19) Sūrat Maryam

Printed format

19) سُورَة مَريَم

Kāf-Hā-Yā-`Ayn-Şād [19.1] Кәф һә йә ґәен сад. Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер. كَاف-هَا-يَا-عَين-صَاد
Dhikru Raĥmati Rabbika `Abdahu Zakarīyā [19.2] Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәрьягә Аның рәхмәтенең бәянедер. ذِكْرُ رَحْمَةِ رَبِّكَ عَبْدَه ُُ زَكَرِيَّا
'Idhdá Rabbahu Nidā'an Khafīyāan [19.3] Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды. إِذْ نَادَى رَبَّه ُُ نِدَاءً خَفِيّا ً
Qāla Rabbi 'Innī Wahana Al-`Ažmu Minnī Wa Ashta`ala Ar-Ra'su Shaybāan Wa Lam 'Akun Bidu`ā'ika Rabbi Shaqīyāan [19.4] Әйтте: "Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың. قَالَ رَبِّ إِنِّي وَهَنَ الْعَظْمُ مِنِّي وَاشْتَعَلَ الرَّأْسُ شَيْبا ً وَلَمْ أَكُنْ بِدُعَائِكَ رَبِّ شَقِيّا ً
Wa 'Innī Khiftu Al-Mawāliya Min Warā'ī Wa Kānati Amra'atī `Āqirāan Fahab Lī Min Ladunka Walīyāan [19.5] Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел! وَإِنِّي خِفْتُ الْمَوَالِيَ مِنْ وَرَائِي وَكَانَتِ امْرَأَتِي عَاقِرا ً فَهَبْ لِي مِنْ لَدُنْكَ وَلِيّا ً
Yarithunī Wa Yarithu Min 'Āli Ya`qūba Wa Aj`alhu Rabbi Rađīyāan [19.6] Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз каршыңда разый кыл! يَرِثُنِي وَيَرِثُ مِنْ آلِ يَعْقُوبَ وَاجْعَلْهُ رَبِّ رَضِيّا ً
Yā Zakarīyā 'Innā Nubashshiruka Bighulāmin Asmuhu Yaĥyá Lam Naj`al Lahu Min Qablu Samīyāan [19.7] Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык. يَازَكَرِيَّا إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلاَم ٍ اسْمُه ُُ يَحْيَى لَمْ نَجْعَلْ لَه ُُ مِنْ قَبْلُ سَمِيّا ً
Qāla Rabbi 'Anná Yakūnu Lī Ghulāmun Wa Kānat Amra'atī `Āqirāan Wa Qad Balaghtu Mina Al-Kibari `Itīyāan [19.8] Әйтте Зәкәрья: "Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем?" قَالَ رَبِّ أَنَّى يَكُونُ لِي غُلاَم ٌ وَكَانَتْ امْرَأَتِي عَاقِرا ً وَقَدْ بَلَغْتُ مِنَ الْكِبَرِ عِتِيّا ً
Qāla Kadhālika Qāla Rabbuka Huwa `Alayya Hayyinun Wa Qad Khalaqtuka Min Qablu Wa Lam Taku Shay'āan [19.9] Аллаһ әйтте: "Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең." قَالَ كَذَلِكَ قَالَ رَبُّكَ هُوَ عَلَيَّ هَيِّن ٌ وَقَدْ خَلَقْتُكَ مِنْ قَبْلُ وَلَمْ تَكُ شَيْئا ً
Qāla Rabbi Aj`al Lī 'Āyatan Qāla 'Āyatuka 'Allā Tukallima An-Nāsa Thalātha Layālin Sawīyāan [19.10] Зәкәрья г-м әйтте: "Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың." قَالَ رَبِّ اجْعَل لِي آيَة ً قَالَ آيَتُكَ أَلاَّ تُكَلِّمَ النَّاسَ ثَلاَثَ لَيَالFakharaja `Alá Qawmihi Mina Al-Miĥrābi Fa'awĥá 'Ilayhim 'An Sabbiĥū Bukratan Wa `Ashīyāan [19.11] Хатыны балага калган көн михрабтан чыгып кавеме янына барды – сөйләшә алмыйдыр иде, иргә вә кичке намазларны укырсыз дип кавеменә ишарәт илә аңлатты. فَخَرَجَ عَلَى قَوْمِه ِِ مِنَ الْمِحْرَابِ فَأَوْحَى إِلَيْهِمْ أَنْ سَبِّحُوا بُكْرَة ً وَعَشِيّا ً
Yā Yaĥyá Khudhi Al-Kitāba Biqūwatin Wa 'Ātaynāhu Al-Ĥukma Şabīyāan [19.12] Ий Яхъя! Ал Тәүратны ныклап, куәт белән! Вә Без Яхъяга сабый чагында хикмәт, гыйлем бирдек. يَايَحْيَى خُذِ الْكِتَابَ بِقُوَّة ٍ وَآتَيْنَاهُ الْحُكْمَ صَبِيّا ً
Wa Ĥanānāan Min Ladunnā Wa Zakāatan Wa Kāna Taqīyāan [19.13] Без Яхъяга бирдек рәхимле булуны вә зәк итеп яки көферлек, мөшриклек кереннән пакьлекне бирдек. Вә ул Аллаһудан куркучы тәкъва булды. وَحَنَانا ً مِنْ لَدُنَّا وَزَكَاة ً وَكَانَ تَقِيّا ً
Wa Barrāan Biwālidayhi Wa Lam Yakun Jabbārāan `Aşīyāan [19.14] Вә ата-анасына изгелек итүче иде, вә ул Аллаһуга гөнаһкәр булмады һәм тәкәбберлек кылмады. وَبَرّا ً بِوَالِدَيْهِ وَلَمْ يَكُنْ جَبَّاراً عَصِيّا ً
Wa Salāmun `Alayhi Yawma Wulida Wa Yawma Yamūtu Wa Yawma Yub`athu Ĥayyāan [19.15] Вә Яхъяга туган көнендә вә үлгән көнендә һәм дә кабердән кубарылган көндә Аллаһудан сәламнәр булды. وَسَلاَمٌ عَلَيْهِ يَوْمَ وُلِدَ وَيَوْمَ يَمُوتُ وَيَوْمَ يُبْعَثُ حَيّا ً
Wa Adhkur Fī Al-Kitābi Maryama 'Idh Antabadhat Min 'Ahlihā Makānāan Sharqīyāan [19.16] Ий Мухәммәд г-м, Коръәндә хәзрәт Мәрьям кыйссасын зекер ит! Менә ул Мәрьям, үзенең якыннарыннан аерылып өенең шәрыкъ тарафына чыкты юынмак өчен. وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ مَرْيَمَ إِذْ انتَبَذَتْ مِنْ أَهْلِهَا مَكَانا ً شَرْقِيّا ً
Fāttakhadhat Min Dūnihim Ĥijābāan Fa'arsalnā 'Ilayhā Rūĥanā Fatamaththala Lahā Basharāan Sawīyāan [19.17] Алар якын урында булу сәбәпле күрмәсеннәр өчен ул пәрдә корды, һәм җибәрдек Мәрьямгә Җәбраил фәрештәбезне, ул Мәрьямгә камил яшь егет сурәтендә күренде. فَاتَّخَذَتْ مِنْ دُونِهِمْ حِجَابا ً فَأَرْسَلْنَا إِلَيْهَا رُوحَنَا فَتَمَثَّلَ لَهَا بَشَرا ً سَوِيّا ً
Qālat 'Innī 'A`ūdhu Bir-Raĥmani Minka 'In Kunta Taqīyāan [19.18] Мәрьям әйтте: "Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң, миңа якын килмә." قَالَتْ إِنِّي أَعُوذُ بِالرَّحْمَنِ مِنْكَ إِنْ كُنتَ تَقِيّا ً
Qāla 'Innamā 'Anā Rasūlu Rabbiki Li'haba Laki Ghulāmāan Zakīyāan [19.19] Җәбраил әйтте: "Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем." قَالَ إِنَّمَا أَنَا رَسُولُ رَبِّكِ لِأهَبَ لَكِ غُلاَما ً زَكِيّا ً
Qālat 'Anná Yakūnu Lī Ghulāmun Wa Lam Yamsasnī Basharun Wa Lam 'Aku Baghīyāan [19.20] Мәрьям әйтте: "Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым." قَالَتْ أَنَّى يَكُونُ لِي غُلاَم ٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَر ٌ وَلَمْ أَكُ بَغِيّا ً
Qāla Kadhāliki Qāla Rabbuki Huwa `Alayya Hayyinun Wa Linaj`alahu 'Āyatan Lilnnāsi Wa Raĥmatan Minnā Wa Kāna 'Amrāan Maqđīyāan [19.21] Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: "Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар. قَالَ كَذَلِكِ قَالَ رَبُّكِ هُوَ عَلَيَّ هَيِّن ٌ وَلِنَFaĥamalat/hu Fāntabadhat Bihi Makānāan Qaşīyāan [19.22] Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте. فَحَمَلَتْهُ فَانتَبَذَتْ بِه ِِ مَكَانا ً قَصِيّا ً
Fa'ajā'ahā Al-Makhāđu 'Ilá Jidh`i An-Nakhlati Qālat Yā Laytanī Mittu Qabla Hādhā Wa Kuntu Nasyāan Mansīyāan [19.23] Бала табуның авырлыгы китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: "Бу хәлне күрмәс борын үлгән булсам ни булыр иде һәм үлеп онытылып беткән булсам". فَأَجَاءَهَا الْمَخَاضُ إِلَى جِذْعِ النَّخْلَةِ قَالَتْ يَالَيْتَنِي مِتُّ قَبْلَ هَذَا وَكُنتُ نَسْيا ً مَنْسِيّا ً
Fanādāhā Min Taĥtihā 'Allā Taĥzanī Qad Ja`ala Rabbuki Taĥtaki Sarīyāan [19.24] Мәрьямнең урыныннан түбән җирдән Җәбраил кычкырды: "Ий Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астыңда чишмә кылды". فَنَادَاهَا مِنْ تَحْتِهَا أَلاَّ تَحْزَنِي قَدْ جَعَلَ رَبُّكِ تَحْتَكِ سَرِيّا ً
Wa Huzzī 'Ilayki Bijidh`i An-Nakhlati Tusāqiţ `Alayki Ruţabāan Janīyāan [19.25] Йә Марьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен. وَهُزِّي إِلَيْكِ بِجِذْعِ النَّخْلَةِ تُسَاقِطْ عَلَيْكِ رُطَبا ً جَنِيّا ً
Fakulī Wa Ashrabī Wa Qarrī `Aynāan Fa'immā Taraynna Mina Al-Bashari 'Aĥadāan Faqūlī 'Innī Nadhartu Lilrraĥmani Şawmāan Falan 'Ukallima Al-Yawma 'Insīyāan [19.26] Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: "Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим". فَكُلِي وَاشْرَبِي وَقَرِّي عَيْنا ً فَإِمَّا تَرَيْنَّ مِنَ Fa'atat Bihi Qawmahā Taĥmiluhu Qālū Yā Maryamu Laqad Ji'ti Shay'āan Farīyāan [19.27] Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: "Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең". فَأَتَتْ بِه ِِ قَوْمَهَا تَحْمِلُه ُُ قَالُوا يَامَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْئا ً فَرِيّا ً
Yā 'Ukhta Hārūna Mā Kāna 'Abūki Amra'a Saw'in Wa Mā Kānat 'Ummuki Baghīyāan [19.28] Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде. يَاأُخْتَ هَارُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ امْرَأَ سَوْء ٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيّا ً
Fa'ashārat 'Ilayhi Qālū Kayfa Nukallimu Man Kāna Fī Al-Mahdi Şabīyāan [19.29] Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: "Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?" فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ قَالُوا كَيْفَ نُكَلِّمُ مَنْ كَانَ فِي الْمَهْدِ صَبِيّا ً
Qāla 'Innī `Abdu Al-Lahi 'Ātāniya Al-Kitāba Wa Ja`alanī Nabīyāan [19.30] Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: "Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте." قَالَ إِنِّي عَبْدُ اللَّهِ آتَانِيَ الْكِتَابَ وَجَعَلَنِي نَبِيّا ً
Wa Ja`alanī Mubārakāan 'Ayna Mā Kuntu Wa 'Awşānī Biş-Şalāati Wa Az-Zakāati Mā Dumtu Ĥayyāan [19.31] Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда. وَجَعَلَنِي مُبَارَكاً أَيْنَ مَا كُنتُ وَأَوْصَانِي بِالصَّلاَةِ وَالزَّكَاةِ مَا دُمْتُ حَيّا ً
Wa Barrāan Biwālidatī Wa Lam Yaj`alnī Jabbārāan Shaqīyāan [19.32] Янә анама изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады. وَبَرّا ً بِوَالِدَتِي وَلَمْ يَجْعَلْنِي جَبَّارا ً شَقِيّا ً
Wa As-Salāmu `Alayya Yawma Wulidtu Wa Yawma 'Amūtu Wa Yawma 'Ub`athu Ĥayyāan [19.33] Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер". وَالسَّلاَمُ عَلَيَّ يَوْمَ وُلِدْتُ وَيَوْمَ أَمُوتُ وَيَوْمَ أُبْعَثُ حَيّا ً
Dhālika `Īsá Abnu Maryama Qawla Al-Ĥaqqi Al-Ladhī Fīhi Yamtarūna [19.34] Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде. ذَلِكَ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ قَوْلَ الْحَقِّ الَّذِي فِيه ِِ يَمْتَرُونَ
Mā Kāna Lillahi 'An Yattakhidha Min Waladin Subĥānahu 'Idhā Qađá 'Amrāan Fa'innamā Yaqūlu Lahu Kun Fayakūnu [19.35] Бала тудырмак Аллаһуга лаек булмады, Ул бала тудыру кимчелегеннән пакь! Әгәр бер нәрсәне булдырырга теләсә, ул нәрсәгә фәкать: Бул, дип әйтер, ул нәрсә шундук булыр. مَا كَانَ لِلَّهِ أَنْ يَتَّخِذَ مِنْ وَلَد ٍ سُبْحَانَهُ~ُ إِذَا قَضَى أَمْرا ً فَإِنَّمَا يَقُولُ لَه ُُ كُنْ فَيَكُونُ
Wa 'Inna Al-Laha Rabbī Wa Rabbukum Fā`budūhu Hādhā Şirāţun Mustaqīmun [19.36] Тәхкыйк Аллаһ минем һәм сезнең дә Раббыгыз, Аңа гыйбадәт итегез! Аллаһуга гыйбадәт кылу, Коръән өйрәтүе буенча дин тоту, туры юлдыр. وَإِنَّ اللَّهَ رَبِّي وَرَبُّكُمْ فَاعْبُدُوه ُُ هَذَا صِرَاط ٌ مُسْتَقِيم ٌ
khtalafa Al-'Aĥzābu Min Baynihim Fawaylun Lilladhīna Kafarū Min Mash/hadi Yawmin `Ažīmin [19.37] Мәрьям ирсез бала тудыргач, кешеләр араларында ихтыйлаф иттеләр, ни каты үкенеч хакны инкяр итүчеләргә, ґәзабы каты, куркынычы олугъ булган кыямәт көненең килүеннән. فَاخْتَلَفَ الأَحْزَابُ مِنْ بَيْنِهِمْ فَوَيْل ٌ لِلَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ مَشْهَدِ يَوْمٍ عَظِيم ٍ
'Asmi` Bihim Wa 'Abşir Yawma Ya'tūnanā Lakini Až-Žālimūna Al-Yawma Fī Đalālin Mubīnin [19.38] Алар Безнең хозурыбызга килгән көннәрендә яхшы ишетерләр вә яхшы күрерләр, ләкин Аллаһуга карышып залим булган кешеләр ул көндә ачык адашуда – алданудадыр. أَسْمِعْ بِهِمْ وَأَبْصِرْ يَوْمَ يَأْتُونَنَا لَكِنِ الظَّالِمُونَ الْيَوْمَ فِي ضَلاَل ٍ مُبِين ٍ
Wa 'Andhirhum Yawma Al-Ĥasrati 'Idh Quđiya Al-'Amru Wa HumGhaflatin Wa Hum Lā Yu'uminūna [19.39] Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр. وَأَنذِرْهُمْ يَوْمَ الْحَسْرَةِ إِذْ قُضِيَ الأَمْرُ وَهُمْ فِي غَفْلَة ٍ وَهُمْ لاَ يُؤْمِنُونَ
'Innā Naĥnu Narithu Al-'Arđa Wa Man `Alayhā Wa 'Ilaynā Yurja`ūna [19.40] Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә кайтарылырлар. إِنَّا نَحْنُ نَرِثُ الأَرْضَ وَمَنْ عَلَيْهَا وَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ
Wa Adhkur Fī Al-Kitābi 'Ibrāhīma 'Innahu Kāna Şiddīqāan Nabīyāan [19.41] Ибраһим г-мнен. Коръәндәге хәбәрен зекер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды. وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِبْرَاهِيمَ إِنَّه ُُ كَانَ صِدِّيقا ً نَبِيّا ً
'Idh Qāla Li'abīhi Yā 'Abati Lima Ta`budu Mā Lā Yasma`u Wa Lā Yubşiru Wa Lā Yughnī `Anka Shay'āan [19.42] Ибраһим әйтте: "Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың? إِذْ قَالَ لِأَبِيه ِِ يَاأَبَتِ لِمَ تَعْبُدُ مَا لاَ يَسْمَعُ وَلاَ يُبْصِرُ وَلاَ يُغْنِي عَنْكَ شَيْئا ً
Yā 'Abati 'Innī Qad Jā'anī Mina Al-`Ilmi Mā Lam Ya'tika Fa Attabi`nī 'Ahdika Şirāţāan Sawīyāan [19.43] Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен! يَاأَبَتِ إِنِّي قَدْ جَاءَنِي مِنَ الْعِلْمِ مَا لَمْ يَأْتِكَ فَاتَّبِعْنِي أَهْدِكَ صِرَاطا ً سَوِيّا ً
Yā 'Abati Lā Ta`budi Ash-Shayţāna 'Inna Ash-Shayţāna Kāna Lilrraĥmani `Aşīyāan [19.44] Ий атам, шайтанга гыйбадәт кылма чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды. يَاأَبَتِ لاَ تَعْبُدِ الشَّيْطَانَ إِنَّ الشَّيْطَانَ كَانَ لِلرَّحْمَنِ عَصِيّا ً
Yā 'Abati 'Innī 'Akhāfu 'An Yamassaka `Adhābun Mina Ar-Raĥmāni Fatakūna Lilshshayţāni Walīyāan [19.45] Ий атам, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын булырсың". يَاأَبَتِ إِنِّي أَخَافُ أَنْ يَمَسَّكَ عَذَاب ٌ مِنَ الرَّحْمَنِ فَتَكُونَ لِلشَّيْطَانِ وَلِيّا ً
Qāla 'Arāghibun 'Anta `An 'Ālihatī Yā 'Ibrāhīmu La'in Lam Tantahi La'arjumannaka Wa Ahjurnī Malīyāan [19.46] Ибраһимның атасы әйтте: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып күп вакытка кит!" قَالَ أَرَاغِبٌ أَنْتَ عَنْ آلِهَتِي يَاإِبْراهِيمُ لَئِنْ لَمْ تَنتَه ِِ لَأَرْجُمَنَّكَ وَاهْجُرْنِي مَلِيّا ً
Qāla Salāmun `Alayka Sa'astaghfiru Laka Rabbī 'Innahu Kāna Bī Ĥafīyāan [19.47] Ибраһим г-м әйтте: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын, чөнки, Ул догаларымны кабул итә иде. قَالَ سَلاَمٌ عَلَيْكَ سَأَسْتَغْفِرُ لَكَ رَبِّي إِنَّه ُُ كَانَ بِي حَفِيّا ً
Wa 'A`tazilukum Wa Mā Tad`ūna Min Dūni Al-Lahi Wa 'Ad`ū Rabbī `Asá 'Allā 'Akūna Bidu`ā'i RabShaqīyāan [19.48] Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен". وَأَعْتَزِلُكُمْ وَمَا تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَأَدْعُو رَبِّي عَسَى أَلاَّ أَكُونَ بِدُعَاءِ رَبِّي شَقِيّا ً
Falammā A`tazalahum Wa Mā Ya`budūna Min Dūni Al-Lahi Wahabnā Lahu 'Isĥāqa Wa Ya`qūba Wa Kullā Ja`alnā Nabīyāan [19.49] Ибраһим г-м мөшрикләрдән вә Аллаһудан башканы тоткан мәгъбудләреннән аерылып киткәч, Без аңа Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, вә барын да пәйгамбәр кылдык. فَلَمَّا اعْتَزَلَهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَهَبْنَا لَهُ~ُ إِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَكُلاَّ جَعَلْنَا نَبِيّا ً
Wa Wahabnā Lahum Min Raĥmatinā Wa Ja`alnā Lahum Lisāna Şidqin `Alīyāan [19.50] Вә Без аларга рәхмәтебездән мал вә балалар һәм пәйгамбәрлек бирдек, дәхи аларга һәрбер дин әһәле каршында яхшы вә дөрес сөйләүче тел бирдек, һәр дин әһәле аларны мактап сөйлиләр. وَوَهَبْنَا لَهُمْ مِنْ رَحْمَتِنَا وَجَعَلْنَا لَهُمْ لِسَانَ صِدْقٍ عَلِيّا ً
Wa Adhkur Fī Al-Kitābi Mūsá 'Innahu Kāna Mukhlaşāan Wa Kāna Rasūlāan Nabīyāan [19.51] Янә Муса г-мне Коръәннән сөйлә: ул Аллаһуга гыйбадәттә вә Аңа итагать итүдә бик ихлас булды, вә кешеләргә Ислам динен өйрәтер өчен Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр булды. وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ مُوسَى إِنَّه ُُ كَانَ مُخْلَصا ً وَكَانَ رَسُولا ً نَبِيّا ً
Wa Nādaynāhu Min Jānibi Aţūri Al-'Aymani Wa Qarrabnāhu Najīyāan [19.52] Вә Без Мусаның уң ягында булган Тур тавыннан аңа кычкырдык, вә яшерен сөйләшер өчен аны үзебезгә якын кылдык. وَنَادَيْنَاه ُُ مِنْ جَانِبِ الطُّورِ الأَيْمَنِ وَقَرَّبْنَاه ُُ نَجِيّا ً
Wa Wahabnā Lahu Min Raĥmatinā 'Akhāhu Hārūna Nabīyāan [19.53] Вә Без аңа рәхмәтебездән кардәше Һарунны ярдәмче пәйгамбәр итеп бирдек. وَوَهَبْنَا لَه ُُ مِنْ رَحْمَتِنَا أَخَاه ُُ هَارُونَ نَبِيّا ً
Wa Adhkur Fī Al-Kitābi 'Ismā`īla 'Innahu Kāna Şādiqa Al-Wa`di Wa Kāna Rasūlāan Nabīyāan [19.54] Янә Коръәннән Исмагыйл г-мне сөйлә, дөреслектә ул вәгъдәсендә бик таза торучы иде, вә ул Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр иде. وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِسْمَاعِيلَ إِنَّه ُُ كَانَ صَادِقَ الْوَعْدِ وَكَانَ رَسُولا ً نَبِيّا ً
Wa Kāna Ya'muru 'Ahlahu Biş-Şalāati Wa Az-Zakāati Wa Kāna `Inda Rabbihi Marđīyāan [19.55] Вә ул үз кавемен намаз укырга, зәкят бирергә әмер итә иде, вә ул Раббысы хозурында һәр эше өчен ризаланмыш иде, ягъни Аллаһ аңардан разый иде. وَكَانَ يَأْمُرُ أَهْلَه ُُ بِالصَّلاَةِ وَالزَّكَاةِ وَكَانَ عِنْدَ رَبِّه ِِ مَرْضِيّا ً
Wa Adhkur Fī Al-Kitābi 'Idrīsa 'Innahu Kāna Şiddīqāan Nabīyāan [19.56] Янә Коръәннән Идрис г-мне сөйлә, дөреслектә ул гаять хакны сөйләүче пәйгамбәр иде. وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِدْرِيسَ إِنَّه ُُ كَانَ صِدِّيقا ً نَبِيّا ً
Wa Rafa`nāhu Makānāan `Alīyāan [19.57] Вә Без аны күтәрдек югары урынга, күккә яки җәннәткә. وَرَفَعْنَاه ُُ مَكَاناً عَلِيّا ً
'Ūlā'ika Al-Ladhīna 'An`ama Al-Lahu `Alayhim Mina An-Nabīyīna Min Dhurrīyati 'Ādama Wa Mimman Ĥamalnā Ma`a Nūĥin Wa Min Dhurrīyati 'Ibrāhīma Wa 'Isrā'īla Wa Mimman Hadaynā Wa Ajtabaynā 'Idhā Tutlá `Alayhim 'Āyātu Ar-Raĥmāni Kharrū Sujjadāan Wa Bukīyāan [19.58] Югарыда зекер ителгән пәйгамбәрләр, аларга Аллаһ пәйгамбәрлекне ингам кылды, Адәм г-м балаларыннан Идрисне, вә көймәдә Нух г-м белән бергә күтәрдек Без кешеләрнең балаларыннан Ибраһим г-мне, вә Ибраһим балаларыннан, вә Исмагыйл г-м балаларыннан Исхак, Ягькуб, Муса, Һарун, Зәкәрья, Яхъя вә Гыйсаларны пәйгамбәр кылды&
Fakhalafa Min Ba`dihim Khalfun 'Ađā`ū Aş-Şalāata Wa Attaba`ū Ash-Shahawāti Fasawfa Yalqawna Ghayyāan [19.59] Ул пәйгамбәрләрдән соң явыз кавем килде, алар намазларын кичектереп, казага калдырып яки бөтенләй укымыйча заигъ иттеләр, вә шәһвәткә, нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр, алар тиздән ахирәттә явыз газапка очраучылардыр. فَخَلَفَ مِنْ بَعْدِهِمْ خَلْفٌ أَضَاعُوا الصَّلاَةَ وَاتَّبَعُوا الشَّهَوَاتِ فَسَوْفَ يَل
'Illā Man Tāba Wa 'Āmana Wa `Amila Şāliĥāan Fa'ūlā'ika Yadkhulūna Al-Jannata Wa Lā Yužlamūna Shay'āan [19.60] Мәгәр иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп изге гамәлләр кылганнары җәннәткә керерләр, аларга хаксыз золым итү булмас. إِلاَّ مَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحا ً فَأُوْلَائِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ وَلاَ يُظْلَمُونَ شَيْئا ً
Jannāti `Adnin Allatī Wa`ada Ar-Raĥmānu `Ibādahu Bil-Ghaybi 'Innahu Kāna Wa`duhu Ma'tīyāan [19.61] Алар кереп торачак җәннәтне Аллаһ үзенең сөекле колларына вәгъдә кылды ул җәннәтне күрсәтмичә, тәхкыйк Аллаһудан вәгъдә кылынган җәннәт вәгъдә кылынган кешеләргә килүче булды, килми калмас. جَنَّاتِ عَدْن ٍ الَّتِي وَعَدَ الرَّحْمَنُ عِبَادَه ُُ بِالْغَيْبِ إِنَّه ُُ كَانَ وَعْدُه ُ<
Lā Yasma`ūna Fīhā Laghwan 'Illā Salāmāan Wa Lahum Rizquhum Fīhā Bukratan Wa `Ashīyāan [19.62] Алар җәннәттә кирәкмәгән буш сүзләрне ишетмәсләр, мәгәр фәрештәләрнең сәламен ишетерләр, дөньядагы иртә белән көндез арасы вакыт үткән саен, ягъни ике ашау арасы хәтле вакыт үткән саен ризыклары килеп торыр. لاَ يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوا ً إِلاَّ سَلاَما ً وَلَهُمْ رِزْقُهُمْ فِيهَا بُكْرَة ً وَعَشِيّا ً
Tilka Al-Jannatu Allatī Nūrithu Min `Ibādinā Man Kāna Taqīyāan [19.63] Колларыбызның тәкъваларын ошбу җәннәткә варис итәрбез. تِلْكَ الْجَنَّةُ الَّتِي نُورِثُ مِنْ عِبَادِنَا مَنْ كَانَ تَقِيّا ً
Wa Mā Natanazzalu 'Illā Bi'amri Rabbika Lahu Mā Bayna 'Aydīnā Wa Mā Khalfanā Wa Mā Bayna Dhālika Wa Mā Kāna Rabbuka Nasīyāan [19.64] Җәбраил г-м әйтте: "Мин вәхий белән үз белдегем илә теләсәм кайчан иңмәмен, мәгәр ий Мухәммәд г-м Раббыңның әмере белән генә иңәрмен. Ягъни Мухәммәд г-м бер сорауга җавапны иртәгә бирермен дигән, ләкин Аллаһ теләсә димәгән. Шуның өчен Җәбраил г-м ике атна килми торган. Алдыбызда булган нәрсәләр вә артыбызда булган нәр
Rabbu As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Mā Baynahumā Fā`bud/hu Wa Aşţabir Li`ibādatihi Hal Ta`lamu Lahu Samīyāan [19.65] Ул – Аллаһ җир вә күкләр вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысы, Аңа гыйбадәт кыл һәм Аның гыйбадәтенә сабыр ит, чыда! Әйә син беләсеңме Аллаһ белән бер исемнәрдә булган берәр затның барлыгын? Әлбәттә юк! رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَاعْبُدْهُ وَاصْطَبِرْ لِعِبَادَتِه ِِ هَلْ تَعْلَمُ لَه ُُ سَمِيّا ً<
Wa Yaqūlu Al-'Insānu 'A'idhā Mā Mittu Lasawfa 'Ukhraju Ĥayyāan [19.66] Кабердән терелеп кубарылачакны инкяр иткән ахмак әйтер: "Үлеп күмелеп черегәннән соң яңадан терелеп кабердән чыгармынмы?" وَيَقُولُ الإِنسَانُ أَئِذَا مَا مِتُّ لَسَوْفَ أُخْرَجُ حَيّا ً
'Awalā Yadhkuru Al-'Insānu 'Annā Khalaqnāhu Min Qablu Wa Lam Yaku Shay'āan [19.67] Әйә ул кеше уйлап карамыймы? Моннан элек Без аны халык кылдык, ул вакытта ул һич нәрсә түгел иде, шуны белмиме? أَوَلاَ يَذْكُرُ الإِنسَانُ أَنَّا خَلَقْنَاه ُُ مِنْ قَبْلُ وَلَمْ يَكُ شَيْئا ً
Fawarabbika Lanaĥshurannahum Wa Ash-Shayāţīna Thumma Lanuĥđirannahum Ĥawla Jahannama Jithīyāan [19.68] Раббың илә ант итеп әйтәмен, әлбәттә, Без аларны кабердән кубарырбыз, дәхи алар белән бергә шайтаннарны да кубарырбыз, соңра тезелгәннәре хәлдә җәһәннәм әйләнәсенә китерербез. فَوَرَبِّكَ لَنَحْشُرَنَّهُمْ وَالشَّيَاطِينَ ثُمَّ لَنُحْضِرَنَّهُمْ حَوْلَ جَهَنَّمَ جِثِيّا ً
Thumma Lananzi`anna Min Kulli Shī`atin 'Ayyuhum 'Ashaddu `Alá Ar-Raĥmāni `Itīyāan [19.69] Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһуга катырак каршы булганнарын. ثُمَّ لَنَنزِعَنَّ مِنْ كُلِّ شِيعَةٍ أَيُّهُمْ أَشَدُّ عَلَى الرَّحْمَنِ عِتِيّا ً
Thumma Lanaĥnu 'A`lamu Bial-Ladhīna Hum 'Awlá Bihā Şilīyāan [19.70] Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез. ثُمَّ لَنَحْنُ أَعْلَمُ بِالَّذِينَ هُمْ أَوْلَى بِهَا صِلِيّا ً
Wa 'In Minkum 'Illā Wa Ariduhā Kāna `Alá Rabbika Ĥatmāan Maqđīyāan [19.71] Сездән һәрберегез ул җәһәннәмгә килмичә калмас, сезнең аңда килүегез Раббыгызның үз хөкеме илә үзенә лязем булды ки, аны эшләми калдырмас. وَإِنْ مِنْكُمْ إِلاَّ وَارِدُهَا كَانَ عَلَى رَبِّكَ حَتْما ً مَقْضِيّا ً
Thumma Nunaj Al-Ladhīna Attaqaw Wa Nadharu Až-Žālimīna Fīhā Jithīyāan [19.72] Соңра тәкъва мөэминнәрне ул җәһәннәмнән коткарырбыз, вә Коръән белән гамәл кылмаган залимнәрне тезләнгән хәлләрендә ул җәһәннәмдә калдырырбыз. ثُمَّ نُنَجِّي الَّذِينَ اتَّقَوْا وَنَذَرُ الظَّالِمِينَ فِيهَا جِثِيّا ً
Wa 'Idhā Tutlá `Alayhim 'Āyātunā Bayyinātin Qāla Al-Ladhīna Kafarū Lilladhīna 'Āmanū 'Ayyu Al-Farīqayni Khayrun Maqāmāan Wa 'Aĥsanu Nadīyāan [19.73] Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: "Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр?" وَإِذَا تُتْلَى عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَات ٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُ Wa Kam 'Ahlaknā Qablahum Min Qarnin Hum 'Aĥsanu 'Athāthāan Wa Ri'yāan [19.74] Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр. وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنْ قَرْنٍ هُمْ أَحْسَنُ أَثَاثا ً وَرِئْيا ً
Qul Man Kāna Fī Ađ-Đalālati Falyamdud Lahu Ar-Raĥmānu Maddāan Ĥattá 'Idhā Ra'aw Mā Yū`adūna 'Immā Al-`Adhāba Wa 'Immā As-Sā`ata Fasaya`lamūna Man Huwa Sharrun Makānāan Wa 'Ađ`afu Junan [19.75] Әйт: "Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтр|
Wa Yazīdu Al-Lahu Al-Ladhīna Ahtadaw Hudáan Wa Al-Bāqiyātu Aş-Şāliĥātu Khayrun `Inda Rabbika Thawābāan Wa Khayrun Maradan [19.76] Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер. وَيَزِيدُ اللَّهُ الَّذِينَ اهْتَدَوْا هُدى ً وَالْبَاقِيَاتُ ا<
'Afara'ayta Al-Ladhī Kafara Bi'āyātinā Wa Qāla La'ūtayanna Mālāan Wa Waladāan [19.77] Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: "Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен", – дип. أَفَرَأَيْتَ الَّذِي كَفَرَ بِآيَاتِنَا وَقَالَ لَأُوتَيَنَّ مَالا ً وَوَلَدا ً
'Āţţala`a Al-Ghayba 'Am Attakhadha `Inda Ar-Raĥmāni `Ahdāan [19.78] Ул имансыз, әллә яшерен эшне белә торган булдымы, яки маллары вә балалары кайтарып биреләчәге белән Аллаһудан ґәһед алдымы? أَاطَّلَعَ الْغَيْبَ أَمْ اتَّخَذَ عِنْدَ الرَّحْمَنِ عَهْدا ً
Kallā Sanaktubu Mā Yaqūlu Wa Namuddu Lahu Mina Al-`Adhābi Madan [19.79] Юк, ул имансыз яшерен эшне дә белмәде һәм Аллаһудан ґәһед тә алмады! Әлбәттә, Без аның әйткән сүзләрен язарбыз һәм ахирәттә җәза бирербез, һәм имансыз булганы өчен булган ґәзабына янә ґәзабны арттырырбыз. كَلاَّ سَنَكْتُبُ مَا يَقُولُ وَنَمُدُّ لَه ُُ مِنَ الْعَذَابِ مَدّا ً
Wa Narithuhu Mā Yaqūlu Wa Ya'tīnā Fardāan [19.80] Вә кыямәттә миңа бирелер дигән малына вә балаларына башканы варис итәрбез, Безнең хозурыбызга ялгыз килер. وَنَرِثُه ُُ مَا يَقُولُ وَيَأْتِينَا فَرْدا ً
Wa Attakhadhū Min Dūni Al-Lahi 'Ālihatan Liyakūnū Lahum `Izzāan [19.81] Мөшрикләр Аллаһудан башка Илаһәләр тоттылар, үзләренә дәрәҗә булсын өчен. وَاتَّخَذُوا مِنْ دُونِ اللَّهِ آلِهَة ً لِيَكُونُوا لَهُمْ عِزّا ً
Kallā Sayakfurūna Bi`ibādatihim Wa Yakūnūna `Alayhim Đidan [19.82] Юк, эш алар уйлаганча булмас! Сынымнары аларның гыйбадәтләрен инкяр итәрләр һәм мөшрикләргә дошман булырлар. كَلاَّ سَيَكْفُرُونَ بِعِبَادَتِهِمْ وَيَكُونُونَ عَلَيْهِمْ ضِدّا ً
'Alam Tara 'Annā 'Arsalnā Ash-Shayāţīna `Alá Al-Kāfirīna Ta'uuzzuhum 'Azzāan [19.83] Беләсеңме, шайтаннарны кәферләргә ирекле итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать итмәскә ныклап вәсвәсә кылырлар. أَلَمْ تَرَ أَنَّا أَرْسَلْنَا الشَّيَاطِينَ عَلَى الْكَافِرِينَ تَؤُزُّهُمْ أَزّا ً
Falā Ta`jal `Alayhim 'Innamā Na`uddu Lahum `Adan [19.84] Инде син аларның һәлак булуына ашыкма! Без аларның төннәрен вә көндезләрен һәм айларын вә елларын санарбыз. فَلاَ تَعْجَلْ عَلَيْهِمْ إِنَّمَا نَعُدُّ لَهُمْ عَدّا ً
Yawma Naĥshuru Al-Muttaqīna 'Ilá Ar-Raĥmāni Wafdāan [19.85] Кыямәт көнне тәкъва мөэминнәрне дөяләргә утырганнары хәлләрендә кубарып җәннәткә җыярбыз. يَوْمَ نَحْشُرُ الْمُتَّقِينَ إِلَى الرَّحْمَنِ وَفْدا ً
Wa Nasūqu Al-Mujrimīna 'Ilá Jahannama Wiran [19.86] Вә гөнаһлы кешеләрне сусаган хәлләрендә җәһәннәмгә куарбыз. وَنَسُوقُ الْمُجْرِمِينَ إِلَى جَهَنَّمَ وِرْدا ً
Lā Yamlikūna Ash-Shafā`ata 'Illā Mani Attakhadha `Inda Ar-Raĥmāni `Ahdāan [19.87] Беркем дә шәфәгать итәргә кадир булмас, мәгәр иман вә изге гамәлләр илә Аллаһудан ґәһед алган булса гына. Ягъни Аллаһ разый булган кеше генә Шәфәгатькә лаек булыр. لاَ يَمْلِكُونَ الشَّفَاعَةَ إِلاَّ مَنِ اتَّخَذَ عِنْدَ الرَّحْمَنِ عَهْدا ً
Wa Qālū Attakhadha Ar-Raĥmānu Waladāan [19.88] Имансызлар әйттеләр: "Аллаһ бала китерде", – дип. وَقَالُوا اتَّخَذَ الرَّحْمَنُ وَلَدا ً
Laqad Ji'tum Shay'āan 'Idan [19.89] Тәхкыйк бик олугъ ялган сүзне сөйләдегез. لَقَدْ جِئْتُمْ شَيْئا ً إِدّا ً
Takādu As-Samāwātu Yatafaţţarna Minhu Wa Tanshaqqu Al-'Arđu Wa Takhirru Al-Jibālu Hadan [19.90] Аларның бу сүзләреннән күкләр ярылырга якын булды вә җир ярылырга һәм таулар җимерелеп төшәргә якын калдылар. تَكَادُ السَّمَاوَاتُ يَتَفَطَّرْنَ مِنْهُ وَتَنشَقُّ الأَرْضُ وَتَخِرُّ الْجِبَالُ هَدّا ً
'An Da`aw Lilrraĥmani Waladāan [19.91] Аллаһуның баласы бар, дип дәгъвә иткәннәре өчен. أَنْ دَعَوْا لِلرَّحْمَنِ وَلَدا ً
Wa Mā Yanbaghī Lilrraĥmani 'An Yattakhidha Waladāan [19.92] Бала китермәк Аллаһуга һич лаек түгел. وَمَا يَنْبَغِي لِلرَّحْمَنِ أَنْ يَتَّخِذَ وَلَدا ً
'In Kullu Man As-Samāwāti Wa Al-'Arđi 'Illā 'Ā Ar-Raĥmāni `Aban [19.93] Җирдә вә күкләрдә гакыллы зат булса һәммәсе кыямәт көнне кол сурәтендә Аллаһуга килер. إِنْ كُلُّ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ إِلاَّ آتِي الرَّحْمَنِ عَبْدا ً
Laqad 'Aĥşāhum Wa `Addahum `Adan [19.94] Тәхкыйк Аллаһ аларны белеме белән чолгап алды, вә аларның санын санады, берсе дә хисапсыз калмас. لَقَدْ أَحْصَاهُمْ وَعَدَّهُمْ عَدّا ً
Wa Kulluhum 'Ātīhi Yawma Al-Qiyāmati Fardāan [19.95] Кыямәт көнендә һәммәсе Аллаһуга килер ялгыз хәлендә. وَكُلُّهُمْ آتِيه ِِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَرْدا ً
'Inna Al-Ladhīna 'Āmanū Wa `Amilū Aş-Şāliĥāti Sayaj`alu Lahumu Ar-Raĥmānu Wudan [19.96] Дөреслектә иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр арасында Аллаһу тәгалә мәхәббәт вә дуслыкны булдырыр. إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَيَجْعَلُ لَهُمُ الرَّحْمَنُ وُدّا ً
Fa'innamā Yassarnāhu Bilisānika Litubashshira Bihi Al-Muttaqīna Wa Tundhira Bihi Qawmāan Ludan [19.97] Ий Мухәммәд г-м, Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел иттек, тәкъва мөэминнәрне ул Коръән белән шатландыру өчен, һәм Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен. فَإِنَّمَا يَسَّرْنَاه ُُ بِلِسَانِكَ لِتُبَشِّرَ بِهِ الْمُتَّقِينَ وَتُنذِرَ بِه ِِ قَوْما ً لُدّا ً Wa Kam 'Ahlaknā Qablahum Min Qarnin Hal Tuĥissu Minhum Min 'Aĥadin 'Aw Tasma`u Lahum Rikzāan [19.98] Хәзерге кәфер өммәтләрдән элек күпме кәфер өммәтләрен һәлак иттек. Без һәлак иткән кешеләрдән берәресен күрерсеңме? Яки яшерен тавышларын ишетерсеңме? وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنْ قَرْنٍ هَلْ تُحِسُّ مِنْهُمْ مِنْ أَحَدٍ أَوْ تَسْمَعُ لَهُمْ رِكْزا ً
Next Sūrah