15) Sūrat Al-Ĥijr

Printed format

15) سُورَة الحِجر

'Alif-Lām-Rā Tilka 'Āyātu Al-Kitābi Wa Qur'ānin Mubīnin [15.1] Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер. أَلِف-لَام-رَا تِلْكَ آيَاتُ الْكِتَابِ وَقُرْآن ٍ مُبِين ٍ
Rubamā Yawaddu Al-Ladhīna Kafarū Law Kānū Muslimīna [15.2] Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр. رُبَمَا يَوَدُّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ كَانُوا مُسْلِمِينَ
Dharhum Ya'kulū Wa Yatamatta`ū Wa Yulhihimu Al-'Amalu Fasawfa Ya`lamūna [15.3] Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр. ذَرْهُمْ يَأْكُلُوا وَيَتَمَتَّعُوا وَيُلْهِهِمُ الأَمَلُ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Wa Mā 'Ahlaknā Min Qaryatin 'Illā Wa Lahā Kitābun Ma`lūmun [15.4] Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр. وَمَا أَهْلَكْنَا مِنْ قَرْيَة ٍ إِلاَّ وَلَهَا كِتَاب ٌ مَعْلُوم ٌ
Mā Tasbiqu Min 'Ummatin 'Ajalahā Wa Mā Yasta'khirūna [15.5] Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр. مَا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَأْخِرُونَ
Wa Qālū Yā 'Ayyuhā Al-Ladhī Nuzzila `Alayhi Adh-Dhikru 'Innaka Lamajnūnun [15.6] Мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең. وَقَالُوا يَا أَيُّهَا الَّذِي نُزِّلَ عَلَيْهِ الذِّكْرُ إِنَّكَ لَمَجْنُون ٌ
Law Mā Ta'tīnā Bil-Malā'ikati 'In Kunta Mina Aş-Şādiqīna [15.7] Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде". لَوْ مَا تَأْتِينَا بِالْمَلاَئِكَةِ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Mā Nunazzilu Al-Malā'ikata 'Illā Bil-Ĥaqqi Wa Mā Kānū 'Idhāan Munžarīna [15.8] Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр. مَا نُنَزِّلُ الْمَلاَئِكَةَ إِلاَّ بِالْحَقِّ وَمَا كَانُوا إِذا ً مُنْظَرِينَ
'Innā Naĥnu Nazzalnā Adh-Dhikra Wa 'Innā Lahu Laĥāfižūna [15.9] Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз. إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَه ُُ لَحَافِظُونَ
Wa Laqad 'Arsalnā Min Qablika Fī Shiya`i Al-'Awwalīna [15.10] Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек. وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِنْ قَبْلِكَ فِي شِيَعِ الأَوَّلِينَ
Wa Mā Ya'tīhim Min Rasūlin 'Illā Kānū Bihi Yastahzi'ūna [15.11] Мәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар. وَمَا يَأْتِيهِمْ مِنْ رَسُول ٍ إِلاَّ كَانُوا بِه ِِ يَسْتَهْزِئُونَ
Kadhālika Naslukuhu Fī Qulūbi Al-Mujrimīna [15.12] Залимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик яратырлар. كَذَلِكَ نَسْلُكُه ُُ فِي قُلُوبِ الْمُجْرِمِينَ
Lā Yu'uminūna Bihi Wa Qad Khalat Sunnatu Al-'Awwalīna [15.13] Ул залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә ґәзаб бирү гадәтебез үтте, боларга да шул ґәзаб булыр. لاَ يُؤْمِنُونَ بِه ِِ وَقَدْ خَلَتْ سُنَّةُ الأَوَّلِينَ
Wa Law Fataĥnā `Alayhim Bābāan Mina As-Samā'i Fažallū Fīhi Ya`rujūna [15.14] Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр шуны күреп торсалар, وَلَوْ فَتَحْنَا عَلَيْهِمْ بَابا ً مِنَ السَّمَاءِ فَظَلُّوا فِيه ِِ يَعْرُجُونَ
Laqālū 'Innamā Sukkirat 'Abşārunā Bal Naĥnu Qawmun Masĥūrūna [15.15] әлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне сихерләгән". لَقَالُوا إِنَّمَا سُكِّرَتْ أَبْصَارُنَا بَلْ نَحْنُ قَوْم ٌ مَسْحُورُونَ
Wa Laqad Ja`alnā Fī As-Samā'i Burūjāan Wa Zayyannāhā Lilnnāžirīna [15.16] Тәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар белән зиннәтле иттек. وَلَقَدْ جَعَلْنَا فِي السَّمَاءِ بُرُوجا ً وَزَيَّنَّاهَا لِلنَّاظِرِينَ
Wa Ĥafižnāhā Min Kulli Shayţānin Rajīmin [15.17] Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек. وَحَفِظْنَاهَا مِنْ كُلِّ شَيْطَان ٍ رَجِيم ٍ
'Illā Mani Astaraqa As-Sam`a Fa'atba`ahu Shihābun Mubīnun [15.18] Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут атылыр. إِلاَّ مَنِ اسْتَرَقَ السَّمْعَ فَأَتْبَعَه ُُ شِهَاب ٌ مُبِين ٌ
Wa Al-'Arđa Madadnāhā Wa 'Alqaynā Fīhā Rawāsiya Wa 'Anbatnā Fīhā Min Kulli Shay'in Mawzūnin [15.19] Без җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе үзенә тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек. وَالأَرْضَ مَدَدْنَاهَا وَأَلْقَيْنَا فِيهَا رَوَاسِيَ وَأَنْبَتْنَا فِيهَا مِنْ كُلِّ شَيْء ٍ مَوْزُون ٍ
Wa Ja`alnā Lakum Fīhā Ma`āyisha Wa Man Lastum Lahu Birāziqīna [15.20] Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык. وَجَعَلْنَا لَكُمْ فِيهَا مَعَايِشَ وَمَنْ لَسْتُمْ لَه ُُ بِرَازِقِينَ
Wa 'In Min Shay'in 'Illā `Indanā Khazā'inuhu Wa Mā Nunazziluhu 'Illā Biqadarin Ma`lūmin [15.21] Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә иңдерәбез. وَإِنْ مِنْ شَيْء ٍ إِلاَّ عِنْدَنَا خَزَائِنُه ُُ وَمَا نُنَزِّلُهُ~ُ إِلاَّ بِقَدَر ٍ مَعْلُوم ٍ
Wa 'Arsalnā Ar-Riyāĥa Lawāqiĥa Fa'anzalnā Mina As-Samā'i Mā'an Fa'asqaynākumūhu Wa Mā 'Antum Lahu Bikhāzinīna [15.22] Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер. وَأَرْسَلْنَا الرِّيَاحَ لَوَاقِحَ فَأَنْزَلْنَا مِنَ السَّمَاءِ مَاء ً فَأَسْقَيْنَاكُمُوه ُُ وَمَا أَنْتُمْ لَه ُُ بِخَازِنِينَ
Wa 'Innā Lanaĥnu Nuĥyī Wa Numītu Wa Naĥnu Al-Wārithūna [15.23] Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз. وَإِنَّا لَنَحْنُ نُحْيِي وَنُمِيتُ وَنَحْنُ الْوَارِثُونَ
Wa Laqad `Alim Al-Mustaqdimīna Minkum Wa Laqad `Alim Al-Musta'khirīna [15.24] Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик яхшы беләбез. وَلَقَدْ عَلِمْنَا الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنْكُمْ وَلَقَدْ عَلِمْنَا الْمُسْتَأْخِرِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Huwa Yaĥshuruhum 'Innahu Ĥakīmun `Alīmun [15.25] Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче, белүче. وَإِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَحْشُرُهُمْ إِنَّه ُُ حَكِيمٌ عَلِيم ٌ
Wa Laqad Khalaq Al-'Insāna Min Şalşālin Min Ĥama'iin Masnūnin [15.26] Тәхкыйк Без Адәм ґәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык, ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде. وَلَقَدْ خَلَقْنَا الإِنسَانَ مِنْ صَلْصَال ٍ مِنْ حَمَإ ٍ مَسْنُون ٍ
Wa Al-Jānna Khalaqnāhu Min Qablu Min Nāri As-Samūmi [15.27] Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык. وَالْجَانَّ خَلَقْنَاه ُُ مِنْ قَبْلُ مِنْ نَارِ السَّمُومِ
Wa 'Idh Qāla Rabbuka Lilmalā'ikati 'Innī Khāliqun Basharāan Min Şalşālin Min Ĥama'iin Masnūnin [15.28] Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын. وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلاَئِكَةِ إِنِّي خَالِق ٌ بَشَرا ً مِنْ صَلْصَال ٍ مِنْ حَمَإ ٍ مَسْنُون ٍ
Fa'idhā Sawwaytuhu Wa Nafakhtu Fīhi Min Rūĥī Faqa`ū Lahu Sājidīna [15.29] Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз! فَإِذَا سَوَّيْتُه ُُ وَنَفَخْتُ فِيه ِِ مِنْ رُوحِي فَقَعُوا لَه ُُ سَاجِدِينَ
Fasajada Al-Malā'ikatu Kulluhum 'Ajma`ūna [15.30] Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар. فَسَجَدَ الْمَلاَئِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ
'Illā 'Iblīsa 'Abá 'An Yakūna Ma`a As-Sājidīna [15.31] Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты. إِلاَّ إِبْلِيسَ أَبَى أَنْ يَكُونَ مَعَ السَّاجِدِينَ
Qāla Yā 'Iblīsu Mā Laka 'Allā Takūna Ma`a As-Sājidīna [15.32] Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?" قَالَ يَا إِبْلِيسُ مَا لَكَ أَلاَّ تَكُونَ مَعَ السَّاجِدِينَ
Qāla Lam 'Akun Li'sjuda Libasharin Khalaqtahu Min Şalşālin Min Ĥama'iin Masnūnin [15.33] Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугъмын. قَالَ لَمْ أَكُنْ لِأسْجُدَ لِبَشَرٍ خَلَقْتَه ُُ مِنْ صَلْصَال ٍ مِنْ حَمَإ ٍ مَسْنُون ٍ
Qāla Fākhruj Minhā Fa'innaka Rajīmun [15.34] Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең! قَالَ فَاخْرُجْ مِنْهَا فَإِنَّكَ رَجِيم ٌ
Wa 'Inna `Alayka Al-La`nata 'Ilá Yawmi Ad-Dīni [15.35] Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак. وَإِنَّ عَلَيْكَ اللَّعْنَةَ إِلَى يَوْمِ الدِّينِ
Qāla Rabbi Fa'anžirnī 'Ilá Yawmi Yub`athūna [15.36] Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир". قَالَ رَبِّ فَأَنْظِرْنِي إِلَى يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Qāla Fa'innaka Mina Al-Munžarīna [15.37] Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде. قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ الْمُنْظَرِينَ
'Ilá Yawmi Al-Waqti Al-Ma`lūmi [15.38] Бер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!" إِلَى يَوْمِ الْوَقْتِ الْمَعْلُومِ
Qāla Rabbi Bimā 'Aghwaytanī La'uzayyinanna Lahum Al-'Arđi Wa La'ughwiyannahum 'Ajma`īna [15.39] Иблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендәге хәрам нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын. قَالَ رَبِّ بِمَا أَغْوَيْتَنِي لَأُزَيِّنَنَّ لَهُمْ فِي الأَرْضِ وَلَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
'Illā `Ibādaka Minhumu Al-Mukhlaşīna [15.40] Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам". إِلاَّ عِبَادَكَ مِنْهُمُ الْمُخْلَصِينَ
Qāla Hādhā Şirāţun `Alayya Mustaqīmun [15.41] Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр. قَالَ هَذَا صِرَاطٌ عَلَيَّ مُسْتَقِيم ٌ
'Inna `Ibādī Laysa Laka `Alayhim Sulţānun 'Illā Mani Attaba`aka Mina Al-Ghāwīna [15.42] Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың. إِنَّ عِبَادِي لَيْسَ لَكَ عَلَيْهِمْ سُلْطَان ٌ إِلاَّ مَنِ اتَّبَعَكَ مِنَ الْغَاوِينَ
Wa 'Inna Jahannama Lamaw`iduhum 'Ajma`īna [15.43] Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер. وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمَوْعِدُهُمْ أَجْمَعِينَ
Lahā Sab`atu 'Abwābin Likulli Bābin Minhum Juz'un Maqsūmun [15.44] Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр. لَهَا سَبْعَةُ أَبْوَاب ٍ لِكُلِّ بَاب ٍ مِنْهُمْ جُزْء ٌ مَقْسُوم ٌ
'Inna Al-Muttaqīna Fī Jannātin Wa `Uyūnin [15.45] Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар. إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
Adkhulūhā Bisalāmin 'Āminīna [15.46] Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә керегез". ادْخُلُوهَا بِسَلاَم ٍ آمِنِينَ
Wa Naza`nā Mā Fī Şudūrihim Min Ghillin 'Ikhwānāan `Alá Sururin Mutaqābilīna [15.47] Аларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне чыгарырбыз да бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшерләр. وَنَزَعْنَا مَا فِي صُدُورِهِمْ مِنْ غِلّ ٍ إِخْوَاناً عَلَى سُرُر ٍ مُتَقَابِلِينَ
Lā Yamassuhum Fīhā Naşabun Wa Mā Hum Minhā Bimukhrajīna [15.48] Аларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге чыгарылмаслар. لاَ يَمَسُّهُمْ فِيهَا نَصَب ٌ وَمَا هُمْ مِنْهَا بِمُخْرَجِينَ
Nabbi' `Ibādī 'Annī 'Anā Al-Ghafūru Ar-Raĥīmu [15.49] Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен. نَبِّئْ عِبَادِي أَنِّي أَنَا الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Wa 'Anna `Adhābī Huwa Al-`Adhābu Al-'Alīmu [15.50] Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр. وَأَنَّ عَذَابِي هُوَ الْعَذَابُ الأَلِيمُ
Wa Nabbi'hum `An Đayfi 'Ibrāhīma [15.51] Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!" وَنَبِّئْهُمْ عَنْ ضَيْفِ إِبْرَاهِيمَ
'Idh Dakhalū `Alayhi Faqālū Salāmāan Qāla 'Innā Minkum Wajilūna [15.52] Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: "Мин сездән куркамын", – диде. إِذْ دَخَلُوا عَلَيْهِ فَقَالُوا سَلاَما ً قَالَ إِنَّا مِنْكُمْ وَجِلُونَ
Qālū Lā Tawjal 'Innā Nubashshiruka Bighulāmin `Alīmin [15.53] Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак". قَالُوا لاَ تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلاَمٍ عَلِيم ٍ
Qāla 'Abashshartumūnī `Alá 'An Massaniya Al-Kibaru Fabima Tubashshirūna [15.54] Ибраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: "Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!" قَالَ أَبَشَّرْتُمُونِي عَلَى أَنْ مَسَّنِيَ الْكِبَرُ فَبِمَ تُبَشِّرُونَ
Qālū Bashsharnāka Bil-Ĥaqqi Falā Takun Mina Al-Qāniţīna [15.55] Фәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!" قَالُوا بَشَّرْنَاكَ بِالْحَقِّ فَلاَ تَكُنْ مِنَ الْقَانِطِينَ
Qāla Wa Man Yaqnaţu Min Raĥmati Rabbihi 'Illā Ađ-Đāllūna [15.56] Ибраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр". قَالَ وَمَنْ يَقْنَطُ مِنْ رَحْمَةِ رَبِّهِ~ِ إِلاَّ الضَّالُّونَ
Qāla Famā Khaţbukum 'Ayyuhā Al-Mursalūna [15.57] Ибраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий илчеләр!?" قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا الْمُرْسَلُونَ
Qālū 'Innā 'Ursilnā 'Ilá Qawmin Mujrimīna [15.58] Фәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек. قَالُوا إِنَّا أُرْسِلْنَا إِلَى قَوْم ٍ مُجْرِمِينَ
'Illā 'Āla Lūţin 'Innā Lamunajjūhum 'Ajma`īna [15.59] Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз. إِلاَّ آلَ لُوط ٍ إِنَّا لَمُنَجُّوهُمْ أَجْمَعِينَ
'Illā Amra'atahu Qaddarnā 'Innahā Lamina Al-Ghābirīna [15.60] Мәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак булачак". إِلاَّ امْرَأَتَه ُُ قَدَّرْنَا إِنَّهَا لَمِنَ الْغَابِرِينَ
Falammā Jā'a 'Āla Lūţin Al-Mursalūna [15.61] Бу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач, فَلَمَّا جَاءَ آلَ لُوط ٍ الْمُرْسَلُونَ
Qāla 'Innakum Qawmun Munkarūna [15.62] Лут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз". قَالَ إِنَّكُمْ قَوْم ٌ مُنْكَرُونَ
Qālū Bal Ji'nāka Bimā Kānū Fīhi Yamtarūna [15.63] Фәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар. قَالُوا بَلْ جِئْنَاكَ بِمَا كَانُوا فِيه ِِ يَمْتَرُونَ
Wa 'Ataynāka Bil-Ĥaqqi Wa 'Innā Laşādiqūna [15.64] Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр. وَأَتَيْنَاكَ بِالْحَقِّ وَإِنَّا لَصَادِقُونَ
Fa'asri Bi'ahlika Biqiţ`in Mina Al-Layli Wa Attabi` 'Adbārahum Wa Lā Yaltafit Minkum 'Aĥadun Wa Amđū Ĥaythu Tu'umarūna [15.65] Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз! فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْع ٍ مِنَ اللَّيْلِ وَاتَّبِعْ أَدْبَارَهُمْ وَلاَ يَلْتَفِتْ مِنْكُمْ أَحَد ٌ وَامْضُوا حَيْثُ تُؤْمَرُونَ
Wa Qađaynā 'Ilayhi Dhālika Al-'Amra 'Anna Dābira Hā'uulā' Maqţū`un Muşbiĥīna [15.66] Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар". وَقَضَيْنَا إِلَيْهِ ذَلِكَ الأَمْرَ أَنَّ دَابِرَ هَاؤُلاَء مَقْطُوع ٌ مُصْبِحِينَ
Wa Jā'a 'Ahlu Al-Madīnati Yastabshirūna [15.67] Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп килделәр, шатланып. وَجَاءَ أَهْلُ الْمَدِينَةِ يَسْتَبْشِرُونَ
Qāla 'Inna Hā'uulā' Đayfī Falā Tafđaĥūni [15.68] Лут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз! قَالَ إِنَّ هَاؤُلاَء ضَيْفِي فَلاَ تَفْضَحُونِ
Wa Attaqū Al-Laha Wa Lā Tukhzūni [15.69] Аллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!" وَاتَّقُوا اللَّهَ وَلاَ تُخْزُونِ
Qālū 'Awalam Nanhaka `Ani Al-`Ālamīna [15.70] Кәферләр әйттеләр: "Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай булырга теләмәсәң, егетләрне кунак итмә." قَالُوا أَوَلَمْ نَنْهَكَ عَنِ الْعَالَمِينَ
Qāla Hā'uulā' Banātī 'In Kuntum Fā`ilīna [15.71] Лут әйтте: "Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах кылып алыгыз!" قَالَ هَاؤُلاَء بَنَاتِي إِنْ كُنْتُمْ فَاعِلِينَ
La`amruka 'Innahum Lafī Sakratihim Ya`mahūna [15.72] Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт исереклеге белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр". لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِي سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ
Fa'akhadhat/humu Aş-Şayĥatu Mushriqīna [15.73] Кояш чыгып торганда, аларга бер ямьсез каты тавыш иреште. فَأَخَذَتْهُمُ الصَّيْحَةُ مُشْرِقِينَ
Faja`alnā `Āliyahā Sāfilahā Wa 'Amţarnā `Alayhim Ĥijāratan Min Sijjīlin [15.74] Шул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндереп һәлак иттек һәм җәһәннәмдә кыздырылган ташларны өсләренә яудырдык. فَجَعَلْنَا عَالِيَهَا سَافِلَهَا وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ حِجَارَة ً مِنْ سِجِّيل ٍ
'Inna Fī Dhālika La'āyātin Lilmutawassimīna [15.75] Тәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَات ٍ لِلْمُتَوَسِّمِينَ
Wa 'Innahā Labisabīlin Muqīmin [15.76] Вә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр. وَإِنَّهَا لَبِسَبِيل ٍ مُقِيم ٍ
'Inna Fī Dhālika La'āyatan Lilmu'uminīna [15.77] Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً لِلْمُؤْمِنِينَ
Wa 'In Kāna 'Aşĥābu Al-'Aykati Lažālimīna [15.78] Дәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар. وَإِنْ كَانَ أَصْحَابُ الأَيْكَةِ لَظَالِمِينَ
ntaqamnā Minhum Wa 'Innahumā Labi'imāmin Mubīnin [15.79] Вә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора. فَانْتَقَمْنَا مِنْهُمْ وَإِنَّهُمَا لَبِإِمَام ٍ مُبِين ٍ
Wa Laqad Kadhdhaba 'Aşĥābu Al-Ĥijri Al-Mursalīna [15.80] Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр. وَلَقَدْ كَذَّبَ أَصْحَابُ الْحِجْرِ الْمُرْسَلِينَ
Wa 'Ātaynāhum 'Āyātinā Fakānū `Anhā Mu`rīna [15.81] Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш тарттылар. وَآتَيْنَاهُمْ آيَاتِنَا فَكَانُوا عَنْهَا مُعْرِضِينَ
Wa Kānū Yanĥitūna Mina Al-Jibāli Buyūtāan 'Āminīna [15.82] Ґәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар. وَكَانُوا يَنْحِتُونَ مِنَ الْجِبَالِ بُيُوتا ً آمِنِينَ
Fa'akhadhat/humu Aş-Şayĥatu Muşbiĥīna [15.83] Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар. فَأَخَذَتْهُمُ الصَّيْحَةُ مُصْبِحِينَ
Famā 'Aghná `Anhum Mā Kānū Yaksibūna [15.84] Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде. فَمَا أَغْنَى عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Wa Mā Khalaq As-Samāwāti Wa Al-'Arđa Wa Mā Baynahumā 'Illā Bil-Ĥaqqi Wa 'Inna As-Sā`ata La'ātiyatun Fāşfaĥi Aş-Şafĥa Al-Jamīla [15.85] Җирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән төзедек, сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, син кәферләрдән дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт! وَمَا خَلَقْنَا السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا إِلاَّ بِالْحَقِّ وَإِنَّ 'Inna Rabbaka Huwa Al-Khallāqu Al-`Alīmu [15.86] Дөреслектә синең Раббың – Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне белүче. إِنَّ رَبَّكَ هُوَ الْخَلاَّقُ الْعَلِيمُ
Wa Laqad 'Ātaynāka Sab`āan Mina Al-Mathānī Wa Al-Qur'āna Al-`Ažīma [15.87] Дөреслектә Без сиңа һәр намазда укыла торган җиде аятьле Фатихә сүрәсен вә ґәзәмәтле Коръән Кәримне бирдек. وَلَقَدْ آتَيْنَاكَ سَبْعا ً مِنَ الْمَثَانِي وَالْقُرْآنَ الْعَظِيمَ
Lā Tamuddanna `Aynayka 'Ilá Mā Matta`nā Bihi 'Azwājāan Minhum Wa Lā Taĥzan `Alayhim Wa Akhfiđ Janāĥaka Lilmu'uminīna [15.88] Кәферләрдән бер таифәгә Без биргән дөнья малына кызыгып карамагыл һәм аларның иман китермәгәннәре өчен кайгырмагыл вә мөэминнәргә канатыңны җәйгән кеби шәфкать кыл! لاَ تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَى مَا مَتَّعْنَا بِهِ~ِ أَزْوَاجا ً مِنْهُمْ وَلاَ تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَاخْفِضْ جَنَاحَكَ لِلْمُؤْمِنِينَ
Wa Qul 'Innī 'Anā An-Nadhīru Al-Mubīnu [15.89] Кешеләргә әйт: "Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән ачык куркытучымын." وَقُلْ إِنِّي أَنَا النَّذِيرُ الْمُبِينُ
Kamā 'Anzalnā `Alá Al-Muqtasimīna [15.90] Хаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ґәзаб иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез. كَمَا أَنْزَلْنَا عَلَى الْمُقْتَسِمِينَ
Al-Ladhīna Ja`alū Al-Qur'āna `Iđīna [15.91] Ул ґәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе аятьләргә ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә гамәл кылалар. الَّذِينَ جَعَلُوا الْقُرْآنَ عِضِينَ
Fawarabbika Lanas'alannahum 'Ajma`īna [15.92] Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз барчаларыннан да. فَوَرَبِّكَ لَنَسْأَلَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
`Ammā Kānū Ya`malūna [15.93] Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр. عَمَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Fāşda` Bimā Tu'umaru Wa 'A`riđ `Ani Al-Mushrikīna [15.94] Инде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ачыктан-ачык өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән булышып вакытыңны өрәм итмә! فَاصْدَعْ بِمَا تُؤْمَرُ وَأَعْرِضْ عَنِ الْمُشْرِكِينَ
'Innā Kafaynāka Al-Mustahzi'īna [15.95] Сине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез! إِنَّا كَفَيْنَاكَ الْمُسْتَهْزِئِينَ
Al-Ladhīna Yaj`alūna Ma`a Al-Lahi 'Ilahāan 'Ākhara Fasawfa Ya`lamūna [15.96] Ул саташкан бидеґәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне Аллаһ урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген. الَّذِينَ يَجْعَلُونَ مَعَ اللَّهِ إِلَها ً آخَرَ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Wa Laqad Na`lamu 'Annaka Yađīqu Şadruka Bimā Yaqūlūna [15.97] Әлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидеґәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә күңелең тарыгып хәтерең каладыр. وَلَقَدْ نَعْلَمُ أَنَّكَ يَضِيقُ صَدْرُكَ بِمَا يَقُولُونَ
Fasabbiĥ Biĥamdi Rabbika Wa Kun Mina As-Sājidīna [15.98] Раббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул! فَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ وَكُنْ مِنَ السَّاجِدِينَ
Wa A`bud Rabbaka Ĥattá Ya'tiyaka Al-Yaqīnu [15.99] Вә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем килгәнче! وَاعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّى يَأْتِيَكَ الْيَقِينُ
Next Sūrah