينِ
Min Fir`awna 'Innahu Kāna `Ālīāan Mina Al-Musrifīna [44.31] Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде. مِنْ فِرْعَوْنَ إِنَّه ُُ كَانَ عَالِيا ً مِنَ الْمُسْرِفِينَ
Wa Laqadi Akhtarnāhum `Alá `Ilmin `Alá Al-`Ālamīna [44.32] Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек. وَلَقَدِ اخْتَرْنَاهُمْ عَلَى عِلْمٍ عَلَى الْعَالَمِينَ
Wa 'Ātaynāhum Mina Al-'Āyāti Mā Fīhi Balā'un Mubīnun [44.33] Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек. وَآتَيْنَاهُمْ مِنَ الآيَاتِ مَا فِيه ِِ بَلاَء ٌ مُبِين ٌ
'Inna Hā'uulā' Layaqūlūna [44.34] Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр. إِنَّ هَاؤُلاَء لَيَقُولُونَ
'In Hiya 'Illā Mawtatunā Al-'Ūlá Wa Mā Naĥnu Bimunsharīna [44.35] Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр. إِنْ هِيَ إِلاَّ مَوْتَتُنَا الأُولَى وَمَا نَحْنُ بِمُنشَرِينَ
Fa'tū Bi'ābā'inā 'In Kuntum Şādiqīna [44.36] Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр. فَأْتُوا بِآبَائِنَا إِنْ كُنتُمْ صَادِقِينَ
'Ahum Khayrun 'Am Qawmu Tubba`in Wa Al-Ladhīna Min Qablihim 'Ahlaknāhum 'Innahum Kānū Mujrimīna [44.37] Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр. أَهُمْ خَيْرٌ أَمْ قَوْمُ تُبَّع ٍ وَالَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ أَهْلَكْنَاهُمْ إِنَّهُمْ كَانُوا مُجْرِمِينَ
Wa Mā Khalaq As-Samāwāti Wa Al-'Arđa Wa Mā Baynahumā Lā`ibīna [44.38] Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә и&
Khalaqnāhumā 'Illā Bil-Ĥaqqi Wa Lakinna 'Aktharahum Lā Ya`lamūna [44.39] Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр. مَا خَلَقْنَاهُمَا إِلاَّ بِالْحَقِّ وَلَكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لاَ يَعْلَمُونَ
'Inna Yawma Al-Faşli Mīqātuhum 'Ajma`īna [44.40] Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр. إِنَّ يَوْمَ الْفَصْلِ مِيقَاتُهُمْ أَجْمَعِينَ
Yawma Lā Yughnī Mawláan `An Mawláan Shay'āan Wa Lā Hum Yunşarūna [44.41] Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар. يَوْمَ لاَ يُغْنِي مَوْلىً عَنْ مَوْلى ً شَيْئا ً وَلاَ هُمْ يُنصَرُونَ
'Illā Man Raĥima Al-Lahu 'Innahu Huwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [44.42] Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер. إِلاَّ مَنْ رَحِمَ اللَّهُ إِنَّه ُُ هُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
'Inna Shajarata Az-Zaqqūmi [44.43] Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше - إِنَّ شَجَرَةَ الزَّقُّومِ
Ţa`āmu Al-'Athīmi [44.44] явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. طَعَامُ الأَثِيمِ
Kālmuhli Yaghlī Fī Al-Buţūni [44.45] Эрегән җиз кеби. كَالْمُهْلِ يَغْلِي فِي الْبُطُونِ
Kaghalyi Al-Ĥamīmi [44.46] Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. كَغَلْيِ الْحَمِيمِ
Khudhūhu Fā`tilūhu 'Ilá Sawā'i Al-Jaĥīmi [44.47] Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез." خُذُوه ُُ فَاعْتِلُوهُ~ُ إِلَى سَوَاءِ الْجَحِيمِ
Thumma Şubbū Fawqa Ra'sihi Min `Adhābi Al-Ĥamīmi [44.48] Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен." ثُمَّ صُبُّوا فَوْقَ رَأْسِه ِِ مِنْ عَذَابِ الْحَمِيمِ
Dhuq 'Innaka 'Anta Al-`Azīzu Al-Karīmu [44.49] Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең. ذُقْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْكَرِيمُ
'Inna Hādhā Mā Kuntum Bihi Tamtarūna [44.50] Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип. إِنَّ هَذَا مَا كُنتُمْ بِه ِِ تَمْتَرُونَ
'Inna Al-Muttaqīna Fī Maqāmin 'Amīnin [44.51] Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар. إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي مَقَامٍ أَمِين ٍ
Fī Jannātin Wa `Uyūnin [44.52] Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. فِي جَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
Yalbasūna Min Sundusin Wa 'Istabraqin Mutaqābilīna [44.53] Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. يَلْبَسُونَ مِنْ سُندُس ٍ وَإِسْتَبْرَق ٍ مُتَقَابِلِينَ
Kadhālika Wa Zawwajnāhum Biĥūrin `Īnin [44.54] Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез. كَذَلِكَ وَزَوَّجْنَاهُمْ بِحُورٍ عِين ٍ
Yad`ūna Fīhā Bikulli Fākihatin 'Āminīna [44.55] Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер. يَدْعُونَ فِيهَا بِكُلِّ فَاكِهَة ٍ آمِنِينَ
Lā Yadhūqūna Fīhā Al-Mawta 'Illā Al-Mawtata Al-'Ūlá Wa Waqāhum `Adhāba Al-Jaĥīmi [44.56] Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар. لاَ يَذُوقُونَ فِيهَا الْمَوْتَ إِلاَّ الْمَوْتَةَ الأُولَى وَوَقَاهُمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ
Fađlāan Min Rabbika Dhālika Huwa Al-Fawzu Al-`Ažīmu [44.57] Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер. فَضْلا ً مِنْ رَبِّكَ ذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Fa'innamā Yassarnāhu Bilisānika La`allahum Yatadhakkarūna [44.58] Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр. فَإِنَّمَا يَسَّرْنَاه ُُ بِلِسَانِكَ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ
Fārtaqib 'Innahum Murtaqibūna [44.59] Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр. فَارْتَقِبْ إِنَّهُمْ مُرْتَقِبُونَ
Next Sūrah